Среда, 24.04.2024, 20:28:46   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Февраль » 13 » АРЫСЛАН, БҮРЕ, ТӨЛКЕ
АРЫСЛАН, БҮРЕ, ТӨЛКЕ
15:20:33
Бервакытны Арысланга сырхау тиде. Барча ерткыч хайваннар Арысланның хәлен сорарга килделәр. Ләкин Төлке килмәгән иде. Бүре барып Арысланга Төлкене яманлады. Арыслан Бүрегә әйтте:

— Төлке килсә, син миңа хәбәр бир! — диде.

Ул арада Төлке килеп җитте. Бүре тиз үк Арысланга барып әйтте.

Икенче ерткыч хайваннар моны Төлкегә белдерделәр:

— Бүре сине Арысланга барып яманлады,— диделәр.

Арыслан Төлкене чакырып китерде, әйтте:

— Син кайда идең, күренмәдең? — диде.

Төлке әйтте:

— Синең авырганыңны ишетеп, сиңа дару эзләргә бар¬дым,— диде.

Арыслан әйтте:

— Соң ничек, дару таптыңмы? — диде.

Төлке әйтте:

— Һичбер дару табып китермәдем, ләкин шуны әйттеләр: «Бүренең арт аягындагы сеңерен алып, шул Бүре сеңере белән дару итсәң, шаять, терелер идең»,— диде.
Арыслан Бүрене тотты, арт аягын ярды да сеңерен өзеп алды. Бүренең аягы канап китте. Төлке кычкырды:

— Кая барасың, кызыл ыштан?! — диде.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3930 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz