Среда, 24.04.2024, 07:51:32   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 27 » EЛЛAP, ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ, АЙЛАР, КӨННӘР БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
EЛЛAP, ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ, АЙЛАР, КӨННӘР БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
21:41:20
17952. Август. Унбишенә чаклы сука бетер, бер чүмәлә артык китер.

17953. Августның беренче көне — беренче Ыспас, умартачылар телендә бал ыспасы дип йөртелә, кәрәз ватып бал алалар.

17954. Алтынчы август. Бүген арыш чәчү башлана. «Кулыңа бияләй ал» диләр.

17955. Алтынчы гыйнварда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса — һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса — борчак белән чикләвек уңар.

17956. Апрель актыкларында җылы яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр.

17957. Апрельнең алтысында аяз булса, җәй коры килер, болытлы булса — ашлык уңарга булыр.

17958. Арыш соң өлгерсә, Симән көненә чаклы чәч.

17959. Арышны Симән көнне төшкә тикле чәч, төштән соң чәчмә.

17960. Барыс елны бары чыгар, бары чыкмаса тары чыгар.

17961. Барыс елны барын чәч, һич булмаса тарың чәч.

17962. Барыс елы — байлык. Тычкан елы — баллык, Куй елы — кытлык, Куян елы — йотлык.

17963. Беренче гыйнварда көн җылы булса — арыш уңар, җил булса — тары уңар, томан булса — солы уңар.

17964. Беренче март. Бүген аяз булса — бөтен яз аяз, җәен терлекләргә туклык булыр.

17965. Беренче мартта буран булса, карабодай уңар.

17966. Беренче мартта җил кыйбладан яисә көнбатыштан булса, ашлык яхшы булыр.

17967. Беренче октябрьда җил көн буенча төньягыннан булса — кыш салкын килер, әмма көньягыннан җил булса — кыш җылы булыр һәм киләсе җәйгә ашлык яхшы булыр. Әгәр шул көнне җил көнбатыштан булса — киләсе елга ашлык уртача булыр.

17968. Беренче сентябрь көнне җил булса — киләсе ел ашлык начар булыр.

17969. Гыйнвар. Алтысында көн җылы — кырда икмәк бик куе.

17970. Гыйнвар. Алтысында ябалак кар — кырда иген бик уңар.

17971. Декабрь. Егерме бишендә агачларны бәс тотса, алдагы җәй иген уңар.

17972. Декабрьнең егерме бишендә, егерме алтысында, егерме җидесендә тамчы булса — июньнең егерме тугызында кырау булыр, кыяр, тары булмас, карабодайга килешер.

17973. Декабрьнең егерме бишендә таң вакытында тын булып, йомшак кына кар яуса — ашлык яхшы булыр, әгәр көндез кар яуса — чикләвек яхшы булыр. Әгәр салкын булып, буран булса — ашлык яхшы булыр.

17974. Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә — ашлыклар уңар, шулай ук бәс булса да ашлыклар уңар.

17975. Егерме сигезенче сентябрь. Бүген бал кара. Умартаны базга төшер.

17976. Егерме өченче апрельдә иртә белән чык күп төшсә, карабодай уңар.

17977. Ел башы буласы төнне кичен һәр ашлыкның саламын кар астына куеп, бер атнадан алып кара: кайсы ашлыкның саламы бүрткән, озын булса — шуны күбрәк чәчәргә кирәк.

17978. Ел башы төнне тәҗрибә өчен чүмәләдән башлы арыш саламын алып карга кадап куй: саламның башы төнлә бәсләнсә — арыш яхшы булыр.

17979. Икенче ыспаста арыш чәчә башлана.

17980. Искечә беренче сентябрьдә күк күкрәсә, киләсе ел ашлык уңар, ләкин көз озак килер.

17981. Искечә егерме бишенче декабрьгә каршы төнне йолдызлар бик күп күренсә, чәчәкле ашлыклар бик уңар.

17982. Июль. Берендә үлән арасыннан ут йөгерә башлый, һәм тимерчедә ураклар күренә башлый.

17983. Июль. Дүртесендә солы ярты үсә.

17984. Июль. Дүртесендә җитен чәч.

17985. Июнь. Өчесендә булса төшлектән җил — сабан ашлыгына килә ел.

17986. Казанскийга тикле карабодай баш йомарламаса — булмый.

17987. Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.

17988. Кыш кар күп булса, җәй иген уңар.

17989. Кыш карсыз булса, җәй ярлы була.

17990. Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.

17991. Кыш сыкы булса, җәй алма була.

17992. Кыш томан булса, җәй юкәдә бал була.

17993. Көз бик озак торса, ашлык уңмый.

17994. Май ае салкын булса — игенгә туклык.

17995. Май. Алтысында булса чык — ул ел кыярга тук.

17996. Май. Егерме тугызында арыш башак ташлый.

17997. Май. Тугызында солы тишелә башлый, бәрәңге утыртырга вакыт.

17998. Май. Унтугызында кыяр утырт.

17999. Майда яңгырлар күп булса, арыш уңар.

18000. Майның салкыны — уңыш ялкыны.

18001. Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә — зыян.

18002. Март башы көн кояшлы булса, яшелчә уңа.

18003. Март берендә аязлык — җәй көн кыярга туклык.

18004. Март. Егерме бишендә яңгыр булса, арыш игене уңар.

18005. Мартның әүвәлге шимбәсендә кар яуса — чикләвек һәм карабодай уңар.

18006. Мартның әүвәлге якшәмбесендә җылы булса — ашлык уңар, кар яуса — чикләвек, колмак уңар.

18007. Марттагы кар — бакча җимешенә бик ярар.

18008. Масленкада җил-явым булса, карабодай уңа.

18009. Ноябрь кар өрә — галәмгә ашлык китерә.

18010. Питрауга тикле каты сука сукаласаң, ул җирне өч катлама.

18011. Сентябрь. Унбишендә каз оча кышларга, шалкан кис базга ташларга.

18012. Симән көн үткәч, биш-алты көннән бәрәңге казырга ярый.

18013. Сәгать унҗидене суккан көнне иртә чәчкәнең җитсә дә, кич чәчкәнең җитмәс.

18014. Тычкан һәм елан елларында бал күп булыр.

18015. Унҗиде сәгать көн озайган көнне яңгыр булса, ашлык яхшы булыр.

18016. Унҗиде сәгатькә тикле яхшы җылы яңгыр яуса, икмәк басуга сыймас.

18017. Февраль. Икесендә иртә белән кар — ашлык иртә чәчкәне уңар. Кич белән кар яуса — гаҗәп түгел соң чәчкәне уңса.

18018. Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.

18019. Ыспастан соң пәрәвез күп булса, киләсе ел ашлык күп булыр.

18020. Эт елында мал үсәр, Барыс елда бар да үсәр.

18021. Яз мартта кояш карны нык кыздырып, эретә башласа, картлар: «Быел кар астына ут иртә керде, иген яхшы булыр»,— диләр.

18022. Әгәр беренче мартта тәрәзәләргә боз катса, бу елны кыяр уңар.

18023. Җидедә җилләтә, сигездә сикертә, тугызда туктата, унда уйната, унбердә күк табан, уникедә б... табан, унөчтә чәч сабан.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 5481 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz