Суббота, 20.04.2024, 02:28:32   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2007 » Октябрь » 31 » Ак үлем белән күзгә-күз (булган хәл)
Ак үлем белән күзгә-күз (булган хәл)
13:49:35

Бәхәс кызды да кызды. Егет үзенең сөеклесен артык көнли иде шул. Кыз куркуга калды: Саматның күзен кан баскан, иреннәре усал кысылган...

...Самат Таҗикстанда хезмәт итеп кайтты. Света белән Саматтан сөю хатлары бер-берсенә очып кына торды. Хатлар сөю, наз белән тулы иде.

Ниһаять, өрлектәй ир кайтты: ике яшь йөрәк кавышты. Назга сусаган гашыйкларның башта барысы да яхшы кебек иде: тик соңрак кына Света егетенең элеккеге холкының нык кына үзгәргәнен абайлады. Баштагы сабыр, итагатьле, тыйнак, нечкә күңелле егетне Таҗикстанның эссе далалары шактый гына күңелен катырган иде. Әйтерсең, җен алыштырган – егет "шайтан суы”н яхшы гына куллана башлаган – ничектер бер яхшы гына "төшергән” көнендә җан дустына Таҗикстанда наркотиклар кулланганын сөйләп ташлады. Светаның йөрәгенә шом йөгерде: ак үлемне дус иткән кешенең гомере ничек моңсу тәмамланганын аңлый иде. Рухы сынган, ихтыяр көче булмаган кеше көрәшергә көч тапмый, тормыш упкынына тәгәри. Самат Таҗикстанда булган маҗараларын сөйләргә ярата иде. Кыз шул мизгелләрдә ихтыярсыз аның тәнендәге җәрәхәтләргә, киселгән урыннарга игътибар иткәли. Светаның бетмәс-төкәнмәс сораулары җавапсыз кала. Ә беркөнне зажигалканы сүтеп эчеп утырганын күргәч, бөтенләй өнсез калды.

Менә хәзер дә бәхәс талашуга, ә аннан соң гаугага күчте. Алар бер-берсенә ямьсез сүзләр әйтештеләр. Егетнең мәгънәсез көнләшүеннән, талавыннан кыз тәмам гарык булган иде. Кайчан кечкенә талаш билгеләнгән чикләрне үтеп китте – беркем дә абайламый калды: Самат лезвие тотып Светага килә башлады, кызның өстенә әйтерсең бозлы су сиптеләр, ул соры күзләрен зур ачып, егеткә карады. Бер... ике секунд...шул арада кыз битен каплап өлгерде, юкса битен үткен лезвие телеп кенә төшерә иде. Кулдан тамчылап кызыл кан тама башлады. Шок хәлендәге кыз авыртуны сизмәде, әгъзаларын куырып алган куркудан акырып җибәрде, елый башлады – егетнең канын кайнатырга шул җитә калды. Кулына пычак тотып, ул Светаны куа башлады. Аның беләген берничә урыннан сызып җибәрде, ике җәрәхәте аеруча тирән иде. Мондый вәхшилек, имансызлык, кансызлыкны ужас киноларында гына күреп белгән йомшак күңелле, нәфис зат куркудан, авыртудан, шарлап аккан каннан куркып, калтырана башлады. Тик үзеңне тиз кулга алырга кирәк иде, тагын чәбәләнсә, акылдан шашкан егет суярга да күп сорамас. Егет канны күргәч, ныграк ярсыды, Светаның кулларын артка бәйләп, үзенчә "тоткын” ясап, мәсхәрәләргә, мыскыл итәргә тотынды. Урындык алып, кыз каршына килеп утырды, явыз елмаеп, пычак белән үзенең тәнен "тунарга” кереште. Светаның тәннәре чемер-чемер килде, йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып, тарсылдап типте. Берничә тапкыр бөтен тәне белән калтыранып куйды. "Акылдан шашмаска иде!!!”– дип уйлады ул. Самат кулларын, аякларын кискәләде, бүлмәгә әчкелтем кан исе таралды. Егет яраланган җанвар кебек канга батты. Света, башын иеп, тынын чыгармыйча, авыр уйлар дәрьясына бирелеп, "бәйдән ычкынган” егетенә карамаска тырышып утырды. "Ни өчен? Ничек чыгып качарга? Үтермәсә ярар иде, йа Аллаһым!” – кабат-кабат шул сораулар миен бораулады.

Кызның тып-тын утырганын күргәч, егет тә тынычлана башлады, Светаның каршысына утырып, үзенең ничек аны яратуын, саф хисләрен аңлатырга тотынды. Акланды, аның бу дулавы наркотиклар тәэсиренең нәтиҗәсе, имеш. Иң яхшысы – аны котыртмаска, дип уйлады "тоткын”. Самат калтыранып утырган кызның кулларын чиште, энә-җеп алып килеп, яраларын тегәргә боерды. Кыз кулына беренче эләккән ниндидер духи белән дерелди-дерелди яраларны чистартты, аннары пөхтә, сак кына (ни хәтле күңеле болганмасын) җәрәхәтләрне текте. Шуннан соң да чыгып китәргә җай чыкмады. Самат ике тәүлек буе йокламады, чыгып качмасын дип, хәлдән тайган кызны саклады.

Ул арып йоклап киткәч тә, Света өстенә бушлат , башына шарф элде, аягына итек киде дә чыгып йөгерде. Бушлат эчендә юка бер халат кына иде...

Элек ул күршеләргә кереп, бөтен хәлне бәйнә-бәйнә сөйләде, һәм урамга чыгып чапты. Светаны уйлар өере, курку хисе биләп алган иде. Ике тәүлеккә сузылган мәгънәсез "тоткынлык”, язмышының кыл өстендә торуы аны хәлсезләтте.

Инде яшәүгә өмет калмаган кебек иде. Башка беренче килгән уй – кадерле әнисе булды. Шәфкатьле ана яшәгән авылга барып җитү өчен иң кыска юл – урман аша җәяү чыгып, электричкага утыру. Менә ул өмет – еракта, каралып торган урман сурәтендә. Кыз үзен белештермичә, шунда йөгерде. Суык аны куырып алды, тик ул аны уйларлык хәлдә түгел иде. Бу чытырманлык аны кочып алыр да, бөтен куркынычтан саклар кебек тоелды. Итек эченә салкын кар тулды, аякны өтеп алды, ә Света йөгерде дә йөгерде. Самат уянганчы качарга кирәк!!! Шул бер уй аны бары алга этәрде. Ә суык әкрен генә яшь, нәфис тәнне үз кочагына ныграк ала барды. Аяклар әйтерсең меңләгән янып торган күмерләр өстендә басып тора, ә бияләйсез кулларны энәләр кадаган кебек булды. Алдакчы кар өстән каты кебек булса да, аякларны үзенә суырды. Кызның адымнары салмакланды...

...Ерткыч үзенең корбанын ярылып яткан эздән таба, диләр. Светаны да Самат итек эзләреннән эзләп тапты. Чәченнән йолкый-йолкый: "Тагын сөяркәң янына бара идеңме? Урманда очрашырга сөйләштегезме? Экзотика җитмиме?” Тагын теләсә нәрсә кычкыра-кычкыра, ул өшүдән, куркудан калтыранган кызны өстерәде.

Шул вакыт Светаның күзендә өмет чаткылары ялтырады, каршыга участковый һәм аның ярдәмчеләре килә иде. Егет кача башлады, аны куып тоттылар.

Рәхмәт күршеләргә, дулкынланган кызның коточкыч вакыйгасын тыңлаганнан соң, алар милициягә шалтыратканнар.

Света Чокыр поселогын мәңгегә оныту максаты белән барлык әйберләрен җыеп, әниләре янына кайтып китте. Ә Саматны җүләрләр йортына яптылар.

Хаббанова Эльвира (Әбделвәлиева) 26.10.2007
(1999 нчы чыгарылыш).

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 3107 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Октябрь 2007  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz