Четверг, 28.03.2024, 20:49:27   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2006 » Август » 28 » Бәхет
Бәхет
17:22:50

Авзалова Гөлнар Мөҗәһит кызы

Бәхет

Нәрсә соң ул бәхет? Кайда соң ул?
Ничек аны табарга?
Бер нәрсә дә аңламыйча
Алга таба баруда.
Дөньяны да узып китеп
Герой булып җитүдә.
Әкияттәге сөю белән
Байлык кына сөюдә.
Исем алып, түрә булып
Акча гына санауда.
Бар да булыр...
Исем, акча, дан һәм дәүләт.
Ә җаның ник һаман елый?
Җавап шундый:
Бар да болар көнлек бәхет,
Бәхетленең бәхетлесе
Иманын тапкан кеше,
Иманының тәмен тоеп
Ризалык кылган кеше.
Бәхетенең тәмен тояр
Тәңрең Аллаһ, динең Ислам,
Юлдашчың Мөхәммәд,
Китабың Коръән булса.

***

Караны да юк диләр бит,
Ялганны да яхшы дип,
Тәне белән генә яши халык
"Барбер үләм" - диеп.

Онытты шул барыбыз да:
Җан бирде бит Аллаһ,
Җанны кире биргән чакта
Җавап бирәсе барын.

Белмим...

"Сөясеңме мине?" дисез, ә мин
Ни әйтергә белми баш ватам.
"Белмим", дисәм үпкәләрсез төсле
Мин бит әле аны яратам.

Сез бит миңа күзләрегез белән,
Сүзләрегез белән ошыйсыз.
Шул изге эшләрегез белән
Күңелемне минем яулыйсыз.

Бар бер хис, алдамыйм
Белмим яратумы икәнен.
Вакыт узсын, сынап карыйк әле
Бәлки сез язмышым җилкәне.

Куркамын мин сезнең карашлардан
Сөям сине дигән сүзләрдән.
Ашыгасыз, без бит әле дуслар
Саклагыз сез мине күзләрдән.

***

Күзләреңдә синең яшьләр
Күңелеңдә сагыштыр.
Әйт сереңне, мин дә әйтәм
Күзебезне таныштыр.

Синең күзләр очкын чәчә,
Ә минеке ояла.
Ярата ул, аңлыйсыңмы
Шуңа алар куана.

Кулга алып кочмыйсың шул
Читтән генә карыйсың.
Минем күңел синең янда,
Ә син "йолдыз саныйсың".

Тик барыбер йолдызда да
Минем чагылышым бар.
Син оялма, кулыңны бир
Без барасы юллар тар.

***

Туган көннәр котлы булсын
Яшәгез сез йөзгәчә.
Йөзләрегез балкып торсын,
Кояш сезгә нур чәчә.

Сәламәтлек беркайчан да
Сезне ташлап китмәсен.
Бәхет, шатлык ташып торсын
Кайгы гына килмәсен.

Сөю

Сөйде егет, сөйде кыз да,
Авырлыклар килгәндә дә,
Күзгә яшьләр җыелганда,
Бәхеткә дип куллар сузды, ике гашыйк.

Ялган сүзләр бик күп булды,
Дошманнары көнчелектән
Тозакларын кора торды.
Түзде алар, егылмады

Ләкин айлы, якты төндә
Аердылар аларны да
Ялган сүзләр, ялан күзләр.
Юкка чыкты сынды хисләр.

Алар инде хәзер аерым
Йөрәкләр тик бергә тибә
Алар инде бик еракта,
Әмма төннәр уйлар белән бергә үтә.

Ник соң матур сөю хисе
Юлдаш булмады гомергә
Бәхеткә дип сузылган кул
Телгәләнде ялган сүздән.

Сөю уты

Шомырт чәчәк аткан айда
Сызылып кояш чыккан таңда
"Сөям", - диеп елмайдың син,
Ә, мин, җүләр, ышандым шул.

Елмайдың да киттең шулай
Калдырдың да ялгызымны
Юк, калмадым мин ялгызым,
Минем балән хисләр, уйлар.

Бар да алар сине сөйли
Бар да сине искә ала
Хәтта шомырт чәчәге дә
"Җүләр", - диеп миннән көлә.

Үтәр шулай айлар, еллар
Килерсең син минем янга,
Шомыртлар да ак чәчәктә,
Таңнары да сызылып атар.

Ләкин синең моңсу күзләр
"Сөям", - дияр моңсу гына
Ләкин сөяр мине башка... Бүтән...
Калдырмас ул мине ялгыз

Уйларым да, хисләрем дә
Бары аның өчен яшәр
Ләкин йөрәк кабатлар гел:
"Нигә кайттың, нигә килдең

Ник ярага кагылдың син?!"
Әмма ышан миңа, җаным,
Иреннәрем гел кабатлар:
"Мин бәхетле синнән башка!"

Чын мәхәббәт

Мин бәхетле сине сөйгән өчен,
Күзләреңә тутырып карый алган өчен,
Авырчакта егылмаска
Кулларыңа кулны куя алган өчен.

Мин бәхетле шушы җирдә яшәвемә
Сине һәркөн күргән өчен, тойган өчен
Елмаюың аша сөюеңне аңлата алган өчен.
Мин бәхетле шушы көндә,

Югалтсам да, бәгърем, сине
Мин үкенмим сине генә сөюемә,
Рәхмәт сиңа, аңлатканга
Чын мәхәббәт яшьтән генә торганлыгын.

Үксез бала

Юл чатында бала елый
Нигә елый...
Ә ни өчен куллырына
Алмый аны сөйгән әнкәсе.

Юл чатында бала елый
Нигә елый...
Ә ни өчен юатырга,
Килми аның газиз әткәсе.

Юл чатында бала елый
Үкси-үкси елый
Ләкин никтер беркемгә дә
Ишетелми аның тавышы.

Юл чатында шулай
Күпме бала елый
Ата ана назын көтә алар.
Тик нигәдер килми алар.

Күпме бала тилмерә бит
Әти-әни дигән сүзгә
Тәрәзәгә баккан күзләр
Нидер көтә хыялында...

Сынау

Җәй аеның соңгы ае иде
Көтмәгәндә очраштырды шушы дөнья
Салды гашыйк утларына,
Сынамакчы булды сиздертмичә

Дөнья бит ул әкият кебек
Сайларга дип юллар бирә
Әйтә кебек:"Уңга барсаң бәхет көтә
Сулга барсаң бәхетсезлек."

Кулны кулга тотынышып
Китте алар уңга таба
Тик нигәдер юлларына
Каршы чыкты тагын "берәү".

Сүндерә бит шушы "берәү"
Дөрләп янган сәю утын
Нишләргә соң әйтче зинһар
Сөю утын кем кабызыр?..

Айлар аша, еллар аша
Шушы сорау мине борчыр
Бәхетлеме шушы өчәү?
Кем гаепле? Һәм ни өчен?

Дөнья сыный...Сиздертмичә сыный
Өйрәтә ул безне гүя
Сыгылмаска, сынатмаска
Ә яшәргә вакыт кая?

***

Син кычкыр... Ишетмәсләр
Барсына да барыбер бит...
Эндәшергә авыз ачсаң
Китеп кенә барырлар.

Бәхетледер бу дөньяда
Бары сукыр,
Күрмидер ул бу дөньяның
Чолгап алган пычраклыгын.

Ни өчен соң бу кешеләр
Гел үзләрен генә сөя
Хәтта яңа туган бала
Кулын суза исерткечкә.

Бар кешенең хыялы шул:
Ашау, эчү һәм дә күңел ачу
Болай яшәп гомер сөреп,
Булмый дуслар аңлыйсызмы.

Югаласы килә кайчак,
Аңлатасы килә шуны:
Җанварлар да мондый түгел
Аңлый алар берсен-берсе.

Аллаһ безне яратты бит,
Колы итеп сөйде безне
Алдыбызга "Сайла", - диеп,
Юлларын да ярып салды.

Ник соң шушы киң юлларны
Тар сукмаклар ясыйбыз без,
Уйламыйча тәмугка без
Горур атлап барабыз бит.

Уйлагыз сез, барыгыз да,
Тормышны да яңа баштан
Башлагыз сез зинһар өчен.

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 3087 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2006  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz