Пятница, 19.04.2024, 23:20:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 8
Гостей: 8
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2007 » Декабрь » 21 » Бер яралгы тарихы
Бер яралгы тарихы
16:38:07





Күземнең нуры син
Үземнең кызым син...


Бишек җыры


Автордан: исемнәр үзгәртелде.



15 август, 2007 ел. Мин бүген яралдым. Ура!!! Әлбәттә, әле мин су тамчысы гына, тик минем уйлавымча, КЕШЕ дип аталырга минем дә хокукым бар кебек. ИНШАЛЛА, тугыз айдан мин туачакмын! Әтием белән әнием бу хакта әле белмиләр. Ничек алар шатланырлар!


7 сентябрь. Сөенче! Бүген газиз әнием минем барлыгымны белде! Аптекага кереп, чиратка басу белән, мин аның тест алырга җыенганын аңладым. Әнием бик сөенде. Әтиемнең эштән кайтуын көч-хәл белән көтеп алды. Шундый зур, олы вакыйганы телефон аша әйтмәс бит инде. Минем әнием бик тә нечкә күңелле, хисчән кеше. Кызык, мин дә шулай булырмын микән? Әтием эштән кайткач, ул, дулкынланудан бармакларын шартлата-шартлата, елмаюын яшерә алмыйча, шундый олуг серне башкалар ишетмәсен дипме, әтиемнең колагына сак кына үрелеп, “безнең балабыз булачак”, – дип пышылдады. Әтием сөенеченнән әниемне алсу битеннән үбеп алды, зыр-зыр әйләндерергә тотынды. Әни чырылдап: “Тукта, баланы кысасың”, – дигәч кенә төшерде. Шулай булмыйча – кечкенә генә МИН – ул әтиемнең зур хыялы...


19 сентябрь. Бүген миңа инде 5 атна. Мин 7-8 мм озынлыкта ( 1 см да юк) – зур инде. Минем балыкныкы шикелле (плавник) кулларым бар; йөрәгем формалаша, кыскара; әкренләп күрү һәм ишетү органнарым формалаша, үпкә, ашказаны асты бизе барлыкка килә.


Әле малаймы, кызмы булачагымны мин белмим – АЛЛАҺ белә.Әти-әниемә дә барыбер. Алар бары сәламәт бала тусын иде, дип телиләр. Минем әти-әнием шундый яхшы – мин аларны бик тә яратам. Әнием ни генә теләмәсен (авырлы хатын-кызның теләгенә каршы төшергә ярамый) – тозлы кыярмы, арбуз, киви, ысланган балык, кыздырылган тавыкмы – әтием ялт! алып кайта. Бер көнне йокларга ятар алдыннан туңдырма телим, дигәч тә, әтием кибеткә чыгып китте.


1 октябрь. Нишләптер, әти белән әни еш ачуланыша башладылар. Аларга карап мин кайгырам. Белсәгез сез минем үземә урын таба алмый әйләнгәнемне-тулганганымны! Рәхимле әнием артык дулкынлана башласа, миңа бигрәк тә авыр. Мин әйткән идем инде, әнием артык хисчән, бар нәрсәне дә йөрәгенә якын ала, дип. Ә авырлы вакытта алар икеләтә хискә бирелүчән булалар. Әз генә әтием әниемә ошап бетмәгән сүз әйттеме, әнием еларга тотына, бертуктаусыз әтием ни эшләргә тиеш – барсын да аңарга бәйнә-бәйнә аңлата, өйрәтә. Әтием башта сабыр гына тынычланырга куша. Ә аннан соң алар әйткәләшәләр.


Мин инде күп нәрсәне аңлыйм, мин бик тиз үсәм – минем кечкенә генә битем бар, авыз, борын, колак уемнары беленә, башым әле зуррак, аягым һәм кулларым да үстеләр инде. Мин 2-3 см озынлыкта, 13 грамм авырлыкта.


3 октябрь. Бүген әнием һәм әтием нык кына ачуланыштылар. Белдем инде - әни әти телефонында чит апаның исемен күргән. Телефонын яшереп куйды (аяк киеме эченә). Әнием бик көнчел. Әтием матур апаларны ярата. Шуңа да карамастан, алар иң әйбәт, иң яхшы әти-әни. Минемчә, шулай – кешенең бер тискәре ягы өчен генә кешене бетереп атып булмый. Ә аның яхшы яклары күпме! Һәрвакыт шуны уйларга кирәк. Нинди якты, җылы, мәрхәмәтле, тырыш, уңган кояшта да кара таплар бар! Аңа карап кына бер кеше дә кояшны яратудан туктамый.


Монда бик тә рәхәт, әниемнең җылы, туклыклы, рәхәт эчендә тик тирбәлеп ят! Ә АНДА, ТЕГЕ ДӨНЬЯДА тагын да рәхәтрәктер. Кояшның җылысында, җилнең рәхәт кенә, сак кына битне сыпырып үтүендә, саф һаваны бөтен үпкәне тутырып иснәүдә, кошларның сайравы колакны иркәләүдә, АЛЛАҺ барлыкка китергән миллионлаган гаҗәеп төсләрнең, искиткеч матурлыкны күрә белүдә күпме бәхет!!! Шуларны күрергә күз, тоярга күңел сафлыгы, сизәргә күркәм, камил тән әгъзалары насыйп кылган АЛЛАҺка мең рәхмәт кенә укырга бит, югыйсә! Менә мин әнием белән әтиемә: “Талашмагыз, һәрбер көннең рәхәтен күреп, бәхетен тоеп яшәгез, сез бәхетле бит”, – дип кычкырам. Кызганыч, ишетмиләр.


4 октябрь. Бүген кадерле әниемнең эче авыртты. Мин үземне гаепләдем. Кичә күбрәк дулкынландым. Ә ул үзен һәм әтине гаепләде. Безне “скорый”да алып киттеләр. Ул 413 нче палатага эләкте. Монда барлык апалар да үзләренең туачак бәбиләрен саклыйлар. Күбесенең бер вакытта – язның иң садә аенда – майда – котырып шомырт, чия чәчәк аткан вакытта туачак нарасыйлары. Нинди сөенеч! Мин алар белән киләчәктә бергә уйнап йөриячәгемне күз алдыма китерәм дә, шатлыгымнан нәни-нәни аякларым белән тибенеп тә куям хәтта. Әнием палатада еш кына Алия һәм Мәдинә исемле кыз белән аралаша. Алар бер-берсенә хыялларын сөйлиләр, безнең турында берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сорау яудыралар, кайчакта мәшәкатьләре турында зарланалар. Миңа көлке. Юк кына әйбердән зур мәшәкать тудыралар. Әнием еш кына әтиемә шалтыратып, аны өйрәтә, сораша, көнләшүен яшерми. Палатада Мәдинә намаз укый. Ул еш кына әниемә: “ Тыңла әле, Гүзәлия, һәрвакыт иреңне талама. Көнләшүнең яхшылыкка китергәне юк, ирне бит хөрмәт итәргә кирәк. Менә әле үзеңә аш пешереп китергән, бөтен кешенең ире ашарга әзерләп йөрми.” “Бу безнең банка түгел ич, кызлар, каян алган ул аны? Сөяркәсендә әзерләгәндер әле,” – дип каршы төшә әнием. Аңа җавап итеп Алия: “Ир-ат түзә, түзә дә, талауга түзә алмыйча, махсус хыянәт итә башлый. Туктат ул эшеңне. Үкенергә туры килмәгәе,”- дип өзеп куя. Палатада Алия иң өлкәне. “Мин аны бик яратам шул кызлар, аңардан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Көнләшәм шуңа,”– ди әнием. Әкрен генә караватка ята да, сагышка чума.


15 октябрь. Мин үскәннән-үсә барам. Ике көннән соң тугыз атна була. Әниемә әйттеләр, акушер срогы белән 11 атна була, диделәр. Шәфкатьле әнием мине саклап калдырыр өчен бик тә тырыша, аны шифаханәдән чыгардылар, хәзер ул көндез уколлар кадатырга йөри.


Минем әнием кебек уңган, булдыклы, акыллы, ә әтием кебек сабыр, итагатьле, эчкерсез буласым килә.


22 октябрь. Мәрхәмәтле әнием инде эшкә йөри башлады. Иртән әтием белән бик җылы хушлаштылар. Бу атнада алар УЗИга бергәләшеп нәни кызчыкларын ( АЛЛАҺ теләге белән, мин – кыз булачакмын!) караячаклар. Сер итеп кенә әйтәм, мин тәти җиремне күрсәтмәячәкмен, кем булуымны хәзергә белмәсеннәр!


Мин бүген гүзәл төшләр күрдем.Әйе, әйе, нарасый, сабый балалар әле әниләренең сөйкемле эчләрендә яралгы хәлендә булганда да төшләр күрәләр. Миңа иксез-чиксез далалар, зур-зур таулар, йомшак чирәмле, хуш исле үләнле, чәчәкле болыннар, челтерәп аккан чишмәләр керде. Мин күбәләкләр белән куыштым, күке тавышына кушылып санадым, ә иң зур сөенеч – әнием бер кулымнан, әтием бер кулымнан тотты да, без өчебез йөгердек, хәлдән таеп егылгач, зәп-зәңгәр күккә карап, берән-сәрән күренгән болытларны санадык, аларны төрле хайваннарга охшаттык. Аннан әнием миңа болын чәчәкләреннән тәкыя үреп бирде, ә әтием җилкәсенә утыртып йөртте. Мин наян колыннарның шаярышып, уйнаклап чабышуына карап куандым. Без бик бәхетле идек.


Күп булса, 26-28 атнадан соң мин дөньяга киләчәкмен, АЛЛАҺ бирсә. Һәзер миңа 10-12 атна.


23 октябрь. Бүген әти төнлә белән генә исерек кайтты. Аның битендә помада эзләре иде. Әнием белән алар нык кына ачуланыштылар.


24 октябрь. Кадерле, шәфкатьле әнием әтиемә аборт ясатачагын әйтте. “Без бергә булмыйбыз, кайда йөрдең – шунда кит, матур хатыннарың янына. Мине оныт”. Әниемнең соңгы сүзләре шул булды. Әтием: “ Балага кагылма, аның гаебе юк, кичер мине, кичерә алсаң. Бүтән ул хәл кабатланмас...Мин бит сине һәм туачак балабызны яратам,”- дип тәкрарлады әти. “Абортны синең аркаңда ясатам. Миңа “сул”га йөри торган ир кирәкми, сине башкалар белән бүлешәсем килми. Бала атасыз үсәргә тиеш түгел.Ничек бала теләгәнемне белә идең,” – дип өзде әнием.


Минем тәннәрем куырылды. Ышанасым килмәде. УЛ БИТ МИНЕМ ӘНИЕМ. ГАЗИЗ ӘНИЕМ. Ул иң яхшы, иң әйбәт әни. Әнием, үтермә мине, дип ялварды бала...


Гүзәлия 413 нче палатада бергә яткан Мәдинәгә шалтыратып, бар нәрсәне бәйнә-бәйнә сөйләде һәм аборт ясатачагын әйтте. Мәдинә: “Бала үтерү – зур гөнаһ. Талашуга сылтау итеп, иреңә үч итәм дип кенә, бала җанын кыя алмыйсың. Ничек үз балаңны үтерергә кулың күтәрелә? Син бит яшисең, исән-сау, әниең аборт ясатып сине үтермәгән, ә АЛЛАҺ бүләк иткән кеше гомерен кисәргә ни хакың бар?” – дип озак аңлатты. Яңадан мөселман кыз смс-хат җибәрде: “Зинһар, үтермә балаңны. Бик нык үкенерсең. Зур хата, гөнаһ эшлисең, кире уйла.”


Аннан соң да алар озак бәхәсләштеләр. Мәдинә әниемне УЗИга барырга күндерде : “ Иреңә балагызны күрсәт, аңлат, башка алай эшләмәс, үзең дә нарасыеңны күрерсең”. Газиз әнием теләр-теләмәс кенә ризалашты.


ИНШАЛЛА, әнием УЗИда мине күргәч, кире уйлар, мин аңа нәни тәпиләрем белән тибенеп күрсәтермен, кечкенә бармакларым белән сәлам юллармын, син мине тагын да ныграк яратырсың, әнием. Син һәм әтием минем өчен иң кадерле кешеләр. Мин бары тик сезгә генә ышанам. Син мине үтермәссең, мин сиңа ышанам.


Кич белән УЗИга керәм, дигән әнием, УЗИ кабинетын узып китте. Кадерле әниемне горурлык, тәкәбберлек биләп алган иде. Кимсетелгән хисләре, әтигә булган ачу, үпкә – барысы бергә үч алу теләген тудырды.Әтиемә шалтыратмады. Әти аңа шалтыратканда, ул телефонын алмады, гел сүндереп куйды.


Врач белән сөйләштеләр дә, әниемне ак халатлы кешеләр операционныйга алып кереп киттеләр.


Мин аңладым – БЕТТЕ. Бу – минем үлемем. Берни дә үзгәртә алмаган кешенең нинди аяусыз хәлдә калганын аңлыйсызмы сез? Юк, аңламыйсыздыр. Абортка мәҗбүр ителгән “ТУМАГАН ҖАННАР” – корсакта ук туралган нарасыйлар аңлый. Саубул кояш, саубулыгыз ак болытлар, күбәләкләр, яшел хәтфәдәй чирәмнәр, бер кайгысыз чабып йөргән колынкайлар – сез минем мәңге төшләремдә генә калырсыз – хушыгыз!!!


Әниемә авыртмасын өчен наркоз ясадылар. Үткен хәнҗәр мине ботарларга дип, минем җылы куышыма керә башлады. Мин соңгы тапкыр бөтен көчемә артка талпындым һәм тавышсыз өн соңгы тапкыр тынлыкны ярды: “Әнием, минем яшисем килә!!!”


413 нче палатада бергә яткан мөселман кыз Мәдинә Гүзәлиягә смс-хат җибәрде: “УЗИ үттегезме? Барысы да яхшымы? Кем – кызмы, малаймы?”


Хаббанова Эльвира (Абдулвалеева), 25 октябрь, 2007 ел

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 3259 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2007  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz