Кайберәүләр көзне яратмыйлар. "Пычрак, күңелсез" – диләр. Ә мин, киресенчә, көзне бик яратам. Мәктәптән пычрак ерып кайтулары – үзе бер рәхәт!
Урамда яңгыр яуган кебек, шыбыр-шыбыр сары яфраклар коела. Бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчә өлгерә, кырлардан игеннәр җыеп алына. Бөтен җир шәрәләнеп калган, бары тик миләш, балан агачлары гына үзләренең кызыл төсләрен югалтмаганнар.
Мин өйдә һәм Чакмактагы әбиемә бәрәңге, кишер, чөгендер алырга булыштым.
Эше барның – ашы бар" – дигәндәй, кыш көне булган уңышны ашап ятасы гына калды.
Көз! Шулай да үзенә бер төрле матур ул! Агачтагы яфракларга гына игътибар ит! Алар шундый матурлар! Саргылт, кызгылт, яшькелт яфраклар үзенә күрә серле, бер-берсенә охшамаганнар.
Талгын гына җил исә, яфраклар шул җилдә шаяра-шаяра, тирбәлә-тирбәлә җиргә төшеп куналар да, бер-берсе белән серләшеп алган төсле, кыштырдап куялар.
Иң күңеллесе һәм сагышлысы – җылы якка киек казлар төркемен озатудыр. Озынча өчпочмак ясап очкан шәпкә, кыйгак-кыйгак дип тавыш бирәләр.
Их, мин дә алар урынында булсам, шулай зәңгәр күкләрдә рәхәтләнеп дөнья гизеп очып йөрер идем, дип уйлап куясың.
Бар җирдә тынлык, моңсулык... Иренеп кенә кар ява. Кар тәнкәләре җиргә төшеп җитәр-җитмәс эреп юкка чыгалар. Бу – көзнең соңгы көннәренең безнең белән саубуллашуы.
“Спектр” газетасы, октябрь 1999 ел.