Әллә язмыш үч аламы,
Әллә ялгыш сынавы.
Күпме еллар, урау юллар узгач,
Очраштырды Казан каласы.
Икебез дә бер үк юлдан йөри
Бер үк янгыр ява ашкынып,
Бер үк язлар алып килә
Шатлыгын да язлар ташкынын.
Бер үк хисләр белән ике йөрәк
Яна дөрләп, ләкин яшерен
Иреннәр дә бер үк сүзне —
Кабатлыйлар, ләкин әкерен.
Уртак сукмак ике гашыйк өчен
Бар да уртак, бар да бер үк бит.
Әллә язмыш, әллә ялгышлармы,
Аера бит тормыш сукмагын.