Четверг, 28.03.2024, 12:01:22   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2007 » Февраль » 5 » Ана сагышы
Ана сагышы
18:57:09

Башкарды: Авзалова Гөлнар, Азнакай районы Илбәк авылы урта мәктәбе

Тәрәзәгә баккан да
Ялгыз ана моңлана,
Җыерчыклы кулына
Энҗе яшьләре тама.

...Гөлзифа күпме йокларга тырышса да, күзенә йокы кермәде. Ул тәрәзә янына килеп басты, моңсу күзләре еракка-еракка төбәлде.

Төн пәрдәсен ертып, көнчыгыштан алсу таң сызылып килә. Тирә-юнь тынлыкка чумган. Сирәк-мирәк кенә ишетелгән тавышлар да тонык, калын пәрдә аша ишетелгән сыман. Бу тынлык ананың яралы йөрәгенә тагын да шом салды. Ул картлыгының соңгы көнен шушы йортта уздырырга тиеш кеше идемени соң?

Бу йорт шәһәрнең кеше сирәк яши торган районына урнашкан. Монда яшәүчеләр шәһәр һәм авылдан җыелган карт-коры һәм бирегә берсе дә рәхәтлектән ваз кичеп килмәгәннәр. Аларны төрле язмышлар китергән: берәүләрнең яхшы, 3-4 бүлмәле фатирда яшәүче, "дәрәҗәле" урында эшләүче балаларына "заманча" яшәргә орчык кадәрле ана комачаулый, алар аны үз канатлары астына сыйдырудан баш тартканнар, икенчеләрнең гомер буе балалары булмаган, кулларыннан эш киткәч, шушы йортка сыенырга дип килгәннәр. Өченчеләре...

...Гөлзифаның балачагы сугыш чорына туры килде. Сугыш... Нинди куркыныч сүз. Туган йорттан, газиз балаларыннан, әти-әнисеннән, сөйгән ярларыннан аерылганда, бик күпләр үзләренең яңадан туган якларына кайтмаячакларын белмәделәр. Сугышка киткәндә аның әтисе дә балаларын кочып: "Озакламый кайтырбыз, көтегез",— дип китеп барды. Ләкин әтиләре сугыштан кайтмады. Бу кайгылы хәбәрдән соң, газиз анасының һәм 5 ятимнең ачы күз яшьләрен искә төшерсә, бүген дә Гөлзифаның күңеле телгәләнә, сугышка ләгънәт укый.

Сугыштан соңгы чорлар... Әнисе әтисенең үле хәбәрен авыр кичерде, саулыкка мантый алмады. Ә биш баланы аякка бастырырга, кеше итәргә кирәк иде. Гөлзифа иң олысы булганга, йөкнең авырлыгы аның җилкәсенә төште. Урманнан утын да ташыды, җир дә сукалады, ашлык та сукты. Колхозда сыер да сауды, ул беркайчан да сынатмады, һәрвакыт алдынгы урыннарда барды.

Тормышлары әкренләп җайга салына дигәндә, әниләре урын өстенә калды. Озак ятмады, гүр иясе булды. Үләр алдыннан Гөлзифаны үз янына чакырып:

—Кызым, яхшы тыңла Сиңа васыятем шул: туганнарыңны ташлама! Аларга икенче ана бул. Туган җанлы булыгыз.

—Әнием, калдырма безне. Менә әзрәк акча эшләрмен дә дәваланырга җибәрербез. Терелерсең, әнием!

Ләкин "әҗәл" килеп  җиткән иде инде, ана ым гына какты да мәңгегә күзләрен йомды.  Гөлзифа тал чыбыгы кебек сыгылып төште. Аңа бик тә авыр иде.

—Ни өчен бу гаделсезлек? Ни өчен? Без, ятимнәрне, ник калдырып киттегез!— дип илерә-илерә елады ул.

Шулай итеп, бик иргә тормышны танып-белергә, яшәү өчен көрәшергә өйрәнде, бик яшьләй олыгайды.

...Яшәү дәвам итә, көннәр, еллар агымсу кебек үз җаена ага да ага. Сеңелләрен дә кеше итте: үсеп җиткәч канатларын чыгарган кош кебек, төрлесе төрле якка таралышты. Һәрберсенең үз тормышлары, үз гаиләләре.

Гөлзифа үзе "сазаган кыз" булып, олыгаеп кияүгә чыкты. Аңа тәкъдим ясаучылар булды, ләкин ул: "Туганнарымны укытырга кирәк",— дип һәркайсын кире бора торды. Шулай итеп, үзенең яшь гомере узганын сизми дә калды. Бөтен шатлыгын, бәхетен эштә күрде.

Бервакыт район үзәгенә алдынгылар слетына баргач, анда урта яшьләрдәге бер кешене очратты. Бер-берсен ошатып озак та йөрмәделәр, чәчләре чәчкә бәйләнде. Хәкимҗан аны шәһәргә алып китте. Башта Гөлзифага шәһәр тормышына ияләнергә бик авыр булды. Туган нигезен, авылын, андагы кешеләрен, туган туфракта анасының каберен, сыерларын — бер генә минутка исеннән чыгармады. Шәһәр һавасы, шәһәр кешеләре — аңа чит иде. Ләкин нишлисен, язмышка буйсынырга мәҗбүр буласың. Шәһәрдә эшкә урнашты, алдынгылардан саналды, гомере буе намус белән эшләде, намус белән яшәде.

Ана өчен дөньяда иң газиз, ин кадерлесе — бала. Бердәнбер көнне Гөлзифалар гаиләсендә  дөньяга түм-түгәрәк бер ир бала аваз сала. Ананың бөтен игътибары балага бирелә. Эллә Хәкимҗанга җылылык, наз-игътибар җитми, иренең өйгә кайтуы сирәкләнә. Һәм беркөнне ул бөтенләй өйдән чыгып китте...

Гөлзифа моны бик авыр кичерсә дә, Хәкимҗан артыннан ялынып, елап йөрмәде. Тәкъдирем шулдыр дип уйлады. Ничек тә егылмаска, көрәшергә кирәк. Баласы — бердәнбере өчен яшәргә кирәк!

Аның Равиле бик матур, зирәк, йомшак табигатьле булып үсте. Укытучылары да гел мактап тордылар. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлагач, югары уку йортына керде. Ләкин Казанга киткәч, Равил кинәт үзгәрде. Укуын ташлап, эшкә урнашты. Әнисенә:

—Әни, кайгырма, сиңа авыр бит. Үземә акча эшләргә вакыт,— дигәч, тынычлангандай булды. Һәм инде озак та үтмәде, Равил әнисе янына кайтты. "Әни, ялгызыңа яшәргә авыр, бөтенләйгә синең яныңа кайттым",— диде. Ике айлап әнисе янында кунак булып яткач, ана түзмәде:

—Яшәргә бик авыр бит, улым. Эшкә урнашыр идең,— диде.

—Хәзер иң кулай эш "алыпсатар" булу. Кешеләргә "заказ"лар белән әйберләр алып кайтачакмын.

Гөлзифа моңа күңеленнән бик каршы килсә дә, эндәшмәде. Ә Равил әкрен генә упкынга тәгәри барганын сизми дә калды. Дуслары каяндыр "эшмәкәр" язуы юнәтте. "Очсыз бәягә товар алып кайтып бирәбез",— дип бик күп акча "сыктылар". Ә беркатлы, тиз ышанучан кешеләр гомер буе җыйган акчаларын бирә тордылар. Бу эштә остарган эшмәкәрләр аларны "кәкре каенга" терәтте. Соң булса да, аларның эзләренә төштеләр төшүен.

Равилгә дә, әнисе көн-төн эшләп алган бер бүлмәле фатирны сатып, акчаның яртысын булса да хуҗаларына кайтарырга туры килде. Калганнары акча дәгъвалый башлагач, ул әнисенә: "Мин Себергә китәм, 1-2 айдан бирәчәкне түләп бетерермен",— дип китеп барды.

Бу хәлләргә ана йөрәге ничек түзәргә тиеш? Шуның өчен үстердеме ул аны? Нинди зур өметләр баглаган иде бит ул аңа. Авылдагы өйне туганнары, машина алырга акча кирәк дип, күптән сатканнар иде. Хәзер кая барырга? Кемгә сыенырга? Ул бер ел "квартирант" булып үз фатирында торды. Равиле бик авыр хәлдә калдырып китсә дә, ана күңеле һаман улын көтте. Соңыннан гына кешеләрдән ишетте: улы начар компаниягә эләккән булган, мәҗбүр итеп үзләренә эшләткәннәр һәм аңардан наркоман ясаганнар.

Улы өйдән чыгып киткәнгә дә 3 ай вакыт узды. Бернинди хәбәр юк. Инде милициягә барам дигәндә, Казаннан хәбәр килде: "Малаегызның үле гәүдәсен килеп алыгыз".

Равилне алып кайтып җирләделәр. Киеме кесәсеннән кәгазь кисәге табылды. Анда: "Әнием, мин Себергә барып җитә алмадым. Мин Казан шәһәрендә, бер подвалда ятам. Бик каты җәзалыйлар. Сиңа телефоннан шалтыраттым, ләкин җавап булмады. Сине акча сорап җәфаламыйлармы? Монда миңа элеккеге, Казанда укыган чактагы иске "дуслар" очрады. Мин бит укуны, эшне ташлап синең янга эшләргә үземнең тормышымны үзгәртермен дип, ак хыяллар белән кайткан идем. Инде барысыннан да котылырмын дип читкә киттем, менә тагын алар кулында. Акча табарга кушалар. Ә мин аны каян табыйм?!

Әнием, бәгърем, әгәр кичерә алсаң — кичер мине. Мин сиңа күпме борчу-газаплар китердем. Ә син миңа матур-матур әкиятләр сөйли идең. Үзеңнең әти-әнисез, ничек ятим үскәнеңне, сеңелләреңә әни назын, әни җылысын биреп үстергәнеңне дә белә идем. Минем киләчәкне дә әкияттәгедәй матур итеп күз алдына китерә идек. Син мина тормышта дөрес яшәргә өйрәттең. Әллә артык дөреслеккә өйрәттең микән, әнкәй! Ә тормыш дигәнең рәхимсез, шәфкатьсез була икән. Юк, мин сине гаепләмим. Барсына да үзем гаепле. Тормыш баткагыннан чыгу юлын үзем таба алмадым. Картлык көнеңдә мин сиңа шатлык-куанычлар гына китерергә тиеш идем дә бит, югыйсә.

Әгәр моннан котыла алсам, яшәү рәвешен өр-яңадан башлар идем. Әгәр бу тозактан котыла алмасам, рәнҗемә, әнием! Бәхиллә мине!"

Бу хатны укыгач, Гөлзифа телсез калды, аның ирене дерелди, үзе бизгәк тоткан сыман калтырый иде.

—Әй, бала, бала! Югыйсә, кулымнан килгәннең барысын да эшләдем сыман иде бит. Артык яраттым бугай шул,— дип өзгәләнде ул.

...Равилне җирләгәнгә дә 2 ел үтеп китте. Гомер уза... Әйе, узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да.

Гөлзифа апа бүген картлар йортында. Хөкүмәт аны ташламады. Урыны йомшак, астында чип-чиста ак җәймә, тәмле ашаталар, игътибар да җитәрлек. Ләкин монда тәрбияләнүчеләрнең тамаклары тук, өсләре бөтен, урын-җирләре йомшак булса да, алар туган ягын сагынып җирси. Гомер иткән нигезен, дөньяның ачы-сын-төчесен бергә татыган, бергә гомер кичергән күршеләрен, авылдашларын, гомумән, үткән гомерен искә төшереп яши алар. Сагыштан, әрнүле мөлдерәмә күңел белән, яшь тулы күзләрен тәрәзәдән ала алмыйча үлеп тә китәләр...

Гөлзифа апаның йөзе кечерәеп, суырылып калган, борыны очлайган, кайчандыр кош канатыдай ялтырап торган кара чәчләренә ак бәс кунган. Эчкә баткан моңсу күзләре әле һаман фани дөнья белән араны өзмәскә теләгәндәй, яшәү өмете белән еракка-еракка төбәлгәннәр. Ана моңлана... Канына, җанына гомерлеккә кереп укмашкан сыкрау, сызлану аны моңлы, сагышлы иткән.

июнь 2003 ел

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 3356 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Февраль 2007  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz