Тып-тып... Әллә каен кызлары елый инде? Күз яшьләре дип торам, юк икән. Туй күлмәге кигән “яшь кызларны” шулай Яз кызы Нәүрүзбикә сәламли икән.
Ул аларга күктән беренче салават күпере буйлап тәгәрәп төшкән ләйсән яңгыр тамчыларын бүләк итә. Ә тамчылар исә каен кызларының чем кара күзләрендә я яшь бөртекләре булып, я аккош муеннарыңда сәйлән булып уйныйлар. Кышсылу бүләге – көмеш чулпыларны челтерәтеп, иркә яз җиле бөреләрне уята, ә алар әнкәләре куенында назланалар. Каен кызлары әкрен генә, пышылдап кына аларга әкият сөйли башлыйлар, бишек җырлары көйлиләр, бөреләр исә аның саен тизрәк үсәселәре килеп, кояшка таба сузылалар.
Каен кызлары яз иленең чын хуҗабикәләренә – иң чибәр гөлләренә әвереләләр, һәр яңа туган көнне аларны кояш хәтта үзе баш иеп сәламли, ефәктәй чәчләренә көлтә-көлтә булып кояш нурлары тәкыя булып куналар.
Шушы уйларыма бирелеп, мин офыкка барып тоташкан тасмадай соры юлдан атлыйм. Җәйме, көзме, язмы, кышмы – каеннарым әллә ничек купшыланып, матурланып кемнедер көтәләр. Мин беләм, алар шулай киткәннәрнең үзәкләрен өзәргә телиләр.
Ишетәсезме, каен кызы җырлый. Бар да тынып калганнар. Җил малае да каядыр юкка чыккан. Зәңгәр күктә кошлар сайравы түгел, каен кызы җыры яңгырый. Аның моңы ерак юллар, дуслык, саф мәхәббәт турында.
Мин еракта, каеннарым бәрхет томаннар артыңда. Күзләремне йомсам, күз алдына җил тарап уйнаган ефәк чәчләрен җилфердәтеп, чем кара күзләрен юлга текәп озатып калучы каен кызлары килеп баса. Канатларым булса, хәзер үк очар идем шулар янына.