Пятница, 29.03.2024, 17:55:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2007 » Февраль » 6 » Гомердән аермасын гамәлләр
Гомердән аермасын гамәлләр
18:49:32

***

Сөям синең уйларыңны җаным,
Сөям синең кызу каныңны.
Мин яратам һәрбер сулышыңны,
Көзге кебек керсез җаныңны.

Күңел көтә назлы тавышыңны
Һәр минутым минем санаулы
Онта алмыйм синең карашыңны
Йөрәгем дә шуңа яралы.

***

Арабызда безнең тирән упкын:
Беребез уңда, беребез сул якта
Икебез дә нечкә җептән бара
Тик кайсыбыз егылыр учакка.

Әгәр язмыш безне уйламаса
Бирмәс иде авыр сынавын.
Икебез дә ялгышабыз һаман
Теләмибез алдан юравын.

Үтә тормыш, ага чиксез язмыш
Ни язганын белми йөрәкләр
Еллар үткәч бәлки күрешербез
Чынга ашсын иде теләкләр.

***

Бәхетлеме җаның егеткәем,
Сөясеңме үзеңә тиң ярны?
Юк дисеңме? Ә соң нигә һаман
Этәрәсең үзеңә тиң парны?

Әгәр вакыт сиңа каршы булса,
Киртә салса озын юлыңа,
Үкенмәссеңме соң, җаныкаем
Кемдер күз төшерсә парыңа?

Көнләшүдән йөрәгең ярылса,
Уңышсызлык юлыңа тарыса,
Син инде үкенмә җаным
Бик озакка югалттың син парың.

***

Читкә киттем, онытырга диеп
Яңа шөгыл таптым үземә.
Тик нигәдер бары йөрәккәем,
Бертуктаусыз елый күңелемдә.

Онта алмыйм матур мизгелләрне,
Онта алмыйм бергә чакларны.
Йөрәккәем аны саклар да бит,
Тик уйларым гына саклармы?

***

Чәчәк булып аткан таңнарымны
Кара күк йөзләре каплады,
Синең сүзләр йөрәгемә кереп
Яшәү өметемне таптады.

***

Син алтынның бер кисәге,
Һаваның зәңгәр күге,
Күңелемнең дәвасы син,
Хөрмәтемнең юк чиге.

***

Әгәр чынлап яратасың икән
Газиз йөрәгемне талама.
Әгәр уең уен гына икән
Сүзләр белән мине алдама.
Йөрәгем бер генә, уйнама!

***

Ап-ак сөлге күз алдымда
Уртасында кара тап
Шул тап һаман да зурая
Минем язмышка карап.

Чистартам бит инде юкса
Тик бетми ул, чистармый.
Сезгә әйтәм, ялгышмагыз
Гомерлек тап югалмый.

Яратам дип саташмагыз
Ярату ул юк нәрсә.
Бөтен ялгыш шуннан тора
Яратам дип сөйләсә.

Әгәр чынлап сөя икән
Ул эндәшмәс беркайчан,
Авыр чакта кулын сузар
Һәм булыр ул оялчан.

***

Яңа гына яши башладым бит
Күзем ачып шушы дөньяга,
Мине кабат тудыручы син дип
Яза идем шигырь юлымда.

Ә кемнәрдер тагын аяк чалды
Шушы тар һәм шыксыз сукмакта
Олы юлга чыгармадылар бит,
Йөр син диеп шунда оҗмахта.

Тик минем бит тормыш юлым анда
Синең белән бергә язылган.
Хыялларым, уйларым да җаным
Синең тормышыңа сарылган.

Гомердән аермасын гамәлләр

Авырлыклар әгәр кинәт килсә,
Тәннәреңнән суык тир йөгерсә
Ходай нигә каза бирә димә
Язмышыңа язылган, үкенмә.

Син уйлама кемдер каргышы дип
Һәм уйлама синең ялгышың дип.
Яшәгәндә була төрле хәлләр,
Гомердән аермасын гамәлләр.

Бар да булыр, Аллаһ мәрхәмәтле
Ярдәменнән безне ташламый
Дөрес юлдан ул җитәкләп бара
Тик ялгыштан гына сакламый.

Уйламаган гамәлләр башкарсаң,
Әгәр шуны төзәтеп карасаң,
Бәлки Ходай гафу итәр, аңлар
Һәм сине кеше буларак санлар.

***

Ходай биргән чибәрлек тә сиңа,
Гүзәл тормыш, акыл, тәүфыйклык.
Гомерләрең матур үтсен сеңлем,
Җанкаеңда булсын булсын инсафлык.

Яшә инде оялып

Куркып, качып баш яшереп
Яшә инде оялып
Табарсың әле тиңеңне
Ак каенга терәлеп.

Бәлки вакыт узу белән
Аңларсың минем хәлне
Үкенерсең югалтканга
Айнып китеп бер мәлне

Тик соң булыр, вакыт бит ул
Безнең хәлне сорамый
Ага да ага, ашыкмый
Язмышны ул юрамый.

Начарлыклар теләмим мин
Бар да үзең кулында.
Әгәр кинәт авыр булса
Аңларсың син барын да.

Бу авырлык үткәннәргә
Каза булыр Ходайдан.
Үкенмә дә, елама да
Соң инде шул пар алмам.

Нигә алдың мине учактан?

Сау бул диеп көн дә саубуллашам
Синең белән сөйгән егетем,
Сабыр бул дип күңелем дә сыкрый
Йөрәгемдә бетте өметем.

Әйе, җаным, көн дә көтә идем
Ишетергә синең тавышны,
Ә тик хәзер сүнде өметләрем,
Көннәрем дә инде сагышлы.

Дөрес икән вакыт дигән нәрсә
Яраларны сүзсез төзәтә,
Ә тик менә хәтер, уйлар гына
Күз алдыннан китми йөдәтә.

Нигә диеп кердең күңелемә,
Нигә диеп кайттың ерактан,
Нигә диеп тормышымны боздың,
Нигә алдың мине учактан?

Янган булсам һаман шул учакта
Бәлки хәзер яшәр идем мин,
Ә син уттан алып суга салдың
Тик шул инде үлдем, үлдем мин.

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 3017 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/6 |
Всего комментариев: 2
2 махдуд  
0
нык начар(((((((((

1 махдуд  
0
начар

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Февраль 2007  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz