Среда, 24.04.2024, 09:40:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Декабрь » 18 » Авыл, каралты
Авыл, каралты
21:52:21

Авыл тирәли тотылган читән һәм иген кыры

1959. — Кыек-мыек, ни эшлисең?
— Яшел әфәнде, сине саклыйм.

Читән

1960. Кәкере дә бөкере,
Койрыкларын бетерде.

Утыртма читән

1961. Йөз дә бер брат,
Барысы да бер рәт,
Куйганнар терәп.

1962. Илмәмәтнең — илле сарык,
Барысының да башы ярык.

Киртә казыклары

1963. Ике егеткә бер шарф.

1964. Ике солдат бер каеш буган.

Кое

1965. Тирән күлдә балык юк.

1966. Авызы өстә, күзе төптә.

1967. Чокыры зур, күзе бәләкәй.

1968. Кара җирнең төбеннән
Казыдисәң кан чыга.

Кое сиртмәсе

1969. Мөгри-мөгри мөрәгән,
Мөгезен күккә терәгән.

1970. Авыл аша шайтан карый.

1971. Койма аша озын агай карый.

1972. Озын агай кармак саплый.

1973. Ак дөямнең муены озын.

Кое чиләге

1974. Сыерым пает1 астында,
Койрыгы пает башында.

Коедан су алу

1975. Күк тәкә койрыгы белән су эчә.

1976. Сыңар аяк бер торна
Коега сузылып су эчә.

1977. Бозлаудан килгән бер кучкар2
Борынын сузып су эчә.

1978. Югарыдан төшә гәүһәри,
Түбәннән менә гәүһәри.

1979. Марҗасы үрдәк мае ала,
Урысы җылап кала.

1980. Түбән төшә ләй-ләй,
Югары менә ләй-ләй,
Тонык суны тондырып эчә ләй-ләй.

Мунча миче

1981. Бер бүректә кырык ямау.

1982. Бер эшләпәдә йөз ямау.

1983. Кызыл үгезнең кырык тишеге,
Кырык беренчесе үз тишеге.

Мунча миче һәм өй миче

1984. Бабай бүрке кырык ямау,
Әби бүрке йөз ямау.

Мунча себеркесе

1985. Алып кайттым яшел каз,
Яшел казның башы таз.

1986. Мич астында яшел каз,
Муены кызыл, башы таз.

1987. Үзе яшел шинель кигән,
Сары каеш бәйләгән.

1988. Яшел шинель кигән,
Сары пояс буган,
Кешеләрне бик нык шелтәлим, дигән.

1989. Яшел чапанлы,
Сары кушаклы3.

1990. Яшел чапан кигән, билен буган,
Үзе кешене кыйный да кыйный.

1991. Яшел чапан кигән,
Билен кысып буган,
Ләүкәдә утыра.

1992. Өстенә яшел чапан кигән,
Билен сары пута белән буган,
Ул: «Синең кочагыңа кергәнем бар»,— дип мактана.

1993. Урманда үсә,
Мунчада пешә.

1994. Урманнан килгән,
Яшел шинель кигән;
Уңга-сулга селтәли,
Кешеләрне шелтәли.

1995. Үзе чук-чук,
Бер шәһәргә керсә,
Кыйнаудан башка эше юк.

1996. Үзе чук-чук,
Әйтә: «Аркамны сук-сук!»

1997. Яшел киемле яшь егет,
Ышныттым да пышныттым.

Мунча керү

1998. Мөгезе, мөгезе мөрәлгән,
Мөгезе күккә терәлгән,
Тарлавына4 тары чәчкән,
Татлысына кинәнгән.

1999. Меңри-меңри меңрәгән,
Мөгезен күккә терәгән,
Танавына дары сипкән,
Үзен кыйнап кинәнгән.

2000. Чыт-чыт чытайна,
Чытайнага менайна,
Йөзләремне чытайна,
Кабык белән кысайна.

Кар базы

2001. Кыш көне җылы, яз көне салкын.

2002. Якты вакытта караңгы була,
Суык вакытта җылы була,
Җылы вакытта суык була.

2003. Түбән өемнең күләгәсе төшми.

Баскыч

2004. Өем-өем өялә,
Өемә кеше сөялә.

2005. Озын-озын йөрмәләр,
Аннан кеше үрмәләр.

2006. Сәке-сәке сәкелдек,
Сиксән басып чак мендек.

Улак

2007. Лапас астында ат табаны.

Утын кузласы

2008. Алтмыш өйгә бер сарык,
Ул да булса бик арык.

Йорт себеркесе

2009. Ак келәтнең алдында кечкенә генә бер малай билен буып утыра.

Яфрак себеркесе

2010. Өй түбәмдә яшел каз,
Яшел казның башы таз.

Тегермән

2011. Кала тавы башында
Котырган аю шашына.

2012. Тиз ашый, вак чәйни,
Бөтен илне туйдырса да, үзе туймый.

2013. Мин үзем торам су һәм җил белән,
Үзем ашамыйм, башкаларга тәгам5 хәзерлим.

2014. Үзем җил, су белән торам,
Бөтен халыкны тук кылам.

2015. Мин үзем су белән дә,
Җил белән дә торам,
Бөтен халыкны туйдырам,—
Үзем чәйним, башкалар йота.

2016. Гөр-гөр, герледер,
Көрән чарлак бурлыдыр6.

Су тегермәне

2017. Су буенда бүре улый.

2018. Караңгыда кабан мыркылдый.

2019. Утыра әби елгада,
Аякларын асып елгага.

Чарык

2020. Армас, талмас,
Аягын судан алмас.

Чарык калаклары

2021. Бере керә, бере чыга,
Ардым-талдым, дияләр.

Җил тегермәне

2022. Зыр-зыр, зыр имән,
Ник зырылдый бу имән.
Газраилләр багып тора,
Җәбраилләр кагып тора.

2023. Ай, зыр имән, зыр имән,
Ник зырылдый бу имән? —
Алтмыш агач ботагы,
Сиксән егет йөрәге.

2024. Мөгри-мөгри мөгрәгән,
Мөгезен күккә терәгән;
Аш та ашаган, туймаган,
Таш та ашаган, туймаган,
Җилсез күңел куймаган.

2025. Дүрт канат, алты аяк,
Аны белмәгән кешенең
Аркасына тал таяк.

2026. Гомере буе канатлары белән кагына, ләкин үзе очып китә алмый.

2027. Пыр-пыр итәр, очалмас.

2028. Канаты гар булса да,
Һич тә оча алмыйдыр.
Тәгам күпме җисә дә,
Һич тә туя алмыйдыр;
Минут саен ачыга,
Көчәнә һичбер юкка,
Канатлары үкерә,
Мисалы ач карчыга.

2029. Җил-җил арба, җил арба,
Җиде дәрья кич, арба,
Җиде елга эч, арба,
Бер табак он бир, арба.

Тегермән канатлары

2030. Дүрт кодагый,
Берсен-берсе куалар,—
Җитә алмыйлар.

2031. Дүрт ага тау менешә,
Берсе менә, берсе төшә,
Ардым-талдым, диешә.

Тегермән мөшкәсе

2032. Олы агайның бүреге
Кече агайга ярамый.

Тегермән тарту, он

2033. Аю үкерә, йоны чәчелә.

2034. Аю акыра, йонын коя,
Аның йонын кем җыя?

2035. Үгез үкерә тора,
Йонын төкерә тора.

2036. Ике аккош сугыша,
Ак йоннары тузгыша.

2037. Әйләнә-әйләнә ак коя.

2038. Бодай ашый, он коса.

2039. Зыр-зыр, зыр малай,
Зырмала катай,
Әчти-почти,
Фәсә катай.

Тегермән тарту, пешерү, ашау

2040. Зыр-зыр, зырматик кәтик,
Мин пастин-пастин кәтик,
Ун утызга бирә,
Утыз Ефимгә бирә,
Ефим просит итә.

2041. Зыр-зыр түки,
Зырмадай түки,
Әләшки, нешки түки,
Әлләлеки түтеки.


1. Пает — лапас, абзар.

2. Кучкар — сарык тәкәсе.

3. Кушак — билбау, пута.

4. Тарлау — иген чәчә торган җир.

5. Тәгам — азык, ризык.

6. Бур — акбур.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 6158 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz