Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 14 » АСКӘР
АСКӘР | 20:33:40 |
Бу авыл егерме биш ел служить иткән кешеләрдән төзелгән. Сугыш срогын үткәч, болар җир сорый патшадан. Патша:
— Аласыгыз килсә, менә китегез Идел буйлап,— ди.
Идел буе белән килә-килә җыелган инде ун-унбиш кеше, бер партия — авыл эзләп йөргән халык. Килә, килә Идел белән килеп, бер тармак китә болай борылып, уң якка. Килә, килә үзән буена туктыйлар. Менә монда. Бу җир бер тирәклек була, камышлык була тауның чите, яхшы җир. Болар шунда куналар, чәй эчәләр, йөриләр инде ары-бире кыдырып, тыншаялар. Вот шунда сүз куялар инде, монда килеп утырырга авыл булып. Шулай итеп авылны төзиләр.
Аннан киләләр, материал табалар, зат табалар. Агач таңкы булган, саман суга, саманнан, балчыкны изә дә, төзи башлыйлар. Төзеп күрә бит, көннән-көн арта башлыйлар, аннан-моннан килеп урап ала, сала бирә. Шулай итеп төзиләр авылны. Исем кирәк бит инде бу авылга. Солдат халкы бит инде болар борындагы, крестьян халкы. Яңа Аскәр дип исем куялар. Өчтүбә авылы да булган. Аларның үзләренең җире. Җирне кискән үзенә отдельно, штобы бер-берсенә мешать итмәскә. Алар инде зур авыл булмаган. Җир күп булган. Безнекеләр алты авылдан килгәннәр. Менә Пенза губернасы булганмы анда. Без ул алты авылны белмибез.
Кыдырып — карап. Тыншаялар — ял итәләр. Зат — әйбер. Танкы — аз. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 2461 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|