Пятница, 29.03.2024, 15:24:18   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2012 » Январь » 2 » Азык-төлек, аш-су әзерләү, ашау-эчү
Азык-төлек, аш-су әзерләү, ашау-эчү
22:38:39

Яргычта ярма ярдыру

2867. Дөбер-дөбер, дөбермән,
Дүрт акчага бирмәм;
Үзем алдым алтмышка,
Ник бирием җитмешкә.

2868. Дыр-дыринки, дыршагенки,
Караченки, печтенки.

2869. Өйдә бүре улый.

2870. Ике тәкә сөзешкән,
Ак күбеге тузгышкан.

2871. Ике торна ызгыша,
Тузган йоны ыргыша.

Кыздырган тары

2872. Тырт-мырт,
Берсен чәйнәп, берсен йот.

Ботка пешерү

2873. Куй көтүем суга төште,
Сөләйман аксак куа төште,
Карагай калпак каплый төште,
Торымтай эзли төште.

Он иләү

2874. Тәбәнәк күктән кар ява.

2875. Алаша1 өйдән кар ява.

2876. Тәбәнәк кенә һавадан
Иләк-иләк кар ява.

2877. Кечкенә генә болыттан ак кар ява.

2878. Түгәрәк күлдән кар ява.

2879. Лапас аша кар ява.

2880. Урман,
Урман өсте чытырман,
Арасыннан ак кар ява.

2881. Яңакласаң ак төкерә.

2882. Келәт астында буран уйный.

2883. Түгәрәк аран,
Асты буран.

2884. Түм-түгәрәк ялан,
Астында җил дә буран.

2885. Дерт-мерт, яннан төрт,
Чыкты буран, салды көрт.

2886. Дырт-дырт,
Ага болыт,
Ява көрт.

2887. Болытсыз көнне яңгыр ява.

2888. Болыты юк, томан бар,
Юеше юк, яңгыр бар.

2889. Түгәрәк айдан нур ява.

2890. Так-так итәр,
Астыннан кәрван үтәр.

2891. Асты ярый илгә,
Өсте китә җилгә.

2892. Биек болдыр өстендә
Бикмөхәммәт биидер.

2893. Уңнан да чалт чигәмә,
Сулдан да чалт чигәмә;
Бу җиңгидән йөдәп беттем,
Ни дип миңа кизәнә?

2894. Ләкләгән микән бу ләкләкне,
Ләкләмәгән микән бу ләкләкне?
Ләкләсә, болай булмас иде бу ләкләк,
Ләкләмәгәндер бу ләкләкне.

2895. Онтак-йонтак,
Йон Фәйрүзә так,
Аны белмәсәң, эреп-череп ак.

2896. Леп-леп итә, лефәнгели-мәңгели,
Лыш-лыш итә, лышангылый- мәңгели.

Күәстә камыр әчетү

2897. Мич башында бичура
Билен буып утыра;
Башы ләмгә тыгылган,
Алалмыйча утыра.

2898. Аяксыз-кулсыз агачка менә.

2899. Аяксыз, кулсыз,
Стена буйлап үрмәли.

2900. Җаны юк — үзе тын ала.

Ипи әвәләү

2901. Балапандай2 анасы,
Алты-җиде баласы.

2902. Ары да лап-лап,
Бире дә лап-лап,
Киндер каплап,
Көрәк саплап,
Мендәр каплап,
Әтү-ти!

2903. Ары лап, бире лап, күпчеп ят.

Мичтә икмәк пешерү

2904. Асты кызыл галәмәт,
Өсте кызыл галәмәт;
Юеш салдым, коры алдым,
Сәлла галә Мөхәммәт.

2905. Тышы галәмәт,
Эче кыямәт;
Йомарлап эченә аттым,
Килеп чыкты сәламәт.

2906. Эче куыш, тышы таш,
Табышмагым орчык баш;
Юеш салдым, коры алдым,
Аннан яхшы табылмас.

Катламлы күмәч

2907. Анда да таг3,
Монда да таг,
Урталыкта сары йаг4.

2908. Төргәк,
Аның эчендә тагын төргәк.

Икмәк

2909. Каты да, йомшак та,
Кызыл да, кара да, ак та,
Авыр да, яңа да,
Тәмле дә, тәмсез дә, ачы да, төче дә,
Бар кешегә кадерле дә.

2910. Бар кешегә дә кадерле,
Бар кеше дә рәнҗетә.

2911. Мине таяк белән кыйныйлар,
Таш белән кысалар,
Пычак белән кисәләр;
Ни өчен болай җәзалыйлар?—
Чөнки мине бары да ярата.

2912. Үзе түгәрәк,
Урыны түрдәрәк,
Эче тулы күзәнәк;
Әчкелтем дә төчкелтем,
Бар нәрсәдән дә кадерлерәк.

2913. Үзе җансыз,
Ансыз дөнья сансыз.

2914. Кисәм-кисәм — каны юк.

Коймак пешерү

2915. Тап табышмак:
Табага ябышмак.

2916. Чеш-пеш, җәел, пеш,
Татарский атна кич.

2917. Вәлдер-вәлдер, вәләй,
Чаш-пеш.

2918. Пешә-пешә пешәмен,
Пешәмендә чишәмен.
Абау, бармагым —
Өзелеп калды тырнагым.

2919. Битне пешерә,
Тиргә төшерә,
Бик майласаң, үтләтә.

2920. Айны болыт каплаган,
Куян балта саплаган.

Әнәчә ясау5

2921. Йомарласам җаны юк,
Бугазласам каны юк.

Якмыш6

2922. Өсте такта, асты такта,
Уртасында майлы турта.

Бәлеш

2923. Тар авызлы, киң төпле.

2924. Ахактан, бохактан,
Тар — авыздан, киң — төптән.

2925. Әймәдән, җәймәдән,
Баткактан чумгакка,
Авызы тар, төбе киң.

2926. Зыр-зыр зырмани,
Зырманида бормани,
Борманида кәчтинкә,
Кәчтинкәдә бәчтинкә,
Авызы тар, төбе киң,
Коерыксыз Хөснетдин.

2927. Эче өрелгән,
Якасы бәрелгән,
Сырлы кәпәчен7 кигән,
Табын түренә үрелгән.

2928. Сырлы түбәтәемнең түбәсе тишек.

Сумса яки пәрәмәч

2929. Табышмагым табы юк,
Кашыгымның сабы юк.

Токмач

2930. Әгәри,
Әгәри дә тәгәри,
Тәгәри дә суга төшә,
Күңелем шуны ярата.

2931. Минем ялгызымны ашамыйлар,
Әмма миннән башка татарга аш булмый.

Токмач яки салма салу

2932. Түгәрәк кенә күлгә яфрак ява.

2933. Кечкенә генә башмагым,
Койма аркылы ташладым.

2934. Йөз елкы суга төште,
Сөләйман куа төште.

Токмач ашау

2935. Кашык өстендә аягын салындырып утыра.

Чумар салу

2936. Бер бәкегә кырык тәкә сикерә.

Пилмән ясау

2937. Кайчысыз киселә,
Җепсез тегелә.

Пилмән пешерү

2938. Ак алаша батты,
Колаклары калыкты.

2939. Сивай атым8 суга батты,
Колаклары өскә калыкты.

2940. Ак айгырым суга батты,
Колаклары тырпаеп чыкты.

2941. Кола атым коега төште,
Колаклары шәңкәя төште.

2942. Ала үгез бата,
Ике колагы калка.

2943. Абзардагы сарыкларның колаклары югары караган.

Бавырсак

2944. Сары куйлар суга батты,
Шешенде дә өскә калыкты.

Шулпага салынган май

2945. Шапылт итеп суга чума,
Күзе әйләнеп, су өстенә чыга.

Ит пешерү

2946. Кызарып төшә,
Пыжарып чыга.

2947. Кызартып салдым,
Бузартып9 алдым.

2948. Ашасаң, тешкә керә,
Ашамасаң, төшкә керә.

Сөяк

2949. Үземне пешерәләр — ашамыйлар.

Сөяктән җилек чыгару

2950. Зур ук башын ярдым,
Солтан кызын алдым

Казылык

2951. Кәкре-бөкре чичүкәй.

2952. Кызыл камыт эчендә
Кыз ризыгы ятадыр.

Кабыклап пешерелгән бәрәңге

2953. Җир астында тун тышладым,
Өстәлгә мендем — туным ташладым.

Тоз

2954. Суда туа, судан курка.

2955. Суда туа,
Суга керсә үлә.

2956. Суда туа, утта үсә,
Кешене күрсә, тагын үлә.

2957. Су эчендә ятышы,
Кибетләрдә катысы,
Ансыз җимәк җиелмәс10
Аны яман диелмәс.

2958. Су эчендә кыясы,
Үзеннәндер маясы;
Ансыз аш-су җиелмәс,
Аны яман диелмәс.

2959. Татлыдыр балдан,
Алынадыр күлдән.

2960. Мерле, мерле,
Шикәр түрле,
Уртасында мәрҗән түрле11.

2961. Җирдән табыла,
Утка табына,
Судан курка.

2962. Ак көчегем аштан калмый.

2963. Үзе аклы,
Тәме татлы,
Тышка куйсаң, эт җими.

2964. Татсызларны татлы итә,
Тышка куйсаң, эт җими.

2965. Ялгыз гына ашалмый,
Аннан башка аш бармый.

2966. Ул әйберсез ашап булмый,
Ашасаң да йоклап булмый.

2967. Аны ашап булмый,
Ансыз аш булмый.

2968. Үзе ачы булса да,
Аш-суны тәмләндерә.

2969. Мине тотып ашамыйлар,
Миннән башка туй да ясамыйлар.

Ашка тоз салу

2970. Идел төбенә таш салдым.

Борыч тарту

2971. Зер-зер, зертеки,
Зертеки дә пертеки,
Әпечтеки-печтеки,
Аннан туган кечтеки.

Борычны ашка салу

2972. Ашка салсаң — тәм кертә,
Борынга салсаң — төчкертә.

2973. Әптүчи дә һәптүчи,
Тышка куйсаң, эт җими.

Лавр яфрагы

2974. Пешермәсәң — ашарга ярамый,
Пешерсәң — ташларга туры килә.

Шикәр

2975. Читтән карасам — аклы,
Татып карасам — татлы.

2976. Үзе татлы, үзе ак,
Ул ни булыр — уйлап тап!

2977. Актыр үзе — кар түгел,
Үзе баллы — бал түгел.

2978. Кар түгел — ак,
Боз түгел — каты,
Тоз түгел — эри.

2979. Таш кебек каты,
Бал кебек татлы.

2980. Кырда үсә яшәреп,
Җирдә ята кызарып,
Өстәлгә килә агарып.

2981. Башы очлы, аягы киң генә,
Азрак су тисә, күздән югала.

Шикәр комы һәм тоз

2982. Икесе дә — ак,
Икесе дә — вак,
Аерыйм дисәң — кап!

2983. Чәйгә салганны — ашка салмыйлар,
Ашка салганны — чәйгә салмыйлар.

Как

2984. Көчек зәң-зәң зәлә как,
Аны тапмасаң, эреп-череп ак.

Салат

2985. Мич астында бетле киез.

Гөбедә май язу

2986. Тирән базда бүре улый.

2987. Баз эчендә аю улый.

2988. Тирән базда тиле агай
Акыра да бакыра.

2989. Тирән баз,
Баз эчендә саз,
Саз эчендә сары таз.

2990. Тирән кое эчендә
Тиле бозау акыра.

2991. Тирән елгада тиле егет бии.

2992. Үгез үкерә,
Койрыгын чәнчеп бөтерә.

2993. Тауга мендем таяксыз,
Таяк кистем пычаксыз.
Олан таптым корсаксыз,
Ул да булды колаксыз.

Сепаратта сөт аерту

2994. Ак сыерым — куш имчәк,
Бер имчәгеннән сөт бирә,
Икенчесеннән — каймак.

2995. Дүрттән төшкән белән
Сөттән төшкән.

Гөбедә кымыз шапыру

2996. Әби акыра,
Бабай шапыра.

2997. Озын-озын упарым,
Эчендәге җофарым.

Кымыз

2998. Пешәләр, пешәләр,
Аннан коеп эчәләр.

Көрәгәдә бал әчү

2999. Базда сары айгырым кешни.

3000. Сары-сары балавыз,
Балавызның каны бар,
Усал дигән даны бар.

Бал мичкәсенә бөке тыгу

3001. Әнисе ишекне япканда, эчтән кызы пошкыра.

Аракы

3002. Тышы салкын,
Эче ялкын;
Инеш тирән,
Идел сай,
Диңгез бары тубыктан.

3003. Кеше нәфсен алдаткыч,
Алданганны көлдергеч,
Кесәләрне бөлдергеч.

3004. Өстәлгә килеп утырды,
Шуңа җенем котырды.

3005. Тышы — пыяла,
Эче — дивана.

3006. Егет итә, эт итә, дуңгыз итә.

3007. Башта бармак чирттерә,
Аннан артка типтерә.

3008. Кызылы башны әйләндерә,
Агы телне бәйләндерә.

3009. Бер савытка бөтен әшәкелек җыелган.

Ашамлык, ашау

3010. Чолт итә да чалт итә,
Соңга таба ялт итә.

Ашау

3011. Андрей ура, Николай суга.

3012. Утыз кеше арыш суга,
Сөләйман көлтә әйләндерә.

3013. Утыз кеше әвен суга,
Метри әйләндерә.

3014. Утыз ике суга,
Мохтар бабай әйләндерә.

3015. Әндри ашлык суга,
Антун әйләндерә.

3016. Ак тунлылар арыш суга,
Кызыл тунлы көлтә ташый.

3017. Ак куллылар ашлык суга,
Мари көлтә әйләндерә.

3018. Аппак-аппак әкәйләр
Тезелеп әвен сугалар,
Әндәр карт көлтә әйләндерә.

3019. Ак кешеләр турап тора,
Кызыл кеше ялмап тора.

3020. Сәүри әйләндерә,
Аккошлар тарта.

3021. Әндри әйләндерә,
Балалары суга бара.

3022. Әндри бирә,
Василий ала,
Аккошлар суга,
Олы Иван әйләндерә,
Кече Иван капчыкка тутыра.

3023. Ун утызга бирә,
Утыз Мелеккә бирә,
Мелек Мелчеккә бирә,
Мелчек шудырып җибәрә.

3024. Ун утызга бирә,
Утыз Әлпергә бирә,
Әлпер Сәлпергә бирә,
Сәлпер кодыкка этә.

3025. Ун утызга бирә,
Утыз Әлпәккә бирә,
Әлпәк Җәлпәккә бирә,
Җәлпәк төшереп җибәрә.

3026. Ун утызга бирә,
Утыз Әрпәккә бирә,
Әрпәк Чирбәккә бирә,
Чирбәк таудан тәгәрәтә.

3027. Ун утызга бирә,
Утыз Тәлмингә бирә,
Тәлмин таудан тәгәрәтә.

3028. Ун утызга бирә,
Утыз Әлбегә бирә,
Әлбе Цәлбегә бирә.

3029. Ун утызга бирер,
Утыз Тәлпәчкә бирер,
Тәлпәч ярга бирер,
Яр шудыра бирер.

3030. Ун утызга бирә,
Әлҗе Бәлҗегә бирә,
Бәлҗе йотып, җибәрә.

3031. Биш унга бирә,
Ун утызга бирә,
Утыз Йәйсипәнгә бирә,
Иәйсипэн таудан тәгәрәтә.

3032. Кодык корыды, әтигә ялынды,
Әти Тәмигә бирде,
Тәми Бәтигә бирде,
Бәти таудан тәгәрәтеп җибәрде.

3033. Мәгъсүм биргән эчеккә,
Эчек биргән кечеккә,
Кечек ыргытып җибәргән.

3034. Әлпес Тәлпескә бирә,
Тәлпес ярдан төшерә.

3035. Ләбәтәй, ләбәтәй,
Тау астына тәгрәтәй.

3036. Җилсез тегермән тарталар.

3037. Биш бичара бер тишеккә таш ата.

3038. Утыз ике акбүз ат,—
Кагыша да тибешә,
Җирән айгыр өерә.

3039. Утыз ике тукылдык
Юл авызында утыра,
Ун ат биргән көлтәне
Тапап-кырып утыра.

3040. Утыз ике кешегә ун кеше каршы тора.

3041. Ун бөркет, утыз аккош күлдә яткан,
Бер тутый кош һәрнәрсәнең тәмен тапкан.

3042. Киртә аша ялт сикерә,
Тирән коега шалт төшерә.

3043. Эскәтердән алдым,
Тегермәнгә салдым,
Капчыгымны тутырдым,
Капчыгымны тутыргачтын
Ах-вах килеп утырдым.

Тәмәке тарту

3044. Авыздан керә, борыннан чыга.

3045. Бер сасыкны икенче сасык тарта.

3046. Мунча мичемнең өч морҗасы бар,
Икесе төтен кайтара.

Челем

3047. Агач казанда боткам көя,
Эткә куйсам, эт җими.

3048. Кара каен төбендә
Каторжаннар базы бар.


1. Алаша — тәбәнәк.

2. Балапан (балбан) — юан, авыр хәрәкәтле кеше турында әйтелә.

3. Таг — тау.

4. Йаг — май.

5. Әнәчә ясау — әнәчәләу, басылган камырны вак-вак кисәкләргә бүлү.

6. Якмыш — кыстыбый.

7. Кәпәч — түбәтәй, кәләпүш.

8. Сивай (сивый) ат — күк ат.

9. Бузару — аксыл төскә керү.

10. Җимәк җиелү — азык ашалу.

11. Түрле — төрле, төсле (?).

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 4344 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz