Вторник, 23.04.2024, 09:32:15   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2007 » Август » 28 » Зәңгәр күзләр
Зәңгәр күзләр
16:58:50

Нәрсә булды соң әле кинәт кенә? Тамактан азык үтми, эшләр түбәнгә тәгәрәп бара. Дөньясының асты-өскә килде. Типсә тимер өзәрлек үз гомерендә ютәл дә төшмәгән Нәфис түшәккә егылды. Башы авырта, авызына азык каба алмый, йөрәк кага. Бер атна вакыт үттеме юкмы көзгедән аңа йөзенең алсулыгы киткән яңак сөякләре калкып чыккан, күзләре эчкә баткан, йөз карый. Дус иш, туган тумача пошаманга калды. Минут саен телефоны чылтырый, тегесен монысын киңәш итүчеләр, хәл белучеләр. Хатыны Алмазияда эштән ял алып кайтты.

Матур гына гөрләтеп яшәп ятканда Гарифуллиннар гаиләсенә ниндидер афәт килде. Хәле көннән көн авырайды гына, бернинди алга китеш тә сизелми. Иң яхшы табиблар да алдан сүз берләшкән кебек, бер үк сүзне кабатлыйлар.

— Сәламәт кебек нәрсә әйтергә дә белмибез.

— Бозым фәләндер күз генә тигән, өшкертергә кирәк дигәч бик яхшы өшкертүче карчык килеп ниндидер сихәтле сулар эчертеп киткәч Нәфис төне буе эче борып, чактан гына үлмичә калды.

Язмышка буйсынып тик ятасы гына кала. Төшенкелеккә бирелде Нәфис, яшәү ямен югалтты. Беркөн дусты Илшат күрәзәчегә барып карарга тәкъдим итте. Кит, үз гомерендә ышанмады ул аларга. Каян, нәрсә белсен инде ул, кеше алдап акча җыючы. Беткән баш бетсен инде. Бик кыстагач ризалашты үзе тагын. Анда барып кайтканнан ни үзгәрер икән.

— Күз күрәм, — диде күрәзәче.

— Нинди күз?

— Зәңгәр.

— Зәңгәр, нинди зәңгәр?

— Зәңгәр, яшьле күзләр.

Әллә саташамы ул, нинди күзләр сөйли.

— Ниндидер зәңгәр күзле кыз яшьләре, аннан сиңа гафу үтенергә кирәк, шунсыз күңелеңә тынычлык, тәнеңә сихәт иңмәс. Тиз генә уйлап алды, ләкин бернинди дә күз исенә төшмәде. Кит, әйттем анны берни барып чыкмас дип, бушка вакыт уздырып кына йөрү, билләһи.

… Юлда сүзсез генә кайткан Илшат кинәт кенә әйтеп куйды:

— Хәтерлисеңме Алсуның күзе зәңгәр иде?

— Нинди Алсу?

— Нинди дип… Алсу инде. Ул анны бөтенләй хатереннән сызып ташлаган иде бит. Кинәт кенә башына китереп суктылар мени. Тәне эсселе суыклы булып китте, йөрәк турында нәрсәдер чәнечте, хәле тагында ныграк авырайган төсле тоелды.

… Студент чак… Тулай торак тормышы Нәфисне бөтереп үз эченә алып кереп китте. Кем генә студент булмаган да, кем генә кичермәгән бу мизгелләрне. Кызык яшиләр студентлар. Кайгылары да, шатлыклары да уртак булган зур гаилә кебек.

Тулай торакта Нәфиснен абруе зур, төшеп калганнардан түгел ул. Аз маз гитара чиртә, аннан әнисенә ошаптыр инде, бик матур жырлый, бер генә бәйрәм дә аннан башка узмый. Яраттыра белэ идеме ул, әллә сөйкемле сөяге бар идеме шунда, кызлар ярата иде аны. Кызларнын тегенди мондыен түгел, иң асылларын үзенеке итеп бик күп егетләрнен борынына чиртте вакытында.

Шулай матур гына җырлап-биеп көн итеп ятканда, Нәфиснең тормышы тамырдан үзгәрмәсенме?! Күрше бүлмәгә яңа кыз килде. Үз гомеренд бик күп чибәрләрне күрсәдә, мондый гүзәлне күргәне юк иде. Искиткеч чибәр бер зат булып яратылган, адәми зат түгел, фәрештәме әллә син чибәр кыз? Беренче тапкыр күргәч аяз күк кебек зәңгәр күзләре белән әллә юри сихерләдеме ул аны. «Күзләр бик күпләрнең төн йокысын качырды». Юк игътибар да итмәде зәңгәр күз аңа, ул аны күрмидә бугай. Нәрсә генә эшләп карамады Нәфис. Төрле сәбәпләр табып яннында бөтерелде. Бер алдына бер артына төшеп әйләнсә дә, селкенмәде дә кыз. Кеше түгел таш сындыр син, йөрәгең юктыр, их белергә иде күңел турендәге уйларыңны. Нишләттең син мине? Кайчандыр кызларны көнбагыш кебек кенә чирткән Нәфис үзе дә сизмәстән гашыйк булды да куйды. Авыр икнә йөрәк янулары, аңа бернинди дә дәва табып булмый шул. Вакытлы гына мавыгу түгел, ә бәлки чын ярату иде бу. Йөрәк яна, ләкин берни эшләп булмый. Җитмәсә аның егетедә бар дип сөйлиләр. Чыннан да Алсу беркөн театрга бер егет белән килгән иде. Егет ул күзалдына китергәнчә зур борынлы, кызыл чәчле түгел икән, киресенчә озын буйлы бик чибәр тыйнак кына егет белән Нәфис утырган рәтнең алдына килеп утрыдылар. Театрга ни өчен килгәнен онытып аларны күзәтте. Синең урыныңда ник мин түгел икән егет, син бит бәхетле үзең шуны беләсенме соң? Егет тулай торакта да күренештерә. Нәфис аның нинди көнне, сәгать ничәдә, кайчан килгәннен дә белеп тора. Ул килгән көнне, Алсу, үч иткән кебек, май кояшыннан да яктырак булып елмаеп йөри.

Көннәр үткән саен тынычланды Нәфис. Жиңеләсе генә кала. Син генә ме әллә зәңгәр күз. Ничәмә күзне авызына карата бит ул кирәк булса. Тик бер көн дустының туган көннендә шактый кызып алгач, сүзгә сүз ялганды, гайбәт кызлар тирәсендә бөтерелеп йөри торгач, азактан гына чират Алсуга да җите. Нәфиснең авырткан җиренең кайда икәнен белеп алган дуслары шаярып кына:

— Өч көндә минеке булачак дип әйткән идең, шәп чиртте борыныәа, хич югы кулын тотып карадыңмы әле дип, —  көлешә башладылар. Соңгы арада, аңа төртелергә сәбәп кенә эзләп торалар. Кызларына хәтле җае туры килгән саен серле генә елмаеп коләләр.

— Телисезме ул иртәгә минеке булачак!

— Сүз бир былмый бит ул синнән.

— Егет сүзе бер була.

Иртән, башы чатнауга түзә алмыйча уянып киткәч, үзенең бераз арттырып җибәрүен аңлады аңлавын, тик егетләр арасында да абруйны төшерергә ярамый. Кичкә таба вакытын туры китереп Алсу янына кереп чыгарга булды. Бүлмәдәш кызлары авылга кайтып китү сәбәпле Алсу үзе генә чәй эчәргә әзерләнеп йөри иде. Нәфисне яратып бетермәвен Алсу яшерми, хөрмәт йөзеннән генә, үзе белән чәй эчәргә тәгъдим иткәч, бик шатланып ризалашты Нәфис. Җаен туры китереп Алсу борылганда тиз генә чәенә йокы даруы салып өлгерде. Йокыга оеган кызны чишендереп караватка салгач, үзе дә чишенеп аның янына чумды. Бу искиткеч тамашаны карарга җыелган дусларының әле берсе, әле икенчесе ишекне ачып көлеп, чыш-пыш килгәнен ишетеп ятты. Ул үзе дә нәрсә эшләгәнен аңлап җиткермәгенлектән көлмичә яту аңа да шул хәтле авыр. Хәбәр ватык телефон аша тулай торак баскычлары аша бер менде бер төште. Шундый тамашаны бозып, чәчәкләр күтәреп менеп килгән озын буйлы егетне күргәч ботенесе дә тынып калды. Мин дөрес күрәмме соң дигән кебек үз күзләренә үзе ышанмыйча, бер минут басып торгач, чәчәкләрне өстәлгә куеп, кире баскыч буйлап алга ыргылды. Шул вакытта гына бөтенесенең дә баш миләре селкенеп, акыллары үз урынына кайтып җитте.

Шул көнне соңгы тапкыр күрергә язгандыр сине. Икенче көнне Алсу әйберләрен җыеп китеп юк булды. Беренче, икенче, өченче көнне дә укырга килмәде.

Терсәк якын, тешләп тә булса иде. Ничә ел үтте бит инде. Нәфис өйләнде, барсы да яхшы иде бит. Үкенде, Нәфис, үзенең ни дәрәҗәдә юләр булуын соңлап аңлады шул. Кайда гына булса да меңләгән күзләр арасыннан «зәңгңр күзләр» не эзләде, һәр көнне аның белән очрашуны көтте. Яшьлек юләрлеге иде бит ул. Алларына тезләнеп, йөрегемне учларыңа алып бирәм, тик эзәрлекләмә генә мине. Кем уйлаган яшьлек хатасы гомер буе артыннан ияреп йөрер дип.

Ул елый иде. Яшьләре бите буйлап тәгәрәде. Көчсез иде ул бу минутларда.

— Гафу ит мине, гафу ит, — дип кабатлады авыз эченнән.

Кинәт, тәненә рәхәт бер җиңеллек иңде. Аңа рәхәт иде. Ул күзләрен йомды һәм алар мәңгелеккә йомылдылар.

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 3451 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2007  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz