Вторник, 16.04.2024, 18:23:13   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 12
Гостей: 12
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Ноябрь » 21 » ҖИР ҺӘМ АНЫҢ РЕЛЬЕФЫ; ФАЙДАЛЫ КАЗЫЛМАЛАР, СУЛАР
ҖИР ҺӘМ АНЫҢ РЕЛЬЕФЫ; ФАЙДАЛЫ КАЗЫЛМАЛАР, СУЛАР
19:12:25

Җир

154. Ята торган ястыгым,
Шунда тарым, ясмыгым.

155. Симездән симез — ни симез?

156. Кыш буе йоклый,
Җәй буе эчә.

Җир, су, ут

157. Эчә дә эчә — бер дә канмый1,
Йөгерә дә йөгерә — бер дә армый,
Ашый да ашый — бер дә туймый.

Чокыр, баз

158. Карыны тук,
Күләткәсе2 юк.

159. Көтеп ята, көтеп ята,
Килеп иңгәнне тотып ята.

160. Атаемның казанын
Аударалмый кич иттем.

Чокыр казу

161. Миннән ни чаклы алсалар,

Шулкадәр зурая барам.

162. Алсаң — күбәя, кушсаң — азая.

163. Алган саен зурая,
Салган саен кечерәя.

Тау һәм юл

164. Олы казанны күтәреп булмый,
Озын бауны җыеп булмый.

Туфрак

165. Өй артында дарым бар,
Күтәрә алсаң, барын да ал.

Балчык

166. Тап табышмак:
Аякка ябышмак.

Түмгәкләр

167. Яндагысы янтайган,
Саздагысы чүңкәйгән,
Агалары туры утыргаң,
Түрдәгесе түңкәйгән.

168. Берәүсе: «Ятыйк», — ди,
Берәүсе: «Торыйк», — ди.

Ком

169. Саз төбендә сары энҗе.

Таш

170. Дөньяда нәрсә тамырсыз үсә?

Ташкүмер

171. Кодыкка3 төштем, таш чыгардым, —
Таш дигәнем ут булды.

172. Ятса — таш,
Якса — утын.

Нефть

173. Коем төбе — кара май.

Су

174. Булмаган җире сирәк,
Үзе һәрвакыт кирәк.

175. Илле грамм герне күтәралмый,
өстендә меңәр тонна йөкләр йөртә.

176. Күккә менә, Җиргә төшә, —
Дөнья әйләнә үзе.

177. Исе юк, төсе юк,
Аннан башка тормыш юк.

178. Үзе — тигез, үзе — такыр, Бассаң — батар.

179. Җәен җәелә,
Кышын ката:
Көмеш сандыкка
Керә дә ята.

Су, җил, таш

180. Нәрсә йөгерә аяксыз?
Нәрсә оча канатсыз?
Нәрсә үсә тамырсыз?

Су, юл, төтен

181. Өч озын,
Өчесе дә бик озын.

182. Дөньяда өч нәрсәнең очы юк.

183. Бу дөньяда өч каен,
Очына кеше чыгалмас,
Ансыз кеше торалмас.

Су өсте

184. Җир иңгән җирдә шома пыяла.

185. Ярты ел ат белән йөриләр,
ярты ел йөзәләр.

Дулкын

186. Бал-бал, бал аягы4,Муел5 таягы;
Йөгереп җитә алмый
Адәм аягы.

Су алу

187. Бавыр кисәм — урыны юк.

188. Балта чаптым — урыны юк.

Күбек

189. Агып акмый,
Суда батмый.

Чишмә

190. Таудан туа, диңгезгә куа.

191. Таудан туса да тауны яратмый.

192. Тау куенында анасы,
Чыгып кача баласы.

193. Күзеннән өзлексез ага яшь,
Аккан яше илгә аш.

Елга

194. Олы юлдан күч килә,
Иртә чыккан, кич килә.
Үр яратмый — әйләнә,
Арты өзелми — бәйләнә.

195. Аты юк, тәртәсе юк,
Көн-төн бара, юлы кала.

196. Үзе чаба да чаба,
койрыгы күренми.

197. Аягы булмаса да йөгерә,
Туктап тормый,
Моны белмәгән кеше
Тапкыр булмый.

198. Курнос кычкыра, үзе чаба,
Барысын да үзенә җыя.

199. Буе да бар, сыны да бар, —
Кочаклап тотып булмый.

200. Үзе бар, күләгәсе юк.

201. Кыш буена тик тора,
Яз җиттеме — котыра.

202. Ага-ага, агып бетәлми,
Чаба-чаба, чабып җитәлми.

203. Ай китте дә ел китте,
Кичә-көндез юл китте;
Ни юлы өзелмәде,
Ни үзе өзелмәде.

204. Башы — тауда,
Аягы — диңгездә.

205. «На!» —дисәң, бармый,
«Туу!» — дисәң, туктамый,
Ашарга салсаң, ашамый, —
Үзе бөтен дөньяга сузылган.

Елга һәм аның ярлары

206. Аты бара, тәртәсе кала.

207. Тәртәләре калды, бүрәнәләре акты.

Елга, таш, камыш

208. Берсе әйтә: «Качаек, качаек»;
Икенчесе әйтә: «Тораек, тораек»;
Өченчесе әйтә: «Йөриек, йөриек».

209. Берсе әйтә: «Китик», — ди,
Икенчесе: «Ятып калыйк», — ди,
Өченчесе: «Кыймыл-кыймыл итик», — ди.

Елга, ут, җир, җил

210. Бу дөньяда бар дүрт агай:
Берсе һаман йөгерә, бер дә армый,
Икенчесе гел ашый, бер дә туймый,
Өченчесе гел эчә, бер дә канмый,
Дүртенчесе гел көйли,
Тавышы бер дә килми.

Елга, агач, җир

211. Берсе китә,
Берсе утырып тора,
Берсе ята.

Күл

212. Чит-чите — таллык,
Уртасы — сазлык,
Керсәң — батарсың,
Чыгалмый ятарсың.

213. Тустак6тулы су, Суның өсте бу7.

Диңгез һәм яңгыр

214. Киң генә бер ана,
Балаларын тарата;
Тарата да кире ала,
Бөтен җирне чылата.


1. Кану — сусау басылу.

2. Күләткә — күләгә.

3. Кодык — кое.

4. Бал аягы — бал савыты.

5. Муел — шомырт.

6. Тустак — кечкенә табак.

7. Бу — пар.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 4740 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz