Четверг, 25.04.2024, 03:27:11   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Декабрь » 3 » Игенчелек
Игенчелек
22:44:22

Басу-ызан

752. Озак, озак,
Юлга тозак.

Ызан

753. Дикий1 кырда озын агай.

Тирес-ашлама

754. Кыш көне өелә,
Җәй көне җәелә.

Сука

755. Сихерче карчык, чәнечке аякчык;
Бөтен дөньяны туйдырса да, үзе ач.

756. Сарык көтүгә бара,
Мөгезләре өйгә бага.

Төрән

757. Җир астында — елтырык.

758. Җир астында ай йөри.

Сабан сөрү

759. Тимер казым җир ерта.

760. Абзый, атың юртуың,
Киндер чыпта ертуың.

761. Әнә бара, юлны яра,
Сукмагы кара.

762. Кара куйның тиресен
Әйләндереп капладым.

763. Сигез тарта, икәү тота,
Бот күтәрә, эш бетә.

764. Ай астыннан кайткан,
Алтын курай тарткан;
Көн астыннан кайткан,
Көмеш курай тарткан.

Җир тырмасы

765. Кырга сыяр, урманга сыймас.

766. Аягы әллә ничә булса да,
Кырдан аркасы өстенә ятып кайта.

767. Кырда аягы белән йөрсә дә,
Өйгә аркасы белән кайта.

Тырмалау

768. Начар гына чыпта
Бөтен дөньяны яба.

769. Кап-кара җир уртасында
Кырык аяклы сыер йөри.

770. Кыр буенча кырык имчәкле сыер йөри.

771. Урман аша илле имчәкле сыер чыккан.

Трактор

772. Куәте бар, аңы юк.
Гәүдәсе бар, җаны юк.

773. Тимер ат җир сөрә,
Ашарга сорамый.

774. Ашамый да, эчми дә,
Үзе көн-төн эшли.

775. Иснәми дә печәнне,
Капмый да ул саламны,
Үзе бара өстерәп
Күп төрәнле сабанны.          

776. Ат түгел, кешнәми,
Йөз аттан ким эшләми;
Үзе йөри тыр да тыр,
Йә, бу нәрсә, кем әйтер?

777. Кара айгырым
Кешни-кешни кыр кыдыра2.

778. «Тыр-р»,— дисәң туктамый,
«На-а»,— дисәң атламый,
Печән салсаң ашамый.

779. Ике чабата, бер ыргак,
Ике күргеч3, бер өргеч.

Орлык шыттыру

780. Мич башында кортлы киез.

Чәчү, орлыкның тишелүе

781. Анасын үтер дә җиргә күм,—
Хак тәгалә ярый кылса,
Янә терелер баласы.

782. Анасын үтердем,
Баласын үстердем.

783. Баз астында ятып бала тудыра.

Чәчү, уру, амбардагы ашлык

784. Яз көне җәйгән җәймәмне
Көзгә җыеп алдылар;
Бер келәткә салдылар,
Караңгыга яптылар.

Арпа

785. Иеләм дә бөгеләм,
Карыймын да үреләм;
Бүген таңда килмәсәң,
Чәчеләм дә түгеләм.

Кукуруз

786. Озын-озын егетләр,
Башларында бүрекләр.

Бодай

787. Ук,
Башы алтын чук.

788. Бер чыбыкта йөз чыпчык,—
Күзе күп тә күралмый,
Ансыз кеше түзалмый.

Бодай орлыгы

789. Кайнегәчемнең карыны ярык.

790. Бер капчыкта ике карчык.

Арыш уҗымы

791. Кар астында кышлаган,
Бүреген яшел тышлаган.

792. Җәй җәйләр, кыш кышлар,
Яшел кытат тун тышлар.

793. Җәй дә яши, кыш та яши,
Яшел бәрхет тун тышлый.

794. Җәй җәйләр,
Кыш кышлар,
Яшел камка4 тун тышлар;
Хәтфә кебек күперер,
Башын иеп утырыр.

795. Кыш кышлар,
Җәй җәйләр,
Тоягыннан су эчәр,
Мөгезеннән бәбиләр.

796. Үзе яшел күлмәк кигән,
Аркасы җиргә тигән.

797. Асты камка, өсте камка,
Уртасында яшел такта.

Тары

798. Башы утта, аягы суда.

799. Тәбәнәк тирәк,
Алтмыш ботак,
Ботак саен улак,
Улак саен колак,
Колак саен йөз егерме йомырка.

800. Кечкенә генә капчык,
Эчендә сары балчык.

Карабодай

801. Аягында кара ката,
Тәпиендә кызыл оек,
Яшел күлмәкле, ак яулыклы.

Карабодай орлыгы

Өч почмаклы келәт салдым,—
Керергә ишеге юк.

803. Өч почмаклы келәтем,
Өч почмаклы келәтемдә
Ак күлмәкле бикәчем.

804. Өч нүешле5 келәттә
Ак абыстай утыра.

Карабодай, арыш

805. Ак яулыклы җиңгәм,
Җиз мыеклы җизнәм.

Солы

806. Кырда бер алачык,
Алачык эчендә капчык,
Капчык эчендә карчык.

807. Уклау, чуклау, Тәңкәле бай хатыны.

Солы башагы ярылу

808. Корт-копшаңгы тибрәнер,
Алтын капка ачылыр.

Солы орлыгы

809. Бара идем, атым арыды,
Камчым ордым — бармады,
Тамагына
Җиз кадак кактым — барды.

Борчак

810. Бер җирдә бар, ди, бер агач,
Агачы саен бар, ди, ботак,
Ботагы саен бар, ди, йомырка.

811. Нары-нары нарты ботак,
Нарат буе алты ботак;
Ботак саен бер оя,
Оясында йомырка.

812. Нарат, нарат, нарат ботак,
Нарат саен алты ботак,
Ботак саен оя,
Оя саен күкәй,
Күкәй саен бәбәй-бәбәй,
Бәбәй саен мәмәй-мәмәй.

813. Агач,
Агач саен ботак,
Ботак саен оя,
Оя саен күкәй,—
Сигезәр дә тугызар.

814. Озын-озын агачлар,
Агач саен ботаклар,
Ботак саен оялар,
Оя саен балалар,
Алар нәрсә булалар?

815. Озын озак, озын озак,
Озын юлга — йозак.
Оя, оя,
Оя саен йомырка.

816. Усак,
Усак башында ботак,
Ботак башында сабак,
Сабак башында ал-кызыл,
Зәңгәр чәчәк ата.

817. Ботак,
Ботакта — кытак,
Кытакта — оя,
Ояда — күкәй.

818. Чытыр-чытыр чытырлык,
Чытырлыкта күкәйлек,
Күкәйлектә бүкәйлек.

819. Тап-тап, табагач,
Табагачка мең агач;
Мең агачның ботагы,
Җил күтәрмәс чәчәге.

820. Тап-тап, табагач,
Табагачта мең агач,
Алтын аяк күбәләк,
Күкәйләре түгәрәк.

Борчак кузагы

821. Яшел болын,
Уртасында дүрт колын.

822. Кабык алачык,
Тимер тыгынчык.

823. Кулга алсаң, елтырый,
Шарчыклары чылтырый.

Җитен

824. Озын буйлы,
Зәңгәр күзле.

825. Башын ашыйлар,
Тәнен ташлыйлар,
Тиресен кияләр.

826. Урманнан чыгар,
Койрыгы чыбар6
Мәхмүт тартыр,
Миһри йолкыр.

Киндер

827. Юл буенда нарат,
Нарат саен оя,
Оя саен йомырка.

828. Уклау,
Аның башы чуклау,
Җитмеш ботак,
Ботак саен оя,
Оя саен күкәй.

829. Озын-озын колгалар,
Селкенгәләп куялар;
Йонлы башлы, җиз тешле,
Теркелдәшеп торалар.

830. Ач серкә, тук серкә,
Бабай чапанын селкә.

831. Табагач башында татлым бар.

832. Төбе тамыр,
Уртасы сеңер,
Башы майлы,
Ашарга җайлы.

833. Җимен җиясең7,
Тиресен киясең,
Ул ни, беләмсең?

Мамык

834. Күтәреп була,
Ыргытып булмый.

Көнбагыш

835. Ай башлы,
Яшел кашлы,
Сары ефәк калфаклы,—
Борыла да кояшка карый.

836. Сары кашлы Гөлбәһар,
Ай тулганда ай багар,
Көн тулганда көн багар.

837. Бабай мескен картайган,
Эшләпәсе янтайган.

838. Гәүдәсе нәзек булса да,
Бик зур чалма чорнаган.

839. Уклау,
Уклау өстендә бишек,
Бишек өстендә бала.

840. Таяк,
Таяк башында табак,
Табак эчендә кибет,
Кибет эчендә ике мең егет.

841. Агач,
Агач саен табак,
Табак саен кибет,
Кибет саен күлмәкле егет.

842. Күпме өй — шул чаклы кеше.

843. Уч төбе кадәр җире,
Меңнән артык кешесе.

844. Бер анага мең бала,
Аларның да күлмәге кара,
Юсаң да агармый — шунсы бәла.

845. Бакчам буенда таяк,
Таяк башында табак,
Табак тулы төш,
Карадыр түше,
Төше саен кеше.

Иген кыры

846. Диңгез түгел — дулкынлана.

Урак, иген уру

847. Бәләкәй генә бөкере
Бөтен кырны бетерде.

848. Кечкенә генә бөдерә
Ни бар кырны бетерә.

849. Үзе бөкере,
Бөтен кырны бетерде;
Кырдан кайтты,
Өйдә бер ел ятты.

850. Бөкре бабай кырны бетерә.

851. Бәләкәй генә ялтыравык
Бар кырларны кыдырган.

852. Сыңар мөгез үгезем
Сөзеп кыр аудара.

853. Камыл төбеннән
Яңа туган ай йөгерә.

Комбайн

854. Үзе ура, үзе суга,
Үзе капчыкка сала;
Шаулап-гөрләп эшләгәндә,
Кыр матурланып кала.

855. Үзе ура,
Үзе суга,
Үзе суыра.

Уру, сугу, тарту, пешерү, ашау

856. Әбәзүни, әбәтүни,
Тарткалашы, ашы, пеши, күши.

Көлтә

857. Юк аягы, юк кулы,
Боргычлап билбау буды.

858. Йөз туган
Бер каеш буган.

859. Кырда була бичура,—
Билен буып утыра.

860. Башы чуклы, төбе тишекле,
Биле нәзек, калку кабарган.

Бодай көлтәсе

861. Алтын баш, камыш аяк, нечкә бил,—
Ни икәнен мин әйтмимен, үзен бел!

Солы көлтәсе

862. Кечкенә генә Петра
Билен буып утыра.

Сүс көлтәсе

863. Бәләкәй генә марҗа кызы,
Билен буа да суга сикерә.

Көлтә бәйләү машинасы

864. Чылтыр-чылтыр Мәликә,
Өч селтәүгә — бер көлтә,—
Әллә ничек өлгертә.

Көлтә, чүмәлә

865. Әнисеннән алда кызы туа.

866. Әнисеннән элек бәбисе туа,
Бәбисеннәң әнисе туа.

Кибән

867. Бер мичкәдә кырык кыршау.

Камыл

868. Күктә йолдыз никадәр,
Җирдә тишек шулкадәр.

Әвен

869. Вак кына, төяк кенә,
Түгәрәк кенә, куак кына.

870. Бер чокырда мең терәк.

871. Кырык аякның башы бер.

872. Көз тун кия, җәй — шәрә.

873. Кара киез өстендә
Карман бабаң утыра.

Әвен базы

874. Тәрәзәсе юк, түбәсе тишек,
Яңгыр үтми, җил өрми.

875. Аны хансарай димиләр,
Баш имичә кермиләр.

Ындыр табагы

876. Йөзи агаң табагың йөз илле кеше дә әйләндереп салалмас.

877. Борын заманнан калган алтын табак, алтмыш кеше көчкә күтәрә.

878. Картатайдан калган кара калай коштабак кырык кешене туйдыра.

Әрбәлек

879. Җәен ач, кышын тук.

880. Кышын симез, җәй арык.

Чабагач

881. Башы имән, кәүсәсе сөяк,
Уртасы үгез сырты.

Чабагачлап ашлык сугу

882. Ары да лап-лап,
Бире дә лап-лап,
Сөңге саплап,
Киез каплап,
Ука таптап,
Баштан башка
Чыктык чак-чак.

883. Бәлди-бәлди күккә җитми,
Кара билбау билгә җитми.

884. Күккә менә — әлә-лә,
Җиргә төшә — әтә-тә.

885. Югары менә — тил-тилит,
Түбән төшә — тил-тилит;
Тил-тилит тә тил-тилит,
Ни бетмәгән тил-тилит.

886. Лә ләләсен күтәрә,
Лә атасын күтәрә;
Атасы улын күтәрә,
Улы ботын күтәрә.

887. Боз өстендә болан уйный,
Койрыгында елан уйный.

888. Очтылар казлар,
Оек башлары — имән,
Татыл-татыл җырлап баралар.

Ашлык сугу машинасы

889. Әйләнә ул зырылдап,
Зырылдап та пырылдап,
Ашый салам, төкерә бодай,
Тавыш бирә тырылдап.

Ашлык сугу, җилгәрү

890. Дөп-дөп Дөбергали болгалый,
Шып-шып Шыбыргали Боргалый;
Алтын күпер астында
Җиз калага барабыз.

Ашлык сугу, җилгәрү, тарту

891. Дөп-дөп дөбәнгели бәнгели,
Көш-көш көшәнгели бәнгели.
Тау астында тонык суны
Тондырып эчә бәнгели.

Ашлык җилгәрү

892. Текердин текер, тездин керт,
Ява яңгыр, уза болыт.

893. Тегерем-тек,
Тездән көрт,
Килде болыт,
Яуды яңгыр,
Һөлт-һөлт.

894. Өй артында көрт,
Аңа бар да төрт,
Җил исәр, яңгыр явар.

895. Янгыр ява, буран бурый, терт-мерт,
Тез тиңе көрт.

896. Югары менсәм мәрвәри,
Түбән төшсәм мәрвәри;
Мәрвәринең яфрагы,
Кара җирнең туфрагы.


1. Дикий — биредә «аулак, тын» мәгънәсендә.

2. Кыдыру — 1) гизү, йөрү; 2) тиз һәм җиренә җиткереп эшләү.

3. К ү р г е ч — «күрү» сүзеннән («фара» күздә тотыла).

4. Камка — ефәк тукыма.

5. Нүеш — почмак.

6. Чыбар — чуар.

7. Җию — ашау.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 6873 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz