Пятница, 29.03.2024, 17:25:48   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2006 » Август » 31 » Карт куян хикәяте
Карт куян хикәяте
17:49:47

Айгөл Закуанова


Кара тәндә ниндидер көч мине үз артыннан ияртте. Акрын гына атлап киемнәремне алып чыктым да, киенеп, урамда елаган буранны тыңлый-тыңлый, ишекне ачтым. Бусаганы атлавым булды, өермә, очырып, ниндидер бушлыкка ташлады. Күзләремне ачарга куркып, бераз вакыт йомшак кар келәмендә яттым. Ләкин янымда кемнәрнеңдер чыш-пыш сөйләшүләрен, аһ-ваһ килүләрен ишетеп; әкрен генә керфекләремне күтәрдем. Ай-яй, кайларга китереп ташлаган соң мине серле өермә?

Мин биек төз наратлар белән әйләндереп алынган кечкенә генә аланда идем. Чү! Нәрсә бу, күземә күренәме, әллә соң төш күрәмме? Аланның як-якларында урман җәнлекләре утыралар. Нинди матурлар! Үзләре кызып-кызып сөйләшәләр. Урынымнан кузгалуым булды, барысы да качып беттеләр. Инде нишлим дип аптырап торганда, янәшәмдә генә карт куянны күрдем. Ә-ә, менә кайда икән бит ул әкиятләрдәге батыр куян. Хәтта бүре белән төлке якын килми, ә куян килгән. Әнә бит, колакларын шомырайтып, күзләрен челт-челт йомып миңа карап тора.

Куянкай миңа кулын сузды: “Исәнме!”. Минем аптырап калуымны сизгәч, болай дип дәвам иттә: "Аптырама, юкка аптырама. Без, урман җәнлекләре, бик буранлы көннәрне шушы аланга җыелабыз, ә төнге сәгать 12 дән соң кешеләрчә сөйләшәбез. Урман яңалыкларын бүлешәбез, һәр җыелышта миңа кешенең начарлыкларын ишетергә туры килә. Кеше тагын урманга килгән, елның иң чибәр чыршысын алып киткән, капкынга эләгеп төлке аягын сындырган, урман кисүчеләр килеп агачларның яртысын кисеп бетергәннәр, теге көнне янып яткан учакны бүре абзый күрмәсә, урманыбыз харап булыр иде, диләр... Күрәсеңме, күпме әшәкелек, начарлык кеше кулы белән генә эшләнә. Моңа минем күңелем сыкрый. Ничек инде сыкрамасын? Әле бер көн үз күзләрем белән күреп тордым. Урманның чишмәкәй кызына чүп түгеп киткәннәр. Елый-елый чистарттык без аны. Менә шул, кызым. Әгәр сүземә ышанмасаң, әйдә, барып карыйк, бөр генә күз төшер урманга."

Түбәндә бер алан күренде. Йа Ходам, нинди чүплек оясы бу? Агачлары сындырылган, ботарланып беткән, анда да, монда да шешә ватыклары, кирпеч кисәкләре өелеп ята.

– Менә бу алан “Серле түгәрәк” дип атала иде. Авыру, яралы җәнлекләр шушы аланга килеп бер-ике көн торалар һәм ниндидер көч аларны янә аякларына бастыра иде, – диде куян. – Ләкин әле кичә генә, машиналарга төялеп килеп;ганы менә шундый чүплеккә әйләндереп калдырдылар. Кара син менә бу төбеннән сындырылган агачны, күрәсеңмө, нинди яшь әле ул? Хәзер аның гомере киселгән. Кояшның җылы нурлары белән шаярып туймаган яшь агачка кемнең кулы күтәрелгәндер?! Ә менә бу .шешә ватыкларын кара син. Берәр җәнлек киселеп харап булса? Кешегә нәрсә, аңа шул күңел ачарга булсын. Ә урман җәнлекләренә нишләргә?

Ирексездән битләрем янып кызыша башлады. Күз алдыма шушы явызлыкларны эшләүче кеше килеп басты.

Кеше! Болай дип атарга тел дә әйләнми. Бүген эшләгән начарлыкларны күргәч, сиңа бер дә кеше дип дәшәсе килми!

Карт куян сөйләде дә сөйләде, ә мин бөтен кешелек өчен оялып, күз яшьләремне сөрттем.

28 октябрь 1998 ел

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 2449 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2006  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz