Пятница, 29.03.2024, 17:16:06   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2007 » Январь » 30 » Гомерлек хата
Гомерлек хата
19:57:44

Авзалова Гөлнар

Тормыш авыр һәм катлаулы, тоташ ялгышлардан гына үрелгән. Кемгәдер ул ялгышларны төзәтергә мөмкинлекләр туа, кемнәрдер шул ялгышлары өчен гомер буе газап чигә…

Ул уянып киткәндә, бүлмәгә сыек кына булып яктылык иңгән иде. Иртәрәк уянды, күрәсең. Ник бүген төшемә кердең соң әле син минем? Ачулы йөзең белән карап тордың да, каядыр еракка китеп югалдың. Теге айлы кич күз алдыннан йөгереп узды. «Нишлим соң әле мин, мин бит ир хатыны.»  Янында сабый бала кебек, изрәп йоклап яткан Айдар барысын да сизәдер шикелле…

— Көтәсеңме?

— Көтәрмен…

— Хат язасыңмы соң?

— Язам… Китмә инде…

— Китәргә кирәк шул…

Әллә нинди бушлык уратып алган җиһанда, сүзләр сүзгә ялганмады. Бер берсенә сыенган хәлдә, икесе дә сүзсез генә басып тордылар.

Әйтелмәгән сүзләр дә бар, сөйләшәсе сүзләр дә бик күп җыелган, тик икесенең берсе дә, тынлык бозарга куркуданмы, авыз ачып бер сүз әйтмәде. Ике йөрәк бер-берсен сүзсез аңлый алмыймы әллә?

— Ярый, китәм инде. Көт.

— Хат яз…

Жибәресе килми, тагын бер генә минут, бер генә секунд, вакыт кына туктамый. Шәүлә ерагайганнан ерагайды һәм төн карангылыгы аны үз эченә алып кереп китте.

Үзең белән бөтен дөнья ямен җеып киттеңме әллә, син, егет? Күңел бушап калды, уз-уземә урын тапмыйм, синең белән бергә күземне йомам, сине уйлап күземне ачам.

Әкрен генә булса да көннәр үтә, минутларны сәгатьләр алыштыра, җирне каплап хәтфә карлар явып үтте, сагынып көткән сәлам хатлары гына килеп сөендермәде. Башта туган иксез-чиксез сораулар бер-бер артлы жавапсыз килеш һавада эленеп кала. Йөрәктәге җылы хисләрне әкрен генә үпкә катыш уйлар биләп алды. Алдадың син, ә мин ышандым бит.

Вакыт елгасы ага да ага, Айдар белән Яңа елда таныштылар. Дуслык җепләре генә булган мөнәсәбәт, әкрен генә ныгып, үзе дә сизмәстән мәхәббәткә әйләнде дә куйды. Теге айлы кич кенә, ара-тирә хәтерендә яңарып, күңел почмагының бер җирендә, әле дә булса аның өчен булган урыннында саклануын сиздерде сиздерүен. Туган көнендә, Айдар туй турында сүз кузгалткач, бераз югалып калса да, төрле яклап уйлагач ризалыгын белдерде. Үзенең күңелле мәшәкатьләре белән туйлар да гөрләп узып киттеләр.

Соңгы ике елда булган барлык мизгелләрне күз алдыннан кичергәч, жиңелчә генә көлемсерәде. Барсы да якты бер хатирә генә булып калды. Тик шулай да ерактан гына, соңгы тапкыр бер карар идем үзенә…

Айдар иртәнге чәйне ашык-пошык, сүзсез генә эчеп, мөһим очрашуга йөгерде. Аның артыннан ук Ләйлә дә кибеткә чыгып керергә җыенды. Ишектән чыккач та, үч иткән кебек күзләре почта ящигына төште. Карамаган булса шунда. Аяклар кире өйгә алып керделәр. Кызыл-алсу кәгазьгә төрелгән төргәктән армия хатлары коелды. Әйтерсең җир шары кызурак әйләнә, башы әйләнеп китте.

«Сәлам, Ләйлә! Сиңа сагынулы кайнар сәламнәр белән…»

«Менә сиңа тагын язам…»

«Ник бер сүз дә язмыйсың…»

«Вәгъдәсез бит син…»

Хәрефләр җанланып, бер-берсе өстенә менеп сикерешә башладылар. Күкрәк читлегендә нык итеп кысылудан авырту барлыкка килде.

— Мин вәгъдәсез түгел, түгел!

Әкрен генә бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде. Кемгә кирәк иде соң шулай эшләргә? Ул тавышсыз гына елый. Мең төрле уй бер үк вакытта башта бөтерелүдән тыны кысылып, фикер эзлеклеген югалтты. Телефон тавышы айнытып җибәрде. Трубканың теге ягында классташ кызы Ландышның тавышы ишетелде.

— Яңа гына вокзалда Булатны күрдем, бүген генә кайткан…

— Кайткан?!

Авыр тынлык урнашты…

— Ишетәсеңме, ул сине сорады.

— Мине?!

— Әйе, әйе  сине. Син бит безнең иң әйбәте, чибәре.

Бөтенесен бозып, ишектәге звонок, монда миндә бар әле дигән кебек, кызу-кызу тавыш бирде. Нидер сизгән кебек йөрәк дөп-дөп тибә. Ишектә таныш йөз, таныш иреннәр, таныш күзләр, тик таныш түгел сүзләр.

— Рәхмәт, көткәнсең, хыянәтче. Соңгы сүзем — бәхетле бул!

Ләйләнең җанын әрнетеп, изеп, таптап киткән аяк тавышы ерагайганнан ерагайды. Артыннан йөгереп чыгарга бер талпынды, тик аяклар гына беркетеп куйган кебек, бер адым да атламады. Бары күңел генә дөньясына, тирә ягындагы кешеләргә рәнҗеп елый, җаны өзгәләнеп, вак-вак кисәкләргә тарала.

Язмыштан узмыш юк! Кемдер, соңлап булса да, «тормыш» дигән калын китапны яңа биттән башлый, кемдер тәкъдиренә буйсынып  яшәвен дәвам итә.

2006 ел

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 2319 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Январь 2007  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz