Бер заманны дөньяда бер матур кыз булган, ди. Бер егет аңа гашыйк булган. Шул хәтле яраткан, саргаеп кипкән, тәмам шашар дәрәҗәгә җиткән, әмма ләкин кыз, үзенең матурлыгына масаеп, шул дәрәҗәдә тәкәббер булган, ди, егетнең мәхәббәтеннән бары тик көлә генә икән. Егет бик ялынып, бик ялварып йөдәткәч, кыз аңа ахырында беркөнне елмаеп көлгән дә: — Яратам да яратам дисең, әйт алайса, кайсыбызны күбрәк яратасың: анаңнымы, минеме? — дигән. Кызның беренче мәртәбә үзенә шундый матур елмаюын күргәч, егет тәмам исереп: — Сине,— дигән. — Ничек яратасың? Егет: — Тәнемме бар, җаныммы бар — бар да синең иркеңдә,— дигән. Шунда матуры аңа: — Ышанмыйм, алай мине анаңнан артык яратсаң, бар хәзер кайтып, анаңны суй да башын минем алдыма китереп куй,— дигән. Егет, яшен суккан кебек, аптырап катып калган. Аннары: — Кызган мине!— дип аның каршына тезләнгән. Тик кыз аның саен башын югарырак күтәргән: — Менә күрдеңме хәзер мәхәббәтеңнең буш сүз икәнлеген!—дип шаркылдап бер көлгән дә аңардан бөтенләй йөз чөереп, борылып юлына киткән. Егет нишләргә дә белмәгән. Үзенең изүләрен ертып аерган: — Юк, минем мәхәббәтем буш сүз түгел! Буш сүз түгел! — дип кычкырган да, тезләнгән җиреннән сикереп торып, өенә йөгергән. Ул инде бу вакытта тәмам шашкан булган, кешеләр аның тилергән кыяфәттә шулай йолкына-йолкына кычкырып, өенә кайтып барганын күргәннәр. Егет шул төнне, сөйгәненең үҗәтлеге хакына үзенең ахмаклыгы белән дөньяда булмаган бер зур җинаять кылган: анасын суйган, башын кисеп кулына күтәргән дә сөеклесе янына ашыккан. Чыгып бара икән, анасының гәүдәсенә сөртенеп егылган. Егылып, «уф!» дияргә өлгермәгән, шунда ук анасының башсыз гәүдәсе телгә килеп, аңардан: — Кайсы җирең авыртты, балам? — дип сораган, ди. |