Суббота, 20.04.2024, 13:43:18   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Декабрь » 5 » Яшелчәләр
Яшелчәләр
00:10:14

Шыткан бәрәңге

897. И төчегән, өшегән,
Базда сакал үстергән.

Түтәлдәге бәрәңге

898. Җир астында җиз бүкән,—
Ул ни икән?

899. Чикмәнле бавырсак,
Аны белә һәр корсак.

900. Чәчәге агачында, Алмасы тамырында.

901. Төбе алмалы,
Башы чалмалы.

902. Очы чәчкәле,
Төбе күкәйле.

903. Башы — чәчәк, Төбе — шакмара1.

904. Башы — җилбәзәк,
Төбе — түгәрәк.

905. Башы — тәтәй,
Төбендә — ун күкәй.

906. Аналары утыра,
Балалары куба тора.

907. Берне бәрдем,
Унны алдым.

908. И рәхмәте, рәхмәте,
Рәхмәтенең данәсе;
Данәсен алып җиргә күмсәң,
Гөрләп чыгар баласы.

909. Ите симез — мае юк,
Кузгалалмый — җаны юк,
Агып торган каны юк,
Аны ашаганның тамагы тук.

Бәрәңге, сәке, себерке

910. Базда — бадайман,
Түрдә — түтмән,
Ишек катында — сүтмән.

Кәбестә

911. Аяксыз-кулсыз, мең кат кигән.

912. Кат-кат тунлы,
Карыш буйлы.

913. Эсселәнгән саен,
Кат-кат тун кия.

914. Кырык кат күлмәк кигән,
Туңкаеп үлгән.

915. Бер кечкенә Камилә
Кат-кат туннар киенә.

916. Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк.

917. Өй артында кәнәфи,
Кәнәфидә Шәрәфи;
Шәрәфинең өстендә
Кыска гына туны бар.

918. Кат-кат, Катифә,
Катланадыр Катифә;
Төмән егете килгән саен
Төрләнәдер Катифә.

919. Кат-кат яулыгым,
Катланадыр яулыгым;
Түрәй агай килгәндә,
Төрләнәдер яулыгым.

920. Кат-кат яулыгым,—
Чишәм дә ташлыйм,
Чишәм дә ташлыйм.

921. Кат-кат катланчык,
Катлаулары ап-ачык.
Тунасаң — агара,
Тунамасаң — карала.

922. Күбәтә2 өстендә күбәтә.

923. Ямал яулыгы йөз ямау.

924. Башы — түнгәк,
Үзе күм-күмгәк.

925. Көзгә керсәм, ак тавыгым аксаклый.

926. Ак казым сыңар аяк өстендә тора.

927. Абзар тулы ак казым бар,
Бар да сыңар тәпиен күтәргән.

928. Ак казым кырык кат канатлы булса да очалмый.

Кишер

929. Җир астында алтын казык.

930. Утыра алмадай кыз төрмәдә,
Чәче урамда,—
Ярый үрмәгә.

931. Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә.

932. Үзе кызыл, үзе буямаган.

Суган

933. Кечкенә генә сары карт,—
Кигән туны тугыз кат.

934. Кечкенә генә буе бар,
Өч кат сары туны бар.

935. Өч кат тун кигән,—
Кем салдырса, шул җылый.

936. Бабай кат-кат тун кигән,—
Чишендерсәң еларсың.

937. Үзем туныйм,
Үзем җылыйм да җылыйм.

938. Тышы сары, эче ак,
Ай-һай, күңел ләззәте;
Ерактан торып елата,
Ай-һай, күңел йомшагы.

939. Тышы кызгылт, эче ак,
Җылата да көлдерә.

940. Ормый-сукмый,
Үзе кешәне җылата.

941. Түтәлдә утырган бер хатынны кем үпcә, шул җылый.

942. Чибәр апама карыйм да
Җылыйм, карыйм да җылыйм.

943. Кечкенә генә кыз зур кызны елата.

944. Башта башын кисәрләр,
Койрыгыннан асарлар;
Башын кискәч, кызганып,
Җылап күңел басарлар.

945. Җир астында җирән ат,
Аның тиресе җиде кат;
Суярсың да тунарсың,
Тунаганда еларсың.

946. Җир астында бер гөмбәз,
Аның эчендә мең гөмбәз.

947. Тиресе бар, җаны юк,
Кисәм-кисәм, каны юк.

948. Ачыдыр теле,
Кыллыдыр төбе.

949. Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч тамырын ашыйлар.

Борыч

950. Кечкенә генә мишәр кызы
Йөрәгемне көйдерә.

951. И әндәрә, әндәрә,
Әндәрәдә мәндәрә.
Кечкенә генә мишәр кызы
Йөрәгемне яндыра.

Чөгендер

952. Җирән бабам өйдә,
Сакаллары тышта.

953. Җир астында кызыл әтәч.

954. Җир астында җирән бояр.

955. Туп түгел — түгәрәк,
Күсе түгел — койрыклы.

Шалкан

956. Әпә симез, мае юк,
Тиресе калын, җоны юк.

957. Җир астында картыгыз,
Сакалыннан тартыгыз.

958. Түгәрәк — ай түгел,
Сары — май түгел,
Койрыгы бар — тычкан түгел.

Шалкан орлыгы һәм уңышы

959. Кырга бара бөрчә күк,
Кырдан кайта көлчә күк.

Торма

960. Җир астында җиз бүкән.

Помидор

961. Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.

Кыяр

962. Бер кисмәктә мең егет.

963. Тәрәзәсе юк, ишеге юк,
Эче тулы халык.

964. Ишеге-тәрәзәсе юк,
Өй эче тулы кунаклар.

965. Ишексез-тәрәзәсез булган,
Эченә кеше тулган.

966. Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт.

967. Яссы-яссы яфырак,
Яткан җире туфырак;
Алтын белән баглаган3
Көмеш белән туглаган.

968. Алтын-алтын яфырак,
Ятыр җире туфырак,
Алтын белән каплаган,
Көмеш белән саплаган.

Кабак

970. Бер сыерым алабаш,
Як-ягына карамас.

971. Келәте бар, малы юк,
Баласының саны юк.

972. Бер күтәрәм йорт,
Эче тулы яссы корт.

973. Йомры яткан таш күрдем,
Тозсыз пешкән аш күрдем.

974. Яссы-яссы яфырак,
Яткан җире туфырак;
Алтын бауга тагылган,
Көмеш белән тугылган.

975. Үзе — бер бөртек,
Эче — мең бөртек,
Башы — җирдә,
Койрыгы — коймада.

976. Кайнатамның башмагын
Зәмәт4 аша ташладым.

Карбыз

977. Үзе шардай,
Эче кандай, Тәме балдай.

978. Түгәрәк тәнле,
Бал-шикәрдән тәмле.

979. Эче кызыл шикәрле,
Тышы яшел бәрхетле.

980. Үзе алсу шикәрдән,
Тышы яшел кишмердән5.

981. Өе яшелгә буялган,
Эчендә кызыл чаршау.

982. Яшел сарай эчендә
Кызыл бояр утыра.

983. Тышы таш, эче боз.

984. Үзе кып-кызыл,
Күлмәге ямь-яшел.

985. Тышы яшел, эче кызыл,
Нокта-нокта карасы.

986. Эче кызыл, тышы яшел,
Акча белән алалар;
Аны күргән балалар
Ымсынышып калалар.

987. Тышы яшел, эче кызыл,
Эче тулы балалар;
Акчалылар алалар,
Акчасызлар карап калалар.

988. Тәрәзә-ишек куймаган,
Эчен кемдер буяган.

989. Бер өй,—
Тәрәзәсе дә юк, ишеге дә юк,—
Эче тулы халык.

990. Эче татлы,
Тышы каплы.

991. Хан,
Хан эчендә кан,
Кан эчендә мең җан.

992. Ай,
Ай эчендә кара тай,
Энҗеле яка муенында,
Күбәләге куенында.

993. Кет-кет кәләмән,
Кәләмәннең кызы бар
Кызыл ефәк эчендә.

994. Бер йомарлам йомры таш,
Эчендә көнгә пешкән аш.

995. Күк ылагым6 күк үләндә ятып симерде.

996. Ул ни нәрсә:
Канга охшый — каны юк,
Хатыны юк, ире юк,
Балаларының саны юк.

997. Ни гаҗәптер тәңренең пәрванәсы7,
Углының карнында ятыр анасы;
Углын үлтер дә анасын җиргә күм,
Менә сиңа шунда булыр файдасы.

Карбыз кисү

998. Тәнен киссәң, кан ташыр,
Балалары елашыр.

999. Ләб-Ләбинур, Бибинур,
Бибинур да Шәһринур;
Ал яулыкка салганчы,
Дәрья суы коелыр.

1000. Ләп-ләп бихерә,
Ләп-ләп бихерә,
Зөһрә хур да Биби хур;
Ал яулыкны тотканчы,
Дәрья суы коелыр.

1001. Леп-леп ихел, леп-леп ихел,
Шерихыл да шерифел,
Шерихыл да шерифел;
Ал яулыкка тамадыр,
Дәрья суы кыладыр.

1002. Алла ябар япкычын,
Пычак ачар капкасын.

Баклажан

1003. Аягыннан аса куймышлар аны,
Әл8 орсаң, сачелер өстеңә каны.

Кавын

1004. Ходай биргән туп кына,
Аягы-кулы юк кына;
Ука белән тупчыган,
Ефәк белән типчегән.

1005. Төбе тулы яфырак,
Тумарлаган туп сымак.

1006. Утаг-бутаг9,
Уртасында сары йаг10.

1007. Тавык суйдым— ак канлы.

1008. Бер кошым бар, җаны юк,
Муенын өзсәң каны юк;
Йомыркасы лайлалы,
Җөйләренең саны юк.

1009. Кыс-кыс, кысырык,
Кысырыкта тыкырык.

1010. Бер арканда утыз куем бәйләүле.

1011. Тәрәзә юк, ишек юк,
Керер-чыгар тишек юк,
Шулай да эче тулы халык.

Мәк

1012. Бикле келәт эчендә кара ком.

1013. Җитмеш карак бер калпак астында.

1014. Зил-зил, зилешкә,
Зилә моя кубышка11.
Ни хлеб и ни вода
Боярский ояда.

1015. Бер ботак,
Бер ботакта бер мең борчак.

1016. Ук,
Ук өстендә чук:
Сиксән ике кибет,
Алтмыш ике егет.

1017. Таяк,
Таяк өстендә маяк;
Маяк өстендә кибет,
Кибет эчендә дүрт мең егет.

1018. Ыла,
Ыла эчендә кала,
Кала эчендә кибет,
Кибет эчендә йөз егерме егет.

1019. Бәни, бәни, бәни икән,
Бәни беэгә килә икән,
Бәни безгә килгән чакта
Туфли-итек кигән икән,
Туфли-итек эчендә
Тартмалы хат килә икән.


1. Шакмара — самавырга ягу өчен ясалган шакмак.

2. Күбәтә — кәнди, тәлинкә.

3. Баглау — бәйләү.

4. 3әмәт — койма.

5. Кишмер — кәшемир.

6. Ылак — кәҗә бәтие.

7. Пәрванә — күбәләк.

8. Әл — кул.

9. Утаг — бүлмә. Биредә: бүлемле-бүлемле.

10. Йаг — май.

11. Кубышка — акча чүлмәге. Мәк башы чүлмәккә охшатылган.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 5289 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz