Четверг, 25.04.2024, 03:54:04   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2007 » Сентябрь » 10 » Тәүге укытучым
Тәүге укытучым
10:21:21





Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады үзенең бөтен көчен
Безне сөйде, безгә белем бирде –
Рәхмәт аңа изге эше өчен!


Энҗе Мөэминова



Әлеге шигъри юлларны укыганда, иң әүвәл әлифба, кара такта, укытучымның мөлаем йөзе килеп баса.


Бүгенгедәй күз алдымда: кечкенә генә сумкамны әсбаплар белән тутыра идем дә, мәктәпкә белем алырга йөгерә идем. Ә бит уку йортын яраттыруда мөгаллим мөһим урын алып тора. Бер үк вакытта кырыс, йомшак күңелле, җитди һәм сизгер дә була алган укытучы мәктәпкә, белемгә һәм үзенә карата да нәни йөрәкләрдә тирән хөрмәт һәм мәхәббәт уята алган.


Укытучы сүзе, төшенчәсе һәрвакыт Азнакай районы Илбәк авылында укыткан Фәния апа Зәкуанова белән бер сызыкта, дәрәҗәдә тора. Әллә беренче булгангамы, әллә башка сәбәптәнме, күңел башкаларын ул дәрәҗәдә кабул итә алмаган, күрәсең. Фәния исеме дә бит фәнгә ия, фәннәрне белә дигәнне аңлата. Укытучы булмыйлар, укытучы булып туалар дигән гыйбарә бар. Мөгаллим кеше үзен тулаем балаларга багышлый. Фәния апада да шул сәләт бар. Ул урынлы мактый, вакытында кисәтә белә иде. Фәния апа безгә бервакытта да тавышын күтәрмәде. Ул балаларны күз карашы белән тынычландыра алды. Юк, бу курку түгел, бу укытучыга карата тирән хөрмәт билгесе генә.


Тәүге укытучым дөньяны күзалларга, хезмәтне яратырга, ак белән караны, яхшы кешедән яманны аерырга, табигатьнең, җирнең гүзәллеген танырга өйрәтте. Еллар үткән саен, аның хезмәтенең катлаулыгын ныграк аңлыйм, мин аңа чиксез рәхмәтлемен...


Иң тәүге хатирәләр – күңелдә иң уелып калганнары. Без мәктәптә укый башлаганда укучылар күп түгел, берничә бөртек кенә идек. Әле җитмәсә, төрлебез төрле яшьтә. Хәтерлим, тәнәфестә без “табиб-авырулы” уйный идек, спектакльләр, концертлар оештыра идек. Бер мизгелебез дә бушка узмаган. Мөгаллимәбез бер йодрыкка туплап, дус коллектив оештыра алган, кешеләргә карата миһербанлык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләгән. Урманга сәяхәткә барганда да, без үзебез өчен яңа дөнья ача идек – яфраклар серләшүен, кошчыкларның мең төрле телдә сайрауларын тыңлап бихуш була идек. Фәния апа бездән бер чәчәк тә өздермәде, алар бары тере килеш, җирдә килеш матурлар дип, гүзәллекне күзләр белән яратырга өйрәтте.


Фәния апаның “Кеше булыгыз!” дигән сүзләренең тирән мәгънәсен, фикерен мин хәзер генә аңлый башладым. Укытучыны икенче әни дип юкка гына әйтмиләр икән. Әнием киендереп-ашатып тәрбия итсә, укытучым күңелгә мәгърифәт нуры салган, зур дөньяга атлап чыгарлык белемле шәхес әзерләгән.


Бүгенге көндә мин дә укытучы. Казанның 71 нче татар-рус мәктәбендә татар теле укытам. Бу гүзәл, җаваплы һөнәргә тирән хөрмәт уята алган Фәния апага тагын бер кат зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Һәрвакыт шундый көләч, нурлы йөзле булып калуыгызны, авыр хезмәтегездә зур уңышлар телим.


Хаббанова Элвира (Абдулвәлиева) 2006 нче ел
(1999 нчы чыгарылыш).

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 4418 | Добавил: Lilia | Рейтинг: 5.0/6 |
Всего комментариев: 2
2 Адель  
0
оТЛИЧНАЯ УЧИТЕЛЬНИЦА)))

1 Selena  
0
biggrin biggrin

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2007  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz