Четверг, 28.03.2024, 23:54:16   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2007 » Сентябрь » 24 » Тозлы күл юшкыны
Тозлы күл юшкыны
17:43:55

Җәй җиткәч, мөмкинлеге булган кешеләр ял итәргә җылы якларга баралар. Мин безнең Азнакай якларында бик популяр җиргә — Оренбургтан 70 чакрым ераклыктагы Соль-Илецк шәһәренә — тозлы күлгә җыендым. Газеталардагы игъланнарны барладым да Мерседес автобусында барырга теләп, бирелгән номер буенча заказ бирдем. Кичке 10 да билгеләнгән урынга көткән автобуслар килеп җитте. Чаллыдан ук киләләр икән. Урыннарга кереп утырдык. Мин көткәнчә иркен, киң автобус түгел. Киресенчә, урындыклары ватылып беткән, алама. Юл ерак, әле төне буе барасы бар. Алты автобус тезелешеп, иртәнге сәгать "6 га" Соль-Илецк шәһәренә барып төштек. Чит шәһәрдә беренче тапкыр. Кая барырга белми аптырап басып торабыз. "Жилье!" дип кычкыргалап апалар йөри, безнең янга килеп, яшәү урыны тәкъдим итәләр. Килешенсәләр, клиентларын иске "копейка"га, "дүртле"ләргә төяп, өйләренә ташыйлар. Күгәреп, искереп, тузанга батып беткән машиналарны берьюлы күпләп тагы кайда күрер идем әле...

Торак

Без яшәячәк өйләрнең күбесе кирпечтән өелеп, эче агартылган, бездәге гаражларга охшаган бер катлы корылмалар булып чыкты. Ике-биш урынлылар. Хуҗалары бер төн өчен кеше башына 100 сум, ә суга якынрак өйләрдә 120-150 сум сорыйлар. Һәр өйнең капкасына диярлек: "Жилье, баня, душ" дип язылган. Күңелеңә хуш килгәнен сайла. Хуҗалар өендә дә яшәргә мөмкин. Чаршау белән аерып куйсаң, бәләкәй генә "Парам" биш бүлмәлегә әйләнә!

Су коенып кайткач (әлбәттә, көннең күп өлешен су буенда үткәреп), теләгең булса, тышта кояшта җылынган сулы душта коенып чыгасың. Мунча керергә теләсәң, заказ бирәсең: бер кешегә 20-50 сум (төрле хуҗаларда бәя төрлечә). Ишек алдында машинаңны кундыру шулай ук 100-150 сумга төшә. Бер хуҗада берьюлы унбишләп кеше яшәрлек урын бар.

«Ошамаса, килмәгез»

Соль-Илецк шәһәренә барганчы ук, күлнең тозлы икәнен һәм биредә җиде күл барлыгын белә идем. Килеп төшкән көнне үк су керергә киттек. Көн салкынча һәм кичкә авышкан булуына карамастан. Пляж дигәнебез тимер рәшәткә белән алынган урын, аны автомат, бинокльләр тотып, сакчылар каравыллый. Пляжга керү бәяcе — 80 сум. Шактый кыйммәт тоелды бу миңа. Билет кассасын күрсәң, исең-акылың китәр: күгәреп, каралып беткән, зуррак бәдрәф кадерлерәк бер алачык. Бер татар абзые акча түләгәндә: "Монда нәрсә өчен бу кадәр түләргә соң?" — дигәч, кассирлар: "Сез, татарлар, һәрвакыт шулай безне үпкәләтәсез, ошамаса килмә­гез", — дип җавап бир­деләр.

Тозлы күл

Мин, гадәттәгечә, суга кергәч чәбәләнеп, су сибенеп алдым. Калкавычлар кебек әкрен генә селкенеп торган кешеләр миңа сәерсенеп карап куйдылар. Су шыр тоз икән бит! Авызга тоз тәме кергәч кенә аңладым. Суда батмыйсың. Ятып торсаң да була. Күлнең уртасына җитеп хәлең бетсә, ятып ял итеп ал. Су тыгыз: бер литр суга 320-340 грамм тоз туры килә, Кара диңгездәге тоздан 10 тапкыр күбрәк.

Минераль сулы күл

Тозлы судан чыгып кибенгәч, тәнеңнән тозны кырып төшергәч, рәхәтләнеп минераль суда йөзеп чыгуга ни җитә! Тозы аз, төсе — яшькелт (бездәге бака ефәкле сулык кебек).

Ләмле күл

Судан кап-кара булып килеп чыккан кешеләрне күрсәгез, аптырамагыз: алар тәннәренә ләм сылаганнар. Без дә сыландык, аннары көч хәл белән юып төшердек. Юкка гына аны мазут димиләр икән.

Монда күп кеше дәваланырга килә. Тоз да, минераль су да, ләм дә дәвалый. Биредә балыклы күл дә бар әле. Анысының суы төче инде.

Икенче көнне без пляжга төп кассадан кердек. Бу кассаның бинасы яхшырак, рәттән 4 касса урнашкан, һәрберсендә — чират. Көндезге сәгать икегә кадәр бер кассадан гына 1400 кеше үткән! Җәйге сезонда бирегә тәүлеккә 10-15 мең кеше килә икән. Кичке сәгать алтыдан соң күлгә керү бәясе 40 сум. Килгән халык өчен төрле кафелар эшләп тора. Әлбәттә, бөтен әйбер кыйммәт, ә ашамлыкларның тәме бертөрле. Шашлыкның йөз граммы 100-120 сум, казанда пешкән пылауның тәлинкәсе 50 сум. Татар кафесы да бар биредә. Бүтәннәреннән аермалы буларак, монда тавык итеннән әзерләнгән өчпочмак белән вак бәлеш саталар, бүтән әлләни юк. Ара-тирә багана башындагы радиодан Салават Фәтхетдиновның әллә кайчангы җырлары яңгырый...

Күңел ачу чараларыннан — теләге булган кеше дөядә һәм понида йөри ала.

Егетләр, кызлар волейбол уйнарга мөмкин.

«Башыма басмагыз...»

Мондагы халык! Сабантуемыни! Бәләкәй генә урын табып, одеялымны җәеп куйдым да, бераз кызынып алгач, суга кереп бара идем, кызынып кап-кара булган бер абзый: "Башыма басмагыз", — дип кычкырды. Йөрергә урын булмагач басуың да мөмкин. Көне буена прокатка ике кешелек чатыр (палатка) да алырга була — 300 сумга.

Шәһәр халкы ял итүчеләрдән булдыра алган кадәр акча "савып" калырга тырыша. Безнең хуҗабикәнең быел бер тапкыр да пляжга барганы юк икән әле! Эше тыгыз...

Кичке сәгать тугыздан төнге бергә кадәр биредә дискотека гөрли. Керү — 40 сум. Ерак түгел "Мельница" дигән дискотека бар. Биредә татарча көйләргә дә биергә мөмкин. Шулай булмыйча: ял итүчеләрнең күбесе татарлар бит!

Тозга гына байлар

Соль-Илецк халкы бик ярлы яши. Шәһәр дигәне — зур авыл. Бер урамнан икенчесенә халыкны "Газель" ташый. Таксида йөрү бәясе нибары 50 сум. Юл йөрү кагыйдәләрен белү мәҗбүри түгел. Бордюр, тротуарлар гомумән юк.

Бирегә килеп өч көн узуга кайтасым килә башлады. Ләкин кайтып булмый, чөнки билетка кире кайту хакы да кергән, шунсыз алып бармыйлар. Монда бер атна торырга кирәк.

Ниһаять, өйгә кайтыр көн килеп җитте! Иртәнге алтыда вокзалга юнәлдек. Безне алып кайтасы 6 автобусның 4 се генә килгән. Китте ызгыш, кычкырыш. Берәүнең дә каласы килми, чөнки акчалары түләнгән, ә утырып кайтырга урыннар җитми. Халыкны сарык көтүе кебек бер автобустан икенчесенә куып тик йөртәләр. Ниһаять, сыйган кешеләрнең утыра алганнары утыргач, урынсызлары ятып кайтты. Әйе, ятып — автобус артында өелгән матрацлар өстенә. Анда да сыймаганнарга идәндә урын табылды. (Тагын кайчан шулай "күңелле" итеп кайтыр идең әле?!)

Чаллы шәһәре эшмәкәре Дәүләтов Илдус Рәшит улы, Сез бу хәлләр турында беләсезме? Тозлы күлгә пассажирлар ташу "йөге"нең күп өлеше сезнең җаваплылыкта бит.

Миңа: "Тагын барасың киләме? Әйдә алып барам", — дисәләр, мин: "Юк, бармыйм. Теләсәгез барыгыз: сентябрьгә кадәр өлгерәсез әле", — дип җавап бирәчәкмен. Татар мәкалендәге Әчтерханга бару шушыдыр инде.

Гөлназ Әхтәмова, ТДГПУ студенты.

“Татарстан яшләре” газетасында басылган, №22 (11032) 21 август 2007 ел.

Категория: Разное | Просмотров: 3552 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 2
1 Искандар  
0
торак бер кешегә 120- 130 сум гына түгел шул. 1 кешегә 1500
машиналарны бушка да куеп була
пляж вообще бушка
Оренбургтан 70 чакрым дыр, ә Азнакайдан нычә икәнен беләсезме соң? 680км, әле алай гына булса. үземнең барганнан чыгып яздым. алдашкан моны язган кеше

2 ilbyak-school  
0
Хәзерге вакытта акчалар артты бит инде!

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2007  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz