Пятница, 29.03.2024, 18:33:44   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Декабрь » 5 » Бөҗәкләр
Бөҗәкләр
22:31:03

Бал корты

1020. Фи-фи-фияләк,
Алтын аяк күбәләк,
Йомыркасы түгәрәк.

1021. Килә ди бер кунак,
Сыйлануын уйлап,—
Әбәби җонлы,
Алтын канатлы.

1022. Биш күзе бар,
Алты аягы,
Ике канаты,—
Ул ни баягы?

1023. Җил-җил җилә килә,
Ике җиңен селкә килә;
Каенсарга керә килә,
Каен суын эчә килә.

1024. Җәйнең буе бал җыя,
Кышның буе хәл җыя.

1025. Бәләкәй генә чыпчык,
Алтын челтәр,
Бохар үтәр.

1026. Әй моргыл тау, моргыл1 тау,
Моргыл тауның башында
Утыз дөя муртлыйдыр;
Балалары мең булмыйча,
Үлән өзеп капмыйдыр.

1027. Чит-чит итә, читәнгә куна,
Алтын канатлы, алама башлы,
Аны белмәгән — күзе яшьле.

1028. Чет-чет итә, читәнгә куна,
Албыр җонлы, алтын кырлы,
Төймә башлы, мең күзле.

1029. Чи-чи итәр, читәнгә кунар,
Ду-ду итәр, дугага кунар;
Алтын кашлы, алама башлы,
Аны белгән йөз яшьле.

1030. Чи-чи итәр,
Читлегенә кереп китәр;
Алтын башлы, йомры кашлы,
Моны белгән йөз яшьле.

1031. Чыр-чыр итә, читәнгә куна,
Әлләва туа, алтын коса,
Аны кеше ашый.

1032. Аяз көнне көлә,
Җил көнне үлә.

1033. Кешегә ачуы килсә, үзе үлә.

1034. Тимәгәнгә тимим,
Тигәнне тиген2 калдырмыйм.

1035. Или-или иләктән,
Или чыкты келәттән,
Бер битемнән суырып үпте,
Әле дә китми йөрәктән.

1036. Тызлый да бызлый,
Үпкән җире сызлый.

1037. Алтын келәтем эчендә
Ураз кызы бызлаша;
Әби типте беләккә,
Әле дә булса сызлаша.

1038. Мин кечкенә, миңа тимә,
Тисәң, «авыртты» димә!

Бал кортының бал ташуы

1039. Алпавытның бакчасы,
Бакчасында мунчасы;
Мунчасына су китерә
Нечкә билле тутасы.

1040. Исай агай бакчасы,
Бакчасында мунчасы;
Мунчасына су китерә
Нәзек билле маржасы.

1041. Байлар, байлар бакчасы,
Бакчасында мунчасы;
Сыгыла-сыгыла су китерә
Нәзек билле тутасы.

1042. Бигрәк матур бакчасы бар,
Бакчасында кысасы бар;
Тәмле ризык ашыйлар,
Бик авыр йөк ташыйлар.

1043. Безли дә безли,
Бигрәк җаны түзми,
Гел тәмлене эзли.

Бал корты, бал, балавыз

1044. Биек-биек каңгылар3,—
Карчыгалар оялар;
Ите хәрам, шулпасы хәләл,
Ул ни булыр, муллалар?

1045. Биек-биек коймалар,
Җиде кыргыз оялар;
Ите хәрам, шулпасы хәләл;
Ул ни булыр, муллалар?

1046. Торыйк-торыйк торналар,
Тау башында юргалар
Ите хәрам, шулпасы хәләл,
Ул ни булыр, муллалар?

1047. Биек-биек буралар,
Сандугачлар оялар.
Тышы хәрам, эче хәләл,
Ул ни булыр, муллалар?

1048. Озын-озын колгалар,
Анда кошлар оялар;
Ите хәрам, өресе хәләл,
Аны белер муллалар.

1049. И хөлләләр, хөлләләр,
Хөлләләргә менәләр;
Шулпасы хәләл, ите хәрам,
Ярар микән ул мәгәр?

1050. Буа-буа буалар,
Буа өстендә торналар;
Ите хәрам, каны хәләл,
Бу ни гаҗәп, муллалар?

1051. Кара-каршы капкалар,
Карлыгачлар оялар;
Ите хәрам, шулпасы хәләл,
Бу ни булыр, балалар?

1052. Очалар, очалар
Һавадагы каргалар;
Ите хәрамга китә,
Сөте хәләлгә китә.

1053. Мыр-мыр мыргасы,
Кырык-илле юргасы;
Суырсаң — җилеге бар,
Кимерсәң — кимеге бар.

1054. Мөрт-мөрт мөрткәсе,
Йөз илле баш күркәсе;
Кимерсәң бар кимеге,
Суырсаң бар җилеге.

1055. Мырык-мырык мыркысы,
Унике аккош елкысы.
Кимерчәге кимекле,
Күзәнәге җилекле.

1056. Нинди гаҗәп җанвар:
Адәмнәрне туйдыра,
Чиркәүләрне яктырта.

Бал кортының кәрәзгә бал җыюы

1057. Кап-карангы бүлмәдә
Ашъяулык бәйли кыз бала.

1058. Марҗа челтәр челтәрли,
Челтәр эче бик тәмле.

1059. Чит-читләп менәр,
Чит-читләп төшәр,
Вәл бәдри, вәл челтәр4

1060. Без-без безидер,
Манма сарай төзидер.

1061. Су,
Су өстендә кимә,
Кимә өстендә йөз егерме егет.

Күч аерылу

1062. Чи-чи итәр, читәнгә кунар,
Аны тоткан уңар.

1063. Чакыр-чокыр саескан
Бүрәнәгә ябышкан.

1064. Чалма-чалма чәчәккә,
Чалып алдым беләккә;
Туксан егет йөгерә,
Тугыз кучкар менгерә.

1065. Әлхияләр, Бәлхияләр
Югары менеп оялар,
Алтын челтәр,
Бохар үтәр.

Умарта

1066. Җир өстендә бер бүкән,
Кем төзәткән, кем сүткән.

1067. Өч багана каккан,
Башын кыя япкан.

Умартада яшь корт анасы

1068. Ялгыз өйдә кыз елый.

Умарта, түшәк, себерке, сөлек

1069. Базда — батырмын,
Түрдә — түрәмен,
Ишек төбендә —
аптыраганмын, Суда — Сөләйманмын.

Умартага бал кортлары ябу

1070. Почмаксыз аранга койрыксыз сарыклар яптым.

Умарта һәм бал корты

1071. Кечкенә генә келәт,
Эче тулы кеше,
Берсенең дә юк теше.

1072. Өй артында эз бар,
Бөдрә чәчле кыз бар;
Алыр идем, малым юк,
Кеше алыр дип җаным юк.

1073. Аршин ярым бүзем бар,
Бөдрә чәчле кызым бар;
Күтәрергә хәлем юк,
Кеше алыр дип гамем юк.

Бал

1074. Чәйдә — чәйдәш,
Майга иптәш,
Аңа юк тиңдәш.

Кәрәзле бал

1075. Инәемчең иләге,
Иләгендә чиләге,
Чиләгендә сары җиләге.

Балавыз

1076. Бодаеннан саламы кыйбат.

1077. Пичкә салсан җеби,
Суга салсаң корый.

Төклетура

1078. Дул-дул итә,
Дугага куна,
Әфәфи җонлы,
Алтын канатлы.

1079. Бохарадан килгән монтык,
Койрыгы чонтык.

Чикерткә

1080 Чик-чик итә — читкә сикерә.

1081. «Тоттым» дигәндә юра да китә.

1082. Ат башлы,
Болан мөгезле,
Бүре гәүдәле,
Бүкән сынлы,
Кош канатлы,
Кырмыска аяклы.

1083. Аягы кулдан югары,
Сикерә талдан югары;
Ни кош түгел, ни корт түгел,
Тезе билдән югары.

1084. Мүрәм-мүрәм,
Гомеремдә бер нәрсә күрәм;
Озын буйлы, тычкан сыртлы.

1085. Һәм, һәм, һәм дә һү,
Фәлән жәддә Филләһү,
Яшел канат, билле кош.

Күбәләк

1086. Җилт-җилт итәр,
Жилпеп китәр,
Гөлгә кунар,
Чәчкә убәр,
Бик күп төрле,
Алтын сырлы.

1087. Зелф-зелф итәр, зелфәргә кунар,
Әлиф-лям сырлы, алтын кырлы.

1088. Канаты бар, каны юк.

1089. Ал да гөл,
Үзе оча, аны бел!

1090. Аллы-гөлле очкалак
Оча гөлләр кочкалап.

1091. Чуар-ала күлмәге,
Toтcaң уңа бизәге.

1092. Салкын сукса — үләм,
Тын өрсәгез — тереләм.

Ефәк корты

1093. Кечкенә генә бер корт,
Ашаганы — тут,
Адәмне киендерә,
Кызларны сөендерә.

Көя корты

1094. Бәла-бәла-бәла килә,
Ике җиңен сала килә,
Карлыганга төшә килә,
Карлыган суын эчә килә,
Камыш төбен кисә килә.

1095. Җанлы җирдә тора килер,
Итәк җиңен суза килер,
Йон тиренә җия килер,
Йортка зыян кыла килер.

Печән чыршыгы4

1096. Мәнем, мәнем, мәнәвә,
Мәнә кашым сәнәвә,
Гомерем эчендә бер нәрсә күрәм:
Башы үгез, борыны дуңгыз,
Мәскәүский ярканат.

Коңгыз

1097. Үзе кара — карга түгел,
Мөгезе бар — үгез түгел,
Алты аягы бар — тояксыз.

1098. Үзе кара — карга түгел,
Өн казыган белән төлке түгел,
Аркасындагы букчасы
Атасыннан калган милке түгел.

1099. Чем кара — елан түгел,
Мөгезле — сөзгәк түгел,
Канатлы — песнәк түгел;
Очканда мыш-мыш килә,
Туфракка яшеренә,
Бу нәрсә, йә, кем белә?

Ат коңгызы

1100. Оча, акыра, бакыра,
Җирне казып утыра.

1101. Кара — карга шикелле,
Мыеклы — маймыл шикелле.

Кырмыска

1102. Билле-билле билән ат,
Биле нечкә көрән ат,
Тауга менсә — таймас ат,
Талакласа — үлмәс ат.

1103. Билле-билле җирән ат,
Биле нечкә көрән ат,
Тауга менеп таймас ат,
Хәстә тиеп үлмәс ат.

1104. Билле-билле билән ат,
Биле нечкә көрән ат,
Тауга менсә — таймас ат,
Суга төшсә — батмас ат,
Бу ни булыр, эзләп тап!

1105. Тауга менгәндә — таймый,
Тояк тигәндә — үлми.

1106. Шау-шау, шау камыш,
Шавылдашып бара, имеш;
Утыз ике йомырка
Оясында кала, имеш.

1107. Түше калын, биле нәзек,
Эзләгәне азык.

1108. Үзе базык,
Биле нәзек,
Шәһәргә ташый
Бүрәнә дә азык.

1109. Үзе бәләкәй генә булса да, үзеннән зур күтәрә.

1110. Бәләкәй генә урыс малае йөгерә-йөгерә йөк ташый.

1111. Биек тауга менәләр,
Йөген йөкләп киләләр.

Кырмыска оясы

1112. Иләк-иләк тарым бар,
Күтәралсаң барын да ал.

1113. Кырда кара казаным кайный.

1114. Урманда утсыз казан кайный.

1115. Кечкенә генә кешеләр тау өяләр.

1116. Килделәр мужиклар балтасыз,
Салдылар йорт тактасыз.

Кигәвен

1117. Чи-чи итә, читәнгә куна,
Ду-ду итә, дугага куна,
Моны белмәгән кеше
Караңгы мунчада куна.

1118. Үзе бер дә армас, Ат артыннан калмас, Дугадан да узмас.

Үрмәкүч, пәрәвез

1119. Кулсыз-аяксыз жәтмә кора.

1120. Ике куллы, юктыр аягы,
Дөнья тулы күптер сарае.

1121. Өе — өй эчендә,
Хуҗасы үз эшендә.

1122. Алты аягы бар, Алып түгел,
Дүрт күзе бар, дию түгел;
Аркасында кылдан җебе,
Эрләп суккан җебе түгел.

1123. Күрер-күрмәс күзләре,
Челтәр бәйли үзләре,
Челтәрләре түгәрәк,
Эшли алар үрмәләп.

1124. Түшәмдә, почмакта кулсыз ясалган иләк тора.

Чебен

1125. Җаны бар да каны юк,
Йөк тартырлык хәле юк.

1126. Үзе эздән,
Аяклары тездән.

1127.
Җизни аты егылган,
Йөз мең халык җыелган.

1128. Без-без, безле кош,
Без табанлы кара кош,
Кан башына кунган кош.

1129. Чөйдем, чөйдем, чөйдем кош,
Бер кечкенә кара кош;
Хан башына кунган кош,
Кара суга туйган кош.

Түшәмдәге чебен

1130. Нәрсә аягы белән югары таба?

1131. Безз-безз, без түбән,
Безнең өстә — йөзтүбән.

Черки яки озынборын

1132. Кем аны үтерсә, шул үзенең канын коя.

1133. Безз-безз, безелди,
«Борынымда бар безем»,— ди,
Үзеннән зурга: «Энемм»,— ди.

1134. Ерткыч түгел, кош түгел,
Борыны да очсыз түгел.

1135. Башы — өй кыегы,
Борыны — инә очы.

1136. Борыны озын — фил түгел,
Үзе шаулый — җил түгел.

1137. Ни җанвар түгел, ни чыпчык,
Йөрер җире аның балчык;
Үзе тагы бик арык,
Ашамаганга күрә азык.

Кандала

1138. Өй тирәли кызыл бодай чәчтем.

1139. Асты такта, өсте такта,
Кызыл егет карап ята.

1140. Аста түшәге, өстә түшәге,
Мине таларга исәбе.

1141. Кызыл корсаклы бала
Кеше таларга бара.

1142. Киштә буйлап кызыл йомгак тәгәри.

1143. Үзе яссы, үзедер сасы.

Таракан

1144. Тума туар,
Үргә шуар.

1145. Аягы бар, кулы юк,
Борыны бар, күзе юк,
Тышы ялтырый.

1146. Кемнең мыегы аягыннан озынрак?

1147. Сайгак төбем сары алтын.

1148. Морҗа төбем — җиз кадак.

1149. Мич башында — тархан туе.

1150. Мич башында күгәрчен,
Аны ашасаң үләрсең.

1151. Киштә тулы — кыштырдык.

1152. Ап-ак тауның башында
Кара өер утлыйдыр.

Кыргаяк

1153. Юештә йөрер хәле бар,
Кырык төрле тәне бар,
Исеме белән җисеме бер.

1154. Бер хайван кырык әгъзадан тора.

Борча

1155. Ары да очар карачай,
Бире дә очар карачай,
Тал төбендә тонык су,
Тондырып эчәр карачай.

1156. Кара качыр кан косар,
Канатланып очар.

1157. Кечкенә генә карт бара,
Бөтен җире кап-кара.

1158. Караңгы өем эчендә
Кара тәкә сикерә.

1159. Койрыксыз тәкә коега сикерә.

1160. Кара тәкә су эчә.

1161. Идән астында — йөз үгез,
Йөзесе дә кара үгез.

1162. Кытыр-кытыр кашынам,
Кармашынам, тотынам,
Яшел ташка салынам,
Янбашына орынам.

1163. Сәке астында чирү5 йөри.

Борча, түшәк, себерке

1164. Базда — батман,
Түрдә — түтмән,
Ишек төбендә — Габдрахман

Бет

1165. Алпан-тилпәннең аягы чалыш.

1166. Яссыдыр, йомрыдыр,
Итең-тәнең тырмалар,
Кан имәргә бик әвәс,
Анда-монда юргалар.

1167. Адәмне сөя,
Әмма ләкин азаплый;
Адәм аны сөйми,
Әмма ләкин эзли.


1. Мор — мур, агу, агулы матдә. Бал кортларының агулы булуыннан чыгып, умартаның «моргыл тау» дип аталган булуы мөмкин.

2. Тиген — буш, җавапсыз.

3. Каңгы — куыш; урманда бал кортлары оялый торган агач куышы күздә тотылган булуы ихтимал.

4. Печән чыршыгы — бөҗәк исеме.

5. Чирү — гаскәр.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 4555 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz