Четверг, 25.04.2024, 21:49:48   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2008 » Март » 29 » Яшәү мәгънәсе
Яшәү мәгънәсе
16:08:02

Автор
турында

Рөстәм Зәкуан (Рөстәм Газизҗан улы
Зәкуанов) 1957 елда Азнакай районы Үчәлле авылында
туган.

1975—1980 елларда Казан дәүләт университетының
журналистика бүлегендә укый.

1980—1985 елларда туган
авылында партия оешмасы секретаре, колхоз рәисе урынбасары булып
эшли.

1985—2000 — «Янтарь» совхозы
директоры.

2000—2001 — «Татнефть» берләшмәсенең
эшчеләрне тәэмин итү идарәсе директоры
урынбасары.

2001-2004 — Азнакай районы хакимияте
башлыгының беренче урынбасары була.

2004 елның
мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайлана,
икътисад һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары булып
тора.

Татарстан Республикасының атказанган авыл
хуҗалыгы хезмәткәре.

Хатыны Фәния Вәкил кызы
Зәкуанова Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын
тәмамлагач, 1979 елдан бирле мәгариф системасында
эшли.

Кызлары Айгөл — Татарстан радиосы журналисты,
кияүләре Алмаз белән оныклары Әмирәне үстерәләр. Уллары
Айваз — студент.

 

Өмет

Йортым читтә иде минем,
Гомерне үткәрмәдем.
Язмыш кайда ташласа да,
«Мин — татар!» дип яшәдем.

Авыл кордым кабат җирдә,
Кырында чәчтем икмәк.
Ачтым татар мәктәпләрен,
Халкыма булгач кирәк...

Төрле булды заманнары...
Татар дип каксалар да,
Татарлыктан һич качмадым,
Якадан алсалар да.

Милләт диеп яшәсәм дә,
Тынычлык юк күңлемдә.
Күпме кардәш бүген җирдә
Язмышын яза читтә.

Күпме кардәш ярдәм көтә
Бүген туган теленә.
Казан җыяр бөек халкын,
Дип яши гел өметтә!

 

Татар телем

Татар телем, ана телем,
Бабамнардан килгән сүзем.
Гасырлардан яна-көя,
Исән калган гүзәл гөлем.

Күпне күрдең, газиз телем,
Дошманнарның җиңдең меңен.
Тере калдың, язсалар да
Гарәп, кирилл, латиннарда...

Явыз Иван яндырса да
Тарихымны учакларда.
Исән калдың дастаннарда,
Бабамнарның җырларында.

Кырымнардан сөрсәләр дә,
Шахталарда күмсәләр дә,
Саклап калдың үткәннәрне.
Шуңа яши татар иле!

Милләтемне син күтәрдең
Алтын Урда көлләреннән.
Кабат кочты Колшәрифе
Татар кызы Ханбикәне.

Тукаеңа бирдең илһам,
Такташларны син үстердең.
Сөргеннәргә сөрелгәндә,
Туфаннарга син көч бирдең.

Минтимердә синең акыл,
Илһамыңда синең моңың.
Мәңге яшә, газиз телем,
Туган телем — гүзәл мәкам!

 

Сабантуйлар — татар бәйрәме
(Сабантуй циклыннан)

Сабантуйлар җитә, сабантуйлар.
Халкым өчен хезмәт бәйрәме.
Татарларның изге йоласы ул,
Киләчәккә өмет бәйләме.

Төгәлләнгәч буразнада эшләр,
Салынгачтын соңгы бөртекләр,
Татар чыга шулай мәйданнарга,
Күңелләрдә тулы өметләр.

Сөрән суга яше-карты бүген.
Җигүле ат горур бизәлгән.
Торган җире төзек, мул булсын, ди.
Безнең татар шуңа өйрәнгән.

Тальян моңы сибелә урамнарда,
Моңлы җырлар чыга күңелдән.
Чал тарихы һаман ябык кала,
Ачы тәкъдир килә эзеннән.

Колгаларда уйный ак сөлгеләр,
Чукларында милли бизәкләр.
Чаптар атлар кебек ыргып тора,
Хезмәт сөя безнең егетләр.

Күзен бәйләп вата чүлмәкләрен,
Төгәллек бар безнең халыкта.
Үз җирендә әгәр хуҗа булса,
Яшәр иде татар муллыкта.

Мәйданнарны иңли көрәшчеләр,
Киң җилкәле алар тумыштан.
Гаделлекне сөя тынычлыкта,
Арысландай татар — сугышта.

Очар коштай ярсып атлар килә...
Тояклары тими җиргә дә.
Чыңгыз ханның оныклары бит без,
Тарих ята тирән эзләрдә.

Сабантуйлар бүген колач җәя
Татар булган һәрбер төбәктә.
Изге йолаларын саклау кирәк
Халкым өчен бүген бигрәк тә.

Сабантуйлар җитә, сабантуйлар...
Гасырлардан килгән тамаша.
Үткәннәрен халкым сакламаса,
Иртәгесе булмас лабаса.

 

Халык җыры

Җырла, җырла, диләр дуслар миңа,
Яңа дәртле көйне, җырларны.
Ә мин сузам моңлы халкым җырын,
Карыйм аның ерак узганын.

Халык җыры кайта гасырлардан,
Килә моңы аның бабамнан.
Дастаннарны утка яксалар да,
Тарих калган моңлы җырларда.

Кайчагында сузам «Карурман»ны,
Әткәм җыры — узган балачак.
«Каз канаты» телә җаннарымны,
Гүя әнкәй судан кайтачак.

Татарымның көчле рухын саклый
Тарихыбыз «Әдрән диңгез»дә.
Моң агыла сәхнәләргә сыймый,
Бар җиһанга гүя сибелә.

Олы юлда калган эзләремне
Сагынамын, салам көйләргә.
Халкым җырын саклый алсак иде
Бездән соң да җиргә килгәнгә.

 

Тарихларны яза бүтәннәр

Языла тарих, басыла китаплар,
Гәзит тулы төрле язмалар.
Ябык һаман архив капкалары,
Сукыр һаман безнең балалар.

Тарих булгач, хаклык булсын иде,
Кайтсын иде шанлы үткәннәр.
Ләкин бездә әле киресенчә,
Татар тарихын яза бүтәннәр.

Бүгенгәчә белми — бабасы кем?
Болгармы ул, хазар, кыпчакмы?
Мөһер суга урыс тарихчысы,
Хәл ителә татар язмышы.

Ел да языла тарих китаплары.
Без белмәгән яңа авторлар
Борып яза татар үткән юлны...
Чын тарихны кайчан язарлар?

Татар гына тартар кебек кала,
Кемдер язган сүзне кабатлый.
Гасыр капкаларын ача алмый,
Сүзсез генә һаман ул атлый...

 

Эзең калса

Бәндәләрне, диләр, яратылган
Туган җирдә газиз туфрактан.
Гомер тора эзләү, табышлардан,
Качып булмый ләкин язмыштан.

Тормыш юлы ничек бәяләнә?
Алтын белән, әллә көмештә?
Юктыр...
Эзең калса син киткәндә
Кеше бәяләрлек зур эштә!

Һәрбер таңга сөенеп яши белик,
Беркемгә дә кылмый хөсетлек.
Үзеңнән соң калса җүнле нәсел,
Миңа калса, шулдыр егетлек!

 

Иң зур байлыгым

Кайчак дуслар миңа әйтеп куя:
«Озак еллар «хуҗа» идең, — дип. —
Бардыр әле шактый чәчү җирең,
Кибетләрең бардыр синең?» — дип.

Тартмады шул күндем сәүдәгә,
Басуларым бүген урылган.
Башка халык бүген уңыш җыя
Мин эшләгән Илбәк кырыннан.

Матур яши Илбәк һәм үсештә,
Карап туймыйм һәрбер өенә.
Абзарлары тулы мал-туары,
Күңелем бүген шунда сөенә.

Кайтып керәм аңа үз кешедәй,
Монда бар да якын, үз миңа.
Яше-карты зурлап сәлам бирә,
Моннан да зур бәхет булырмы?

Колач җәеп һәрчак каршы ала,
Хәер-дога укып озата.
Шундый җирең булу нинди бәхет!
Зур байлык юк, димен, шуннан да!

 

Азнакай Азнакай инде...

«Азнакай Азнакай инде!» —
Ил башының бәһасе.
Гөрләтеп бәйрәм итәрлек
Бу сүзләрнең мәгънәсе.

Кара алтын илгә бирде,
Сары алтын — икмәге.
Кешеләре Азнакайның —
Татарымның бизәге.

Чатыр тавы — горурлыгы,
Чишмәләре, сулары.
Олылап эш батырларын,
Горур яңгырый җырлары.

Читтә чакта сагындыра
Ык буе болыннары.
Үз итеп бар якташларны
Каршылый суырлары.

Синдә күпме гомер иткән
Дусларым, туганнарым.
Синдә ята гомер биргән,
Сулыш өргән җаннарым.

Киң күңелле, тырыш халкым,
Хөрмәтле якташларым,
Күңелемдә сезне зурлап
Туа бүген җырларым!

 

Син кайдан?

«Кай яктан?» дип сорашабыз,
Очраса яңа дус-ишләр.
Үчәллемдә — туган нигез,
Илбәгендә узды гомер,
Азнакайда кылган эшләр.

Ниләр кылдым, ниләр кырдым?
Нәрсә калды ул еллардан?
Яхшылыгы — күбрәк, беләм,
Читтә йөрдем яманлыктан,
Күпне күрдем бу тормышта.

Узмышлар юк язмышлардан,
Сакла, Ходам, каргышлардан.
Аерма тик дус-ишләрдән,
Ташлама тик ялгызлыкка.
Ә мин сиңа дога кылам,
Сүзем туры, вәгъдә — иман!

 

Туган җирем...

Имәннәрең бирде миңа ныклык,
Каеннарың — җанга сабырлык.
Миләшләрнең, усак, юкәләрнең
Серен мәңге алып калырлык.

Синдә калды бәйсез малай чаклар,
Хәтеремдә әнкәй назлары.
Безне көтеп туган ал таңнарның
Яшьлек эзен саклап атканы.

Илһам алам синдә җырларыма,
Мәңге гашыйк иркен кырларга.
Тауларыңның алам горурлыгын,
Дога кылам сиңа юлларда.

Көй язалар миңа чишмәләрең,
Хәтеремдә яшьлек иртәсе.
Балачакның җәйге иртәсендә
Без су алган кое сиртмәсе.

Язмыш бүген читтә йөретсә дә,
Күңелемдә бары теләк бер:
Китәр чакта кабул итсен иде
Үзенеке итеп туган җир.

 

Яшәү мәгънәсе

Күпләр аңлый бәхет төшенчәсен
Яшәү диеп чумып байлыкта.
Миңа калса, яшәү мәгънәле тик
Яши алса илем муллыкта.

Дуслык көче бары ихласлыкта,
Урын-кәнәфигә карамый.
Авырлыклар килсә дусларыңа,
Ялгыз калдырырга ярамый!

Мәхәббәтнең көче бергәлектә,
Ике йөрәк бергә тибүдә.
Оныкларың кайтып сиңа:«Бабай,
Сине сагнып кайттым», — диюдә!

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 5352 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/6 |
Всего комментариев: 3
3 Борис  
0
Хузин Ильдуснын «Татарны чын тарихы» (Подлинная история татар) диган бу язмасын укыдым. (Татарская электр. Библиотека). Акылым башыман китте. Чонки мин мондый нэрсэ укыган юк иде. Монда бар да логично. Татар тарихы ачылды дип уйлим мин. Дай бог, если авторны утыртмасалар, яки высылать итмэсэлэр. Б. Сабиров. Челябинск

2 Илдус  
0
Чын тарихны кайчан язарлар ?- дип кызыксынучыларга "Татарның чын тарихы" дигән әсәр тәкъдим ителә. Монда күп сорауларга җаваплар табарга була. Ул Татар электрон китапханәсендә урнаштырылган. Укырга гына иренмәгез. Авторы Илдус Хуҗин.

1 Kamil  
0
Рөстәм Зәкуан язган: "Чын тарихны кайчан язарлар?"

Язабыз инде, Аллага шөкер, "татар түрәләреннән", "татар рәсми галимнэреннән" ярдәм күрмәсәктә, халыкка Чын татар тарихын җиткереп барабыз, Алла боерса.

Менә шушы сайттан укып белерсез, иренмәсәгез, анда әйткән китапларны да табып укырсыз: http://tartareurasia.ucoz.com/


Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Март 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz