Четверг, 25.04.2024, 15:15:49   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Февраль » 13 » Гөлчәчәк
Гөлчәчәк
15:30:09
Борын-борын заманда зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди. Аның бер улы белән Гөлчәчәк атлы бер килене булган, ди. Карчык бик явыз икән, ди, гомер-гомергә яхшы кешеләрне аздырып, батырларны юлдан яздырып йөргән, ди. Карчыкның улы, анасының явызлыгына түзә алмыйча, дөнья гизәргә, бәхет эзләргә чыгып киткән.

Гөлчәчәк әниләрен бик сагына икән, тик аны каенанасы — убырлы карчык бер җиргә дә чыгармый икән, үзе төннәрен яхшы кешеләрне аздырырга, батырларны юлдан яздырырга чыгып киткәндә дә киленен өендә бикләп калдыра икән, ди.

Төннәрдән бер төнне, убырлы карчык үзе чыгып киткәндә, ишеккә йозак салырга оныткан, ди. Көлгә салган күмәчләрен дә калдырып киткән, ди.

Аның чыгып китүе булган, ди, ишекнең ачык калуын белгәч тә, Гөлчәчәк әниләренә китәргә җыена башлаган, ди:

Урман эче бик якты,
Күктә айлар калыкты.
Көлдән күмәч аламын,
Әниләргә барамын,
Әниләргә барамын, —

дип җырлый-җырлый, куенына төче күмәч кыстырган да, ди, әниләренә кунакка дип чыгып киткән, ди.

Төн киткән, көн киткән, бара торгач, байтак җир киткән. Ул арада убырлы карчык кире әйләнеп кайткан да килене артыннан куа чыккан. Соры бүре төсенә кергән дә, ди, җирне исни-исни чабып киткән, ди, чаба торгач, киленен куып җиткән, ди. Гөлчәчәкнең каршысына төшкән дә, ди, калын тавыш белән улап җибәргән, ди:

Көлтә-көлтә койрыгым
Болгый-болгый улаем.
Күмәчләремне бирмәсәң,
Калҗа-калҗа тураем,
Калҗа-калҗа тураем.

Гөлчәчәк бик курыккан, күмәч биреп кенә котылыр иде дә, ул вакытта инде аның күмәче калмаган. Ары каранган, ди, бире каранган, ди, якында гына тузгак башлы, куыш эчле зур бер карама күргән, ди, шул карамага ялына башлаган, ди:

Әйләнмәле карама,
Бәйләнмәле карама.
Соры бүре куып җитте,
Яшерсәнә, карама,
Яшерсәнә, карама.

Әйләнмәле карама Гөлчәчәкне бик кызганды, ди, тиеннәр чикләвек җыеп, ярканатлар кунып чыга торган кечкенә куышының ишеген ачып җибәргән иде, ди, Гөлчәчәк куышка керде дә качты, ди.

Соры бүре карама төбен тырный-тырный улаган да, ди, Гөлчәчәкне чыгара алмагач, таң алдыннан өенә кайтып киткән, ди.

Ул арада таң аткан, кояш чыккан, көн булган. Гөлчәчәк, карамага рәхмәт әйтеп, тагын үз юлына чыгып киткән. Бара торгач, кич булган, соры бүре, килененең эзеннән исни-исни барып, тагын куып җиткән. Гөлчәчәкнең алдына төшеп, тагын улап җибәргән, ди:

Көлтә-көлтә койрыгым
Болгый-болгый улаем.
Күмәчләремне бирмәсәң,
Калҗа-калҗа тураем,
Калҗа-калҗа тураем.

Гөлчәчәк бик курыккан, ди. Ары караган, ди, бире караган, ди, түгәрәк аланда бик матур бер күл бар икән, Гөлчәчәк шул күлгә ялына башлаган, ди:

Түгәрәк алан, көмеш күл,
Көмеш күлнең суы мул.
Соры бүре куып җитте,
Яшерсәнә, көмеш күл,
Яшерсәнә, көмеш күл.

Көмеш күл Гөлчәчәкне бик кызганган, ди, тирән суын айкалдырып, дулкыннарын чайкалдырып, Гөлчәчәк басып торган җирне тирән су белән урап алган, ди, соры бүре күл читендә бүленеп калган, ди.

Соры бүре күл читен тырный-тырный төн буе улаган да, Гөлчәчәк янына керә алмагач, таң алдыннан тагын өенә кайтып киткән, ди.

Ул арада таң аткан, кояш чыккан, көн булган. Гөлчәчәк, көмеш күлгә рәхмәт әйтеп, тагын үз юлына чыгып киткән. Барган, ди, барган, ди, иртә киткән, кич киткән, китә торгач, урманның кырыена ук чыгып җиткән. Инде әниләренең өй түбәләре дә күренә башлаган, ди. Тик шул урында соры бүре тагын куып җиткән, ди, бу юлы бигрәк тә каты ачуланып, улап җибәргән, ди:

Көлтә-көлтә койрыгым
Болгый-болгый улаем.
Күмәчеңне ашатмасан,
Калҗа-калҗа тураем,
Калҗа-калҗа тураем.

Гөлчәчәк бик курыккан. Ары каранган, бире каранган да басу кырыенда үсеп утырган кушкаенга менеп киткән, ди. Соры буре кушкаенның тамырларын казый башлаган, ди.

Гөлчәчәк бик курка икән, ди.

— Инде монда кайтып җиткәч тә әниләрне күрмичә үләрмен микәнни соң, — дип әйтеп, бик елап утыра икән, ди. Шунда кушкаен башына бер сыерчык килеп кунган, ди. Гөлчәчәк сыерчыкка ялына башлаган, ди:

Ала муен сыерчык,
Кола муен сыерчык.
Чәч бөртегем әманәтем,
Илтеп бирче, сыерчык,
Илтеп бирче, сыерчык.

Гөлчәчәк сыерчыкка бер-ике чәч бөртеген алып биргән, ди. Сыерчык, аны алып, Гөлчәчәкләрнең әниләренә очып киткән дә, ди, чәч бөртеген аларның капкаларына элеп куйган, ди.

Гөлчәчәкнең абыйсы капка төбенә чыккан икән, чәч бөртекләрен күргән.

— Әһә, кара юргам кашынып торганда ял бөртекләре калган икән, — дип әйтеп, чәч бөртеген алып кереп думбрага кыл итеп тарткан, ди.

Гөлчәчәкнең җиңгәсе думбраны аяк тибеп бии-бии уйный башлаган икән, думбра кылы Гөлчәчәк булып җырлап җибәргән:

Бии-бии уйнама,
Билгенәем авырта,
Тибә-тибә уйнама,
Түбәләрем авырта...

Моңар җиңгәсенең исе киткән:

— Әбәү, бу думбрага ни булган? — дип әйтеп, думбраны иренә биргән. Ире чиертеп-чиертеп уйный башлаган икән, думбра тагын җырларга тотынган:

Басма-басма, абыем,
Башкынаем авырта.
Чиертмә-чиертмә, абыем,
Чәчкенәем авырта.
Урман буе, кушкаен,
Кушкаенда сеңелең, бар,
Кушкаенның төбендә
Каенанам-убыр бар.
Думбраңны куй, абый,
Кушкаенга кил, абый.

Шуннан соң абыйсы:

— Карасана, Гөлчәчәк сеңелем харап була язган бит, — дип, чукмарын алган да, ди, бүре тибә торган атына атланып, урман буена чапкан, ди. Ул барып җиткәндә, соры бүре кушкаенның тамырларын актарып бетерә язган иде, ди, кушкаен менә авам, менә авам дип кенә торадыр иде, ди.

Гөлчәчәкнең абыйсы соры бүрене бәреп үтергән дә, ди, Гөлчәчәкне өйләренә алып кайткан, ди.

Шуннан бирле Гөлчәчәк бик әйбәт гомер итә башлаган, ди.

Бүген барып кичә кайттым, мин дә булдым аларда. Сый-хөрмәт бик дан булды, ашатканнары май, эчергәннәре бал булды. Ике мичкә, бер чүмеч, теләсәң күпме эч. Тик авызга эләкми, мыек кына чылана.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 4410 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/6 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz