Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 20 » ӘЙДҮКӘ
ӘЙДҮКӘ | 22:21:32 |
Себердәге Чаптар авылының Балык кушаматлы бае Тармакүл авылы баеның Батыш дигән кызын сораткан. Кыз ул байга барырга теләмәгән, үзләрендә хезмәт иткән шагыйрь йөрәкле Әйдүкә исемле ярлы егеткә гашыйк булган. Кыз белән егет, сөйләшеп, килешеп, бергә качып киткәннәр. Асыл егет белән гүзәл кыз, казакъ далаларына китеп, ир белән хатын булып яшәгәннәр. Ләкин үз якларын сагынып, туган авылларына кайтканнар. Кайту белән алар тозакка эләккән: байлар аларны зинданга ябып куйганнар. Тармакүл авылына унсигез пар ат белән унсигез түрә килеп, Әйдүкәне гомерлек каторгага хөкем иткәннәр. Әйдүкә үзенең искиткеч көчле, моңлы тавышы белән тирә-юньгә җырчы буларак та билгеле булган*. Бу турыда баш түрә дә ишеткән. Ул: «Сине бик яхшы җырчы дип әйтәләр, әйдә, бер җырлап кара»,— дигән. Әйдүкә:
Ат бәйләгән, әй, Кубагызга; Чаң бәйләгән, әй, дугагызга. Карап кынай торып исем китте, Алтын штоф укалый якагызга,—
дип башлап җибәргәч, баш түрә:
— Син безне мактыйсың икән,— дигән.
— Сез миңа җырларга рөхсәт иттегез, шуңа күрә мактау белән башладым,— дип егет җырлавын дәвам иттергән. Соклангыч җыр каты күңелле баш түрәне дә йомшарткан. Ул Әйдүкәне каторгага җибәртми калдырган, хөкемен йөз чыбык суктыру белән алыштырган һәм егеткә куй тиресен яптырып, йөз чыбыкны бергә бәйләтеп суктырткан, имеш. «Күркәм егет» дигән ул. Шулай да хатынын аңа бирмәгәннәр, башка авылга кияүгә озатканнар. Батыш үз авылына картайгач кына кайткан. Әйдүкә белән Батыш Тармакүл зиратына күмелгәннәр.
Батыш — Фатима. Әйдүкә — Әйтмөхәммәд. Куба — капка. Чаң — кыңгырау. Штоф — калын тукыманың бер төре. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 2637 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|