Четверг, 28.03.2024, 14:06:51   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Февраль » 13 » Алтын алмалар
Алтын алмалар
15:32:33
Яшәгәннәр, ди, ике күрше: берсе — бик бай, берсе — бик ярлы. Бай күршеләре, кичке ашны ашап, чәй эчәләр дә икән, ирле-хатынлы тыныч кына, тавышсыз гына яталар икән йокларга. Ә теге ярлы кешеләрнең балалары күп булган, шуңа күрә боларда гел тавыш-гауга, җырлау-җылау, бию-көлү тавышлары яңгырап торган. Бу эшкә теге байның исе киткән. Үз-үзенә: «Боларның ашарларына юк, киярләренә юк, алай да гомерләрен шат үткәрәләр, — ди икән. — Ә безнең шулкадәр байлыгыбыз күп, алай да без шат яшәмибез», — ди икән.

Беркөн бу бай ярлы күршесеннән:

— Сез ничек шулай шат яшисез? — дип сорый.

Теге ярлы моңа әйтә:

— Безнең җиде алтын алмабыз бар, без шулар белән уйныйбыз, — ди.

Шуннан бу бай егерме алтын алма ясатып кайта да:

— Хәзер без дә шат яшәрбез, — ди хатынына.

Моның хатыны бер почмакка, үзе икенче почмакка утыралар да алтын алмаларны бер-берсенә тәгәрәтеп уйныйлар. Беренче вакытта кызык кебек була. Бераздан бернинди дә кызыгын тапмыйлар, уенны ташлыйлар. Шуннан соң бай ярлыга үзенең ничек уйнаганын сөйләп бирә. Ярлы моңа әйтә:

— Мин сиңа андый алмалар турында әйтмәдем. Әгәр ул алмаларны күрәсегез килсә, кич белән безгә керегез, — ди.

Кич булгач, бай хатыны белән боларга керә. Керсә, бу ярлының җиде баласы кайсы бии, кайсы җырлый, кайсылары үзара сугыша, кайсылары төрле уеннар чыгара. Бу байларның да балаларга карап күңелләре ачыла. Шуннан бу бай ярлыга:

— Синең байлык минем байлыктан күбрәк икән, — ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 5342 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 3.9/10 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz