Бүген дә Кояш Кызын уятырга теләп
"Әтәч таңда кычкыра да,
Барыбызны уята!" – дип яңгыравык тавышың белән җырлап башлагансыңдыр. Тизрәк бакчага барып, гүзәл гөлчәчәкләрне нәни кулларың белән, йомшак җилдәй иркәләп, өсләреннән ефәк томан юрганнарын ачып, бәллүр чык тамчыларын нәфис таҗларына тезгәнсеңдер. Ә аннары кесәңнән көзгечек алып, аларга үзләренең тагын да купшыланып, көязләнеп китүләре турында көлә-көлә сөйләгәнсеңдер.
Шулай дип башлыйм әле сиңа хатымны, дустым. Күңелем белән әллә ничә кабат язсам да бу хатны, ниһаять, бүген кулыма каләм алырга булдым әле.
Дустым, син Тылсымчы! Бәлки син үзеңне һаман кечкенә кызчык дип саныйсыңдыр, ә менә мин сине Балачак илемдә калган могҗиза тудыручы кечкенә йолдызчык итеп күрәм. Әйе, әйе, нәкъ менә безне очарга өйрәткән шаян йолдызчык итеп. Хәтерлисеңме, кичләрен без ап-ак хыяллар яшеренгән, мамыктай йомшак болытлар белән серләшсргә сәяхәткә чыга идек. Алар безгә нинди генә матур хыяллар сөйләмиләр иде, ә без хәтта аларны да уздырып, кайчан да булса барыбер чынга ашачакларына ышанып, һәр кичне өр-яңа хыяллар белән яна идек. Ә аннары кап-кара ефәккә серле бизәкләр булып чигелгән йолдызлар белән әйлән-бәйлән уйнарга ашыга идек. Уйнап, җырлап-биеп арыгач, керфекләре күптән йомылган тамчы гөлләренә кунып төшләр иленә сәяхәтне дәвам иттерә идек.
Иртәләрен исә иркә җил, тамчы гөленең кечкенә көмеш кыңгырауларын тан җырына кушылып тибрәтә дә, безнең алсу йөзләребезгә өрә. Шуны гына көткәндәй, сикереп торып, Көмешсылу янына "оча" идек. Ә ул безне һәр иртә саен йөгерек дулкыннары арасына яратып кочагына ала, безнең белән уйный-шаяра башлый: аяк-кулларыбызны кытыклап көлдерә; су кызларыныкыдай озын чәчләребезне шаяртып кына чуалта, да, аннары: "Үпкәләмәгез инде?!" – дигәндәй назлы куллары белән тарап, төнбөеклар кушып, үреп куя. Ә без аның саен кызып, кызык эзләп, су төбенә үк төшеп алтын балыкка теләкләр тели идек. Аннары тиз генә ярга чыгып, кояшта җылынып, тамакларын инде туйдырып, кичке концерт өчен репетициягә тезелгән бакаларны исебез китеп тыңлый идек.
Кояш Кызы алтын нурларыннан җитез җайдаклар ясап, безне шуларга атландырып болынга дәшә иде. Яшел бәрхет келәм өстендә кечкенә аккошлар тирбәлә, зәңгәр кыңгыраулар исә яңа җырлар бүләк итәләр, тузганакның нәни очкычлары, җил сиздермичә генә кагылып үткән саен, зәңгәрсу күккә күтәреләләр. Әйтерсең лә алар мамыктай болытлар артына яшеренеп каласы килгән ак хыяллар.
Дустым! Син бәхетле! Беләсеңме нигә? Син балачак илендә кала алдың, ә мин... Юк, мин хәзерге тормышны начар дип әйтә алмыйм. Монда күп нәрсә кызык, билгесез, ләкин... Минем барыбер яңадан Балачак илемнең аяз күгендә якты йолдыз булып янасым килә.
Җәйләрен, ләйсән яңгыр артыннан ук балкыган салават күпере уртасында син һаман да мине көтәсеңдер шикелле. Әле до хәтеремдә: соры күзләрендә моңсулык чаткылары уйнаса да, син һаман елмаеп: "Мине онытма. Онытсаң, кайчан да булса исенә төшерерсең әле. Шул вакытта утыр да, миңа хат язып, Карлыгачка тапшыр!"
Балачак иленең якты күгендә янган йолдызлар! Атылырга ашыкмагыз!