Суббота, 20.04.2024, 13:19:19   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Ноябрь » 21 » ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ, ЕЛ, АЙ, АТНА, ТӘҮЛЕКЛӘР
ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ, ЕЛ, АЙ, АТНА, ТӘҮЛЕКЛӘР
23:10:41

Вакыт

215. Тыны да юк, җаны да юк,
Тынып торган чагы да юк;
Җырлый бара, йөгерә бара,—
Уңга-сулга борылышы юк.

Елның дүрт фасылы

216. Ел да килә дүрт батыр,
Дүртесе дә ят төсле,
Дүртесе дә бик матур.

217. Бер картның унике улы бар:
Өчесе сары көпе1 кия,
Өчесе яшел күлмәк кия,
Өчесе сары чикмән кия,
Өчесе ак тун кия.

Кыш айлары

218. Ду-ду итә дүрт бүре,
Дүртесе дә күк бүре,
Дүртесе дә йон тетә,
Тешләре сөяккә үтә.

Кыш килү

219. Бабай килгән сагынып,
Ак чикмәнен ябынып.

220. Карa сыерым ятып калды,
Ак киезем ябып калды.

Кыш үтеп, яз килүе

221. Ак сыер: «Торып китик»,— ди,
Кара сыер: «Ятып торыйк»,— ди.

222. Иртәсендә агарта,
Кичкә каршы каралта.

223. Ак юрганымны алып куйдым,
Яшел юрганымны җәеп куйдым.

Яз айлары

224. Җил-җил җилә килер,
Ике җиңен селкә килер,
Каенсарга керә килер,
Каен суын эчә килер;
Көмеш башлы, алтын кашлы,
Туксан яшьле.

225. Кара мыеклы җизнәм
Сагынып-сагынып килгән.

Җәй

226. Кигән киеменең бизәге
Бөтөн дөньяны ямьгә бизәде.

227. Яшел җилән җәеп куйды,
Бар кайгыны алып куйды.

228. Көзнең азагына кадәр
Кәязлөнө бер апа.

Көз

229. Үзе тук кебек,
Кайгысы юк кебек,
Җылый башласа — туктамый.

Ел, айлар, атналар, тәүлекләр

230. Бер күркә, унике аккош,
Кырык сигез ана каз,
Өч йөз алтмыш биш бала каз.

Ел, айлар һәм тәүлекләр

231. Бер төп борчак, унике кузак,
шулар эчендә
өч йөз алтмыш биш борчак.

Ел, бәйрәмнәр

232. Һу алла һу,
Һу алла һу,
Елына ике баласы.

233. Шәнгәрәйнең ындырында
Бер кошы бар — алалый2
Күкәй салмый, оя басмый,
Елына ике балалый.

Ел, тәүлекләр, көн, төн

234. Дөньяда бер агач бар;
өч йөз алтмыш алты яфрагы бар,
бер ягы ак, бер ягы кара.

Тәүлекләр, атналар, айлар, ел

235. Өч йөз алтмыш бала каз,
Кырык сигез ана каз,
Унике аккош, бер торна,—
Аны белмәсәң, жир тырна.

Тәүлекләр, атналар, айлар, бәйрәмнәр

236. Өч йөз алтмыш биш сыерчык,
Кырык сигез тәкәрлек,
Унике торна, өч аккош,
Аны белсәң, син — тутый кош,
Белмәсәң — байгыш.

Атналар, айлар, бәйрәмләр

237. Дыгыр-дыгыр дыгырчык,
Кырык сигез тыгырчык,
Унике каз, ике аккош,—
Аны тапкан тутый кош.

Ел, айлар, айдагы тәүлекләр

238. Бер агач, унике ботак,
ботак саен утыз яфрак.

Ел, айлар, айдагы тәүлекләр, төн, көн

239. Ул нәдеркем, бер йыгач3 яратты хак,
Ул йыгачта бардыр унике ботак,
Ул ботакта бардыр утыз яфрак,
Ул яфракның тышы кара, эче ак.

240. Өянке, өянке,
Ботак саны унике,
Һәр ботакның җиде яфрагы,
Кара булыр бер ягы,
Ак булыр бер ягы.

241. Бер авылда унике өй,

Һәр өйдә утыз кыз,
Һәр кызның бер бите ак, бер бите кара.

242. Мин бер карт: улларым унике,
улларымның утызар кызлары —
яртысы кара, яртысы аклар.

Ел, айлар, айдагы атналар, атнадагы тәүлекләр

243. Бер тирәк,
Унике ботак,
Һәр ботакта дүрт сабак,
Һәр сабакта җиде яфрак.

244. Бер агачта унике ботак,
Ботагы саен дүртәр чем4,
Чеме саен җидешәр чыпчык.

Ел, айлар, айдагы атналар, атнадагы тәүлекләр, төн, көн

245. Бер тирәк,
Унике ботак,
Һәр ботакка дүрт чыпчык,
Һәр чыпчыкка җиде яфрак,
Һәр яфракның бер ягы кара,
Бер ягы ак.

Ел, унике ай

246. Унике йолдызга бер ай.

247. Унике аккош куыша,
Берсен-берсе узалмый.

Ай, тәүлекләр

Унике чүлмәк,
Чүлмәк саен утыз йөзем,
Утыз йөземгә бер исем.

Әләли, зеләли,
Оя тапмый, күкәй салмый,
Аена утыз балалый.

250. Торыйк-торыйк торналар,
Торкылдашып торалар,
Утызлаган күкәйне
Бер ояга салалар.

Атна һәм тәүлекләр

251. Бер ояда — җиде күкәй.

Сәгать һәм минутлар

252. Бер тавык астында алтмыш йомырка.


1. Көпе — бишмәт.

2. Алалый — алалы яки алалана (?).

3. Йыгач — агач.

4. Чем — җимеш сабы.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 5039 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz