Четверг, 25.04.2024, 22:56:08   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2007 » Декабрь » 25 » Туган ягым
Туган ягым
17:32:14

Давылдан соң


Дөньясына ләгънәт укыгандай,
Авылымда купты өермә.
Ашыга-ашыга түбә өслекләрен
Тотынды ул күккә чөяргә.


Бабам истәлеге топольләрнең
Кыеп кына үтте башларын.
Күтәреп атарга теләгәндәй,
Ялап йөрде нигез ташларын.


Өянкеләр түзә алмый сынып,
Ут чыбыкларына ташланды.
Ә чыбыклар авыр ботакларны
Өзелде дә җиргә ташлады.


Күкнең йөзен яшен телеп узды,
Күк күкрәде, акты ташулар.
Әйтче, Хода, синең кешеләрдә
Нинди рәнҗеш, нинди ачу бар?


Авыл утсыз калды, урамнарны,
Бакчаларны ботак каплады.
Дога укый-укый, ялгыз әби
Кабызырга шәмен тапмады.


Капшый-капшый намазлыгын алды,
Кулын сузып тәүбә сорады.
Үлгәннәргә догаларын кылды,
Исәннәргә бәхет юрады.


«Авылдашлар исән-имин булсын,
Афәтләрне бирмә, Ходаем.
Ачлыкларны күрдек, агызып алып
Китә күрмә арыш, бодаен.


Балаларым нишләп йөри икән?
Китереп бер көн, зинһар, уңаен,
Күңелләрен туган нигезләргә
Беркетеп куй сана, Ходаем.


Миндәй ялгызларга сабырлык бир,
Сәламәтлек, җанга тынычлык.
Бу дөньяда без бер кунак кына,
Хәлдән килгән кадәр тырыштык».


Догаларын кылып бетергәчтен,
Тәрәзәгә килеп сыенды.
Давыл тынды, яңгыры да узды,
Җир-Ана да суга туенды.


Тик афәттән гаҗизләнеп калган
Топольләрем утыра тын гына.
Алар йөзендә чагыла күк миңа
Сары сагыш, сары моң гына.


Җирдән ботакларын җыйган чакта,
Нидер тетрәндерде күңелне.
Топольләрнең әрнүләре бүген
Жаннарыма күчә түгелме?


Туган җирнең һәрбер төк бөртеге
Җаным белән, ахры, тоташкан.
Топольләргә карап сызлый җаным
Ничә көннәр инде тоташтан.


Югалтулар, югалтулар...


Мин дөньяга килгән нигез
Төшләремдә чакыра.
Сиңа кайтам, кичер мине
Атам-анам хакына.


Тормыш мәшәкате белән
Гомерләр узылган ла.
Үпкәләмә очрашулар
Озакка сузылганга.


Синдә күпме югалтулар,
Сагышларым сакланган.
һәрбер урам тыкрыкларың
Таныш сабый чаклардан.


Ком тавының зирекләре
Дәшә яшьлеккә таба.
Җитез уйлар сөйгәнемне
Каршы алырга чаба.


Юкса беләм: аның белән
Күптән өзелгән арам.
Яшьлегем юллары буйлап
Һаман янәшә барам.


Тегермәннең буасында
Көймәдә йөзеп йөрим.
Беркем белмәгән серләрем
Тик аңа гына сөйлим.


Клуб ташларына сеңгән
Дәртле тальян көйләре
Шул көйләрдә тибрәлә күк
Авылымның өйләре.


Урамнарың танымаслык,
Әрсез кычыткан сарган
Инешеңдә кечерәйгән,
Ярлары гына калган.


Бактың исә, буаның да
Суы чыпчык тезеннән.
Сары сагыш саркып чыга
Авылымның йөзеннән.


Югалтулар, югалтулар...
Күңелләрем тулы моң.
Табышларым кая йөри,
Табышларым кая соң?


Монда бабамнар нигезе,
Атам-анам моңнары.
Монда минем сагышларым,
Шатлыкларым чыңлады.


Таралып беткән авылым,
Ауный нигез ташларым.
Авыр булса да, шушында
Калган авылдашларым.


Бабамнардан калган мирас
Топольләр,өянкеләр.
Моң тулы буш тәрәзәләр
Кояшка кайчан көләр?


Алтынсу төскә кергән


Сары шәл япкан каеным,
Сары иңгән йөзеңә.
Кызыл миләш тәлгәшләрем
Тутырып карый күземә.


Сибелгән чаганнарыма
Кояшның алсулыгы.
Җилләремә дә күчкәндәй
Көзләрнең ярсулыгы.


Усакларым толымнарын
Алтаема белән үргән.
Күрче, абагаларым да
Алтынсу төскә кергән.


Кояш та уңып саргайган,
Җәй төсе яшел келәм.
Каршымда сары яфраклар
Вальс бии җил белән.


Алар шулай сабыр гына
Җәй белән саубуллаша.
Күрешергә өмет баглап
Чәчәкле җәйләр аша.


Карап тора кышларым


Яшел каен толымына
Чеметеп сары сипкәннәр.
Усакларга, өрәңгеләргә
Кызыл калфак чиккәннәр.


Балан, миләш тәлгәшләрен
Үзенә бер төскә буяп,
Сөенеченнән сикергәләп,
Көз йөри урман буйлап.


Асылынып, бүселенеп,
Риза булмаган кебек,
Болытлар салкын күз яшен
Узалар һәркөн түгеп.


Урманнарым, авыр сулап,
Озаталар кошларын.
Көзнең сары күзләреннән
Карап тора кышларым.


Ноябрь бураннары


Ашыга-ашыга карлар ява,
Соңладык дигән кебек.
Бөтен дөньяны каплаган,
Әйтерсең ап-ак күбек.


Шул күбектә чайкый кебек
Керләнгән урамнарын.
Көзге болыннар өстенә
Япкан ак юрганнарын.


Яшел күзен сөртеп, үлән
Карый күбек эченнән.
Җәйләргә йөгерер иде,
Җитсә әгәр көченнән.


Салкын җиле агачларның
Сыйпый пеләш башларын.
Уятырга теләгәндәй,
Йолкый кыя ташларын.


Көзге киемнән калтырап
Утыра урманнары.
Рәхәтләнеп кар тузгыта
Ноябрь бураннары.


Бәхетләр көткән җирем


Игеннәр иккән җирем син,
Печәннәр чапкан җирем.
Бәхетемне бер югалтып,
Яңадан тапкан җирем.


Сабый күңелемне рәнҗетеп,
Сагыш уяткан җирем.
Әткәм, әнкәмне бик яшьли
Әрнеп югалткан җирем.


Җиде кат күкләргә менеп,
Яр сөеп йөргән җирем.
Җанымны канатып, ярым
Ятларга биргән җирем.


Кайнап чыккан чишмәләрнең
Суларын эчкән җирем.
Татар теле, ислам дине
Күңелемә күчкән җирем.


Улым, кызым, оныкларым
Тәгәрәп үскән җирем.
Кайгыларны, шатлыкларны
Чүмечләп эчкән җирем.


Печәннәр чапкан җирем син,
Игеннәр иккән җирем.
Гомеремнең иң гүзәл чоры
Куеныңда үткән җирем.

Төшенкелеккә бирелми
Бәхетләр көткән җирем.


Мин иң гүзәл татар кешесе


Милләтләрнең була үз илләре,
Татарстан − минем үз илем.
Милләтләрнең була үз телләре,
Татар теле − минем үз телем.


Бабамнардан калган мирас булса,
Әниемнән алган бүләк ул.
Кемнәргәдер, бәлки, кирәк түгел,
Миңа газиз, һәрчак кирәк ул.


Тәнемә җан иңгән чакларда ук
Йөрәгемә кереп уралган.
Бу дөньяга аваз салганнан соң,
Бишек җырым булып ул калган.


Мулла бабаем да үз телемдә
Татарчалап кушкан исемем.
Шушы көннән башлап, шушы җирдә
Мин иң гүзәл татар кешемен.


Үз илемне язсын якларга да,
Үз телемдә язсын сөйләргә.
Татар булып килдем шушы җиргә,
Татар булып язсын үләргә.


Сагынуларга юк дәва


Шифалы су, һәрбер иртә
Сәламли алсу таңың.
Синдә рәхәт, үпкәләмә,
Авылда йөри җаным.


Без бит авылда туганбыз,
Кендек шунда береккән.
Күңелдәге сагышларны
Шушы авыл эреткән.


Синдә рәхәт, һич сүзем юк,
Бик әйбәт кешеләрең.
Алтын бәясенә тора
Бүлмәдәш күршеләрем.


Табын тулы ризыкларга
Карасаң исең китә.
Дәвалаучы кызларыңның
Шифасына ни җитә!


Ярты сүздән аңлап тора
Мине табиб кызларың.
Тик барыбер төшкә кереп,
Дәшә кайтыр юлларым.


Урап йөрим төшләремдә
Ком тавы итәкләрен.
Сабый сыман, әниемнең
Кулыннан җитәкләдем.


Мөхәммәй чишмәләреннән
Учыма сулар алдым.
«Саумысыз, авылдашлар», − дип,
Иңнәргә кулым салдым.


Инеш , су көзгегә карап,
Таллар бөдрәсен тарый.
Колач җәйгән зирекләрем,
Камышларым да таный.


Әй, Шифалы су курорты,
Синдә оҗмах, бик беләм.
Үпкәләмә, төшләремдә
Яшим авылым белән.


Сагынуларга дәвалар юк,
Сабырлык бирче, аллам.
Оҗмахлардан тәмугларга
Сикерер халәттә балаң.


Сөенде авылдашлар


Туган нигезгә кечкенә
Бер өйчек ясап куйдык.
Туган нигезнең җылысын
Нәкъ шушы көнне тойдык.


Әй, сөенә авылдашлар,
Нигезгә җан инде дип.
Читтә йөреп туйгансыздыр,
Ташлап китмә инде дип.


Кемдер кереп дога кыла,
Хәерле нигез булсын.
Сезнең өчен бу нигездә
Бәхетләр тигез булсын.


Кемдер карават, урындык
Күтәреп алып килә.
Электән авыл кешесе
Булганын уртак бүлә.


Кемдер сөт-катык китерә,
Кемдер дәшә мунчага.
Хәл белгән авылдашлардан
Бушап тормый бусага.


Әнием телгә алына,
Үткәннәргә бәйләнеп.
Җомагыл бабам да кайта
Нигезенә әйләнеп.


Әй сөенде авылдашлар,
Мин кайту бәйрәм булды.
Кечкенә генә өйчегем
Шатлыклар белән тулды.


Әйтер идем


Күкнең төбе төшкән сыман,
Килә дә ява яңгыр.
Яумаса нәрсә була соң,
Нинди тынычсыз җандыр!


Шул яңгырны сүгә-сүгә,
Атлыйм сазлама юлдан.
Бераз гына кояш чыгып
Җылытса нәрсә була?


Әйтер идем, шул болытың
Ник каплый кояш йөзен,
Күрсәтергә теләгәндәй
Бөтен дөньяга үзен?


Җил, көтүче малай сыман,
Болытны куып йөри.
Ә болыты, елый-елый,
Күксел чапанын сөйри.


Бу көн әгәр рәсем булса,
Мин ертып атыр идем.
Яңгырның краны булса,
Шундык туктатыр идем.


Сизә җан, сизә күңел


Исәнмесез,ак каеннар,
Нихәл соң, чыршыларым!
Саумысыз, таныш һәм таныш
Булмаган юлчыларым!


Саумысыз, шифалы суның
Урманы,болыннары,
Минем өчен могҗизалы
Иң гүзәл урыннары!


Текә ярдан йөгерешкән
Карама юкәләре,
Җитәкләгез каен кызын,
Калмасын үпкәләре.


Нихәл сез, елгага илткән
Таш баскычлы юллары,
Ярларны кочып назлаучы
Йомшак Кама сулары!


Дулкыннарның җырын тыңлап
Тынып калган ярлары,
Мәхәббәт хисендә янып
Йөри торган парлары!


Бар да бердәм җавап бирә,
Нихәл дигән шикелле.
Сөенеп, Кама дулкыннары
Учларыма сикерде.


Саумы, татар баласы, дип
Аякларымнан үпте.
Ашыга-ашыга, сәламемне
Балыкларына илтте.


Балыклары сикерешеп
«Саумы», − дип җавап бирде.
Дулкыннары, йөгерешеп,
Кабат яныма килде.


Шушы сүздән үз иттеләр,
Сизә җан, сизә күңел.
Димәк, җиһан, син балаңа
Барыбер битараф түгел.


Кай тарафка аваз салсам,
Кайтавазын ишетәм.
Минем сине яратуым
Күчкән каен бишектән.


Әниемнең күкрәк сөтеннән,
Тәпи баскан җиремнән.
Татарстан дип аталган
Гүзәл татар иленнән.

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 5365 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 4.7/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2007  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz