Среда, 24.04.2024, 15:36:02   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Декабрь » 23 » Өйне җылыту һәм яктырту әйберләре
Өйне җылыту һәм яктырту әйберләре
22:44:00

Мич

2171. Ак кием кигән,
Башы түшәмгә тигән.

2172. Ак киндер күлмәк кигән,
Түбәсе түшәмгә тигән.

2173. Бүз күлмәк кигән,
Башы тактага тигән.

2174. Үзе ак күлмәк кигән,
Башы түшәмгә тигән,
Аягы җиргә тигән.

2175. Үзе ак күлмәк кигән,
Изүе ачык,
Түше кара.

2176. Иртә тор да кара:
Әбинең күлмәге ак,
Изүе кара.

2177. Аклы күлмәк киенгән,
Мин олы дип сөенгән.

2178. Асылбикә асыл кия,
Күлмәге җиргә тия.

2179. Ак бия,
Башы түшәмгә тия.

2180. Өем-өем өйгән.
Башы түшәмгә тигән.

2181. Ак тутамның авызы зур булса да, аш ашый алмый.

2182. Ак тутаем — йөз ямау.

2183. Бите ак, авызы кара,
Ышанмасаң барып кара.

2184. Ызба уртасына калын бикә утырган,
Эченә кара сүзләр тутырган.

2185. Түше кара әбием
Түргә карап утыра.

2186. Ипи-ипи, ипиташ,
Эче куыш, тышы таш.

2187. Эче кара, тышы ак.

2188. Аяксыз-кулсыз кершән ягына.

2189. Гәүдәсе бар, җаны юк,
Үзе кершән ягынган.

2190. Авызы бар — тешсез,
Үзе тормый эшсез.

2191. Өй почмагында озын хатын утыра.

2192. Тәне җылы, каны юк.

2193. Ямап-курап тун тектем,—
Колынлы биягә биргесез.

2194. Үзендә яндыра, үзе янмый.

2195. Кыш көне күп ашый,
Җәй көне күп йоклый.

2196. Кыш көне кызу,
Җәй көне салкын.

2197. Эченә ут капкан,
Авызыннан төтен аккан.

Мич чыгару

2198. Ары лап-лап,
Бире лап-лап,
Сөңге саплап,
Китән каплап.

Мич һәм морҗа

2199. Гәүдәсе өйдә, муены тышта.

2200. Эче куыш, тышы таш,
Орчык баш.

2201. Җизни кигән ак күлмәк,
Башында балчык чүлмәк.

Мич һәм морҗа, морҗа япкычы

2202. Аслы-өсле ак келәт,
Кулым кысты карт үләт.

Мич, морҗа, төтен

2203. Хатыны калын — гел бер төштә,
Ире озын — башы тышта,
Кызы көяз — гел йөри.

Мич, учак

2204. Әнисе илле ямау,
Кызы кырык ямау.

Мич, ялкын

2205. Таш өйдә сары төлке сикерә.

2206. Куыш ташның эчендә
Кызыл тунлы кыз бии.

2207. Бите ак, авызы кап-кара, теле кып-кызыл.

Мичтәге утлы күмер

2208. Әрҗәм тулы чын ахак,—
Кулым тыгып алалмыйм.

2209. Әрҗә тулы вак таш.

2210. Тигәнә тулы кызыл ашык.

2211. Табак тулы тарым бар,
Күтәралсаң, барын да ал.

Мич, төтен

2212. Үзе өйдә, чәче урамда.

2213. Толыбы өйдә,
Җиңе урамда;
Безне саклыйм, ди,
Салкын буранда.

Мич, ут, төтен

2214. Мөгри-мөгри мөгрәгән,
Мөгезен күккә терәгән,
Алтын белән сырлаган,
Көмеш белән буяган.

2215. Дөр-дөр дөрский,
Цицарский, царьский;
Әлҗегән, мәлҗегән,
Мөгезен күккә терәгән.

2216. Анасы юан, кызы чибәр,
Улы җитез икән —
Күккә җиткән.

2217. Анасы — юан,
Кызы — кызыл,
Улы кыю — күктә оча.

2218. Анасы юан — түрдә утыра,
Атасы озын — тышта йөри,
Кызы сылу — ашка йөри.

2219. Анасы мескен сөялеп каткан,
Кызы уйнаклап йөри,
Атасы гарип тышта йөри.

2220. Анасы юан — өйдә тора,
Атасы батыр — күккә менә,
Улы матур — ара йөри.

2221. Үзе калын — өйдә тора,
Кызы күрекле — кунак йөри,
Ире тиле — күккә менә.

Мич, ут, төтен, кисәү агачы

2222. Анасы юан, кызы кызыл,
Улы уңган, атасы бөкере.

Мич, утын, күмер алу

2223. Бер кечкенә таш пулат бар,
Эче киң дә авызы тар,—
Акны салалар,
Караны алалар.

2224. Шкафы зур,
Ишеге кечкенә,—
Акны салалар,
Караны алалар.

Мич һәм чүлмәк

2225. Зим-зим зимләнкә,
Зимләнкәдә бер тәкә.

Мич, таба, коймак

2226. Элек балчык тавы,
Аннары тимер тавы,
Аннары борай җире,
Аннары сыер койрыгы.

Мич, казан, ата-ана, туганнар, яр-юлдаш

2227. Бу кич ятып бер төш күрдем,
Алат-мулат тау күрдем;
Алат-мулат тау янында
Түгәрәк күл мин күрдем,
Түгәрәк күл янында
Ике аккош мин күрдем,
Ике аккош янында
Унике тутый кош күрдем,
Унике тутый кош янында
Алтын үрдәк мин күрдем.

Тимер мич

2228. Дүрт аяклы кара куй,—
Төрепкәсе артында.

Тимер мич һәм ут

2229. Асты калай, өсте калай,
Уртасында йөгерек малай.

Морҗа

2230. Өй түбәсендә киле,
Аны белмәгән тиле.

2231. Өй түбәсендә озын агай.

2232. Аягы юк, үрә баскан.

Морҗа, мич, күмер

2233. Атасы алман куча1
Инәсе ялбак2 бичә,
Балалары вак-вак чалтырак.

Морҗа, төтен

2234. Өй башында карт бабаң
Карта3 турап утыра.

2235. Өй түбәсенә баскан,
Төрепкәсен тарткан.

2236. Өй кыегында бер карт
Челем тартып утыра.

2237. Өй түбәсендә бөдрә сакаллы бабай.

2238. Күк этем күккә карап өрә.

2239. Сыерым аранда,
Койрыгы яланда.

2240. Үрдәкнең койрыгы тау башында,
Башы Казан шәһәрендә.

Морҗа эче, юллык

2241. Дөньяда ни нәрсә иң кара?

Морҗа япкычлары

2242. Бабай ташлыкта туа.

2243. Әпләмә дә чәпләмә,
Кап-кара да шәп-шәрә.

2244. Катлы-катлы катлама,
Катламасы кап-кара.

2245. Кат-кат катлама,
Катламадан атлама,
Кап-кара да шәп-шәрә.

2246. Олы бием башмагы
Кече биемгә ярамый,
Кече бием башмагы
Олы биемгә ярамый.

2247. Кече киленнең калфагы
Уртанчы киленгә ярамый,
Уртанчы килен калфагы
Кече киленгә ярамый.

Мичкә утын кисү

2248. Киртле-киртле Әһлиулла,
Кирте бетсә ни була?

Мичкә утын яру

2249. Утынлыкта дүрт аю,
Дүртесе дә күк аю;
Күтәрелде, бәрелде,
Җидегә аерылды.

2250. Өскә менә, ялт итә,
Аска төшә, шалт итә.

2251. Ордым, бәрдем,
Карнын ярдым.

2252. Тап иттем — табанын ярдым.

Утын кисеп, мич артына тутыру

2253. Башы-арты кыелды,
Чуаратка4 сыелды.

Чыра телү

2254. Тимер балык тау шуа.

Утынны алып кайту, мичтә яндыру

2255. Сикереп торды,
Атка утырды,
Куышны тутырды,
Ачысын очырды,
Җылысын калдырды.

Мичкә утын ягу

2256. Бер тишеккә кырык чөй кактым.

2257. Ак әбинең тамагына
Кырык чыра кадалган.

2258. Озын идем — киселдем,
Юан идем — ярылдым,
Инде утка тарыдым.

2259. Ишектән керә, тишектән чыга.

Утынның яна башлавы һәм төтен

2260. Атасы киндерәсен ураганчы,
Улы Себергә барып җитә.

2261. Атасы аягын киенгәнче,
Улы базарга барып кайта.

2262. Атасы чабата саргайчы,
Малае Мәскәүгә барып җитә.

2263. Атасы курада ат җиккәнче,
Баласы шәһәргә барып җитә.

2264. Атасы утын кискәнче,
Улы урманга барып җитә.

2265. Атасы бүркен кигәнче,
Баласы бабасы янында була.

Чакма таш, ут

2266. Таш тирмәнең эчендә
Сары чәчле кыз ята.

Чакма чагып ут кабызу

2267. Заман ахыры булганда
Таш өстенә таш кубар,
Ике ташның эченнән
Бөдрә чәчле кыз чыгар.

2268. Биш агай сугышты,
Бишесеннән дә кан чыкты.

Каплы шырпы

2269. Бәләкәй генә оя,
Җитмеш биш кеше сыя.

2270. Бер өйдә җитмеш кеше,—
Барысы да чалмалы.

2271. Такта сарай эченә
Кара башлы мал яптым.

2272. Кечкенә генә өй эчендә
Кызыл эшләпә кигән
Җитмеш биш егет утыра.

2273. Бер пает астында илле егет.

2274. Кара башлы ак тутайлар
Төялгәннәр вагонга.

2275. Каравыл өендә алтмыш янгынчы.

Шырпы кабызу

2276. Бер йорт эчендә җитмеш биш егет.
Берсен эшкә кушсаң, өеңне дә җылыта, ашыңны да пешерә.

2277. Бер бәләкәй генә малайның башы каный.

Ут

2278. Күрергә күркәм,
Тотарга куркам.

2279. Зәңгәр-зәңгәр, зәңгәр чәчәк,
Күк-күк, күк чәчәк;
Күрер күзгә матур чәчәк,
Күтәрергә авыр чәчәк.

2280. Зәңгәр-зәңгәр, зәңгәр чәчәк,
Зәңгәрләнгән бишни5 чәчәк;
Күрергә күркәм чәчәк,
Тотарга авыр чәчәк.

2281. Карап торуга — чәчкә,
Тотсаң — кулңы янчә.

2282. Ялт-йолт итәр,
Ялмап китәр.

2283. Аягы юк, кулы юк,
Тиз йөгерә, тиз җиңә.

2284. Иртән дә килә кара кыз,
Кич тә килә кара кыз;
Авызында тимер кубыз,
Уйнап килә кара кыз.

2285. Тотсам өзелә.
Калмый үземә.

2286. Шаян сары песием
Битен юып утыра,
Җил истеме — котыра.

2287. Җилдән арта,
Судан кайта.

2288. Нәрсә ашый авызсыз?

2289. Бар безнең бер кодагый,—
Күпме ашатсаң да туймый.

2290. Ашатсаң — яши,
Эчертсәң — үлә.

2291. Кырам, җимерәм,
Төкеректән куркам.

Ут, утын, яну

2292. Бер җансыз
Бер җансызның җанын ала.

2293. Кызыл гына мәче баласы агач өстендә уйный.

2294. Кызыл кызый кунак җыйган,
Үзе ит-май җыфыра6;
Сиңа да бирми, миңа да бирми,
Тик каратып утыра.

2295. Озын Нурый калҗа турый,
Балалары елап сорый.

Янгын

2296. Өй түбәсендә кызыл әтәч кычкыра.

Ут, мич, морҗа

2297. Кызы чибәр — ашка йөри,
Анасы юан — өйдә утыра,
Атасы мескен — тышта тора.

Ут, төтен, мич

2298. Кызы кызыл, малае озын, анасы юан.

Ут һәм казан

2299. Кызыл сыер кара сыерны ялый.

Учак яккан урын

2300. Сары ат типкән җирдә үлән үсми.

2301. Кызыл үгез яткан җиргә
Кырык елсыз үлән чыкмас.

Очкын

2302. Әстерханда утын кисә,
Йомычкасы монда төшә.

2303. Чыбыркысы чарт-чарт итә,
Кәҗәләре сикереп китә.

Төтен

2304. Озын ашкак7 үрә баскан.

2305. Озын аяк, кыска тун,
Кая киттең, знакум?

2306. Мич эчендә кара мәче.

2307. Өй түбәсендә аю бии.

2308. Өй башында аю тузан туздыра.

2309. Кара аю кикерә,
Күккә карап сикерә.

2310. Мөгри китте, мөгри китте,
Мөгезен күккә тери китте,
Камышлыкка төшә китте,
Камыш суын эчә китте.

2311. Казанның да бурасы,
Болгарның да бурасы,
Күтәрелгән курасы.

2312. Күк ат менгән,
Күк җилән кигән,—
Күккә менеп бара.

2313. Үзе җирдә, алкалары күктә.

2314. Йөгереп чыга, җилгә оча.

2315. Ябалаклар түбәдән очты,
Кунар җирен табалмады.

2316. Җил йөрсә, ул йөрер,
Бер сәгатьтә дөнья күрер.

2317. Аягы юк — качадыр,
Канаты юк — очадыр.

Төтен һәм печән чүмәләсе

2318. — Әссәламәгаләйкем, озын агай, кая барасың?
— Һәй, тузгак баш, каны дисәм8, син ни беләсең?

Төтен, морҗа

2319. — Озын агай, кая барасың?
— Кара пәри, син ни беләсең!

Төтен, ут, морҗа

2320. — Озын агай, кая барасың?
— Кызылбай арттан төртә, тырпыча9 авыз, син ни беләсең?

Төтен, көл

2321. Чыпчык очты — тизәге калды.

2322. Дию пәрие күккә аша,
Ашы-суы җирдә кала.

Төтен, яңгыр

2323. Күктә оча, җиргә төшми,
Җиргә төшә, күккә менми.

Төтен яки ис

2324. Тотыйм дисәң — очып китә,
Тоталмасам — качып бетә.

2325. Борынга керә,
Кулга тотылмый.

Утлы күмер

2326. Мәрҗәнбикә идән тишәргә оста.

2327. Үзе күәз10, күтәрергә авыр.

2328. Мич алдында алтын,—
Учлап алып булмый.

Сүнгән күмер

2329. Утта туам, утта үләм.

2330. Кызылны салдык, караны алдык.

2331. Әрҗә тулы кара таш.

2332. Казысаң — черемәс,
Суга ташласаң — батмас.

Мичтән учакка күмер тарту

2333. Олы абзардан кече абзарга һәс-төрә дә һәс-төрә.

2334. Олы абзардан кече абзарга сарык кудым.

2335. Сарыклар зур киртәдән кечкенә киртәгә агылалар.

2336. Олы мичтән кече мичкә Куа-кыйный: «һәш-тот, һәш-тот!»

Кисәү агачы, күмер алу

2337. Тимери агай олы киртәдән кече киртәгә мәрҗән көри.

2338. Кечкенә генә агач тырма
Бөтен көтүне куа.

2339. Аргы абзардан бирге абзарга
Йөгерә-йөгерә ут ташый.

2340. Кара айгыр утка сикерә.

2341. Кәкре елан утта уйный.

2342. Кәкре солдат алтын казый.

2343. Салдым аны күгәртеп,
Алдым аны кызартып.

2344. Каралып керә, кызарып чыга

Кисәү агачы, төтен

2345. — Кәкере койрык, кая барасың?
— Сорашма, үзең дә шунда барырсың.

Пумала

2346. Мич артында чәчле пуп.

2347. Бәләкәй генә чәчле пуп
Морҗа юллыгын тазарта.

2348. Мич артында картыгыз,
Сакалыннан тартыгыз.

2349. Чәчен-башын туздырган,
Атасыннан уздырган.

2350. Мичтә лапсырдап11 сары аю бии.

2351. Пуш-пуш пушана,
Куда бидеш ти жина,
Ни труги минә,
Әле дә миңа дасатна.

Пумала, төтен

2352. Бер ялбыр12 эт абзардан бөтен сарыкны куа.

2353. — Кара агай, кая барасың?
— Шылкы13, ник көләсең?
Тукта, бергә барырсың.

Күмер кыскыч

2354. Кече димәгез безне,
Чеметеп алырбыз сезне.

Җылыткыч батарея

2355. Гармун кебек сырлы ул,
Мич шикелле җылы ул.

Су, газ торбалары

2356. Тирән базда тимер эчәк.

Җылылык

2357. Өй эчендә ни күренми?

2358. Менә тора, мин күрмим.

Чырак

2359. Су өстендә чыжлап тора бер елан,
Төннәрендә утлар чәчә аузыннан.

Чыра яки шәм

2360. Үзе көя,
Үзгәләрне14 яктырта.

2361. Озын агай калҗа турый.

2362. Кызыл солдат ит турый.

Шәм

2363. Багана яна, күмере-көле юк.

2364. Күлмәге эчендә,
Гәүдәсе тышында.

2365. Сыңар күзле ябалак
Тән буена ялтырый.

2366. Ак күлмәген киенер,
Ахшамнан соң күренер.

2367. Караңгы өйдә ак кына бер кыз,
Авызы тулы балавыз,—
Борынын сөртсәң, ялт итә.

2368. Өстәл өстендә бер кыз ит турый.

2369. Утыра бер әлтери,
Ишек ачсам калтырый,
Тирә-ягы ялтырый.

2370. Тешсез әби май ашый.

2371. Ак ашый, кара коса.

2372. Ак кеше карасын коя.

2373. Ак кошым кара тизәкли.

2374. Көндез йоклый,
Кич карый,
Иртә белән үлә —
Икенчегә алмашына.

2375. Казаннан килгән бер гөлем бар,
Бөресез, ботаксыз;
Аны ашаган бер кошым бар,
Борынсыз, тамаксыз.

2376. Яланда бер ак тирәк ялгыз үскән,
Башына бер падиша тәхет теккән;
Гаделлеге иленә бар, үзенә юк,
Үз башын, алтын тәхтен җуеп киткән.

2377. Ак юкәгач башында
Алтын Кәли утыра,
Килеп борынын өзмәсәгез,
Көям ди-ди утыра.

Шәмдәл

2378. Аягы катлы,
Башы чатлы.

2379. Эсек егет, эсек егет,
Эшләпә түбәсе тишек егет.

Шәмдәл һәм шәм

2380. Тәне тышта,
Күлмәге эчтә,
Мәлихәсе башында,
Ул синең дә каршыңда.

2381. Багана яна, базы кала.

2382. Бер агайның дүрт улы,
Дүртесе дә Биктимер.

Шәмдәл, шәм, ут

2383. Табак,
Табак өстендә таяк,
Таяк өстендә әлтери,
Әлтери өстендә бәлтери,
Бәлтери өстендә калтырый,
Калтырый өстендә ялтырый.

2384. Әлтери дә бәлтери,
Борынын сөртсәң, ялгырый,
Уф дип әйтсәң, калтырый.

2385. Табак,
Табак эчендә таяк,
Таяк очында дүрт бармак,
Дүрт бармак очында ялт та йолт.

Керосин лампасы

2386. Филе, филе, филе чәчәк,
Филе атлы матур чәчәк,
Күрер күзгә күркәм чәчәк,
Күтәрергә авыр чәчәк.

2387. Һәт-һәт эчендә,
Һәт барабан эчендә;
Һәт барабанның кызы бар
Алтын сарай эчендә.

2388. Бер хан кызы Зөһрә
Пыяла чарлак эчендә.

2389. Пыяла сарай эчендә
Сары тавыгым утыра.

2390. Эче-тышы пыяла, борыны җиз.

2391. Өе дә пыяла,
Тәрәзәсе дә пыяла,
Кәрнизе челтәр,
Тәрәзәсе мең.

2392. Асты пыяла, өсте пыяла,
Өфе маен җыя ла.

2393. Эче су, тышы пыяла, борыны җиз.

2394. Бакыр төпле, йөз күзле.

2395. Су өстендә ут яна.

2396. Асты диңгез, өсте нур.

2397. Кечкенә генә коем бар,
Эчендә алтын суым бар.

2398. Ике башы тишек,
Уртасы пыяла ишек,
Күрергә күркәм,
Тотарга куркам.

2399. Яңа өемнең эчендә,
Кичкә керсәң, ут уйный.

2400. Көндез басыла,
Кич күзе ачыла;
Ачылса да күрми,
Кеше шуны күзли.

2401. Теленә ут ябышкан,
Куыгы ярылып бара.

2402. Теленә ут капкан,
Аны кем уйлап тапкан.

Абажурлы лампа

2403. Атасы улын күтәргән,
Улы бүреген күтәргән.

2404. Сәт сәтне күтәргән,
Сәт атасын күтәргән,
Атасы улын күтәргән,
Улы ботын күтәргән.

2405. Атасыннан улы озын,
Чикмәненнән кулы озын.

2406. Атасы,
Атасы өстендә малае,
Малаенда эшләпә.

2407. Атасы баласын тота,
Баласы эшләпәсен тота.

Асылмалы лампа

2408. Атасы улына, улы мулласына асылынган.

2409. Катлау-катлау катланган,
Кече матчага атланган.

2410. Якты башлы малаемны түшәмгә астылар.

2411. Амчылы, Камчылы,
Уртасында Бибиәсма.

Филтә

2412. Бер башы — суда,
Бер башы — утта.

2413. Әбием башына ут капкан.

Филтә күмерен алу

2414. Бармагыңны төрт,
Борыныңны сөрт.

Электр лампасы

2415. Безнең өйдә ут яна,
Аның мае елгада.

2416. Үзе яна — яндырмый.

2417. Алтын йомырка таптым,
Эченә ут яктым.

2418. Җем-җем итә,
Җемелдәп китә,
Шырпысыз үрләп китә.

2419. Төймәсе челт итә,
Үзе гөлт итә.

Өстәл лампасы

2420. Өстәлемдә бер гөмбә,
Яктыртып тора төнлә.

Лампа яктысы

2421. Учласам — учка сыя,
Җибәрсәм — өйгә сыймый.


1. Куча (куца абый, өлкән кеше.

2. Ялбак җәенке, киң.

3. Карта — кырык карта, хайван ашказанының бер өлешею

4. Чуaрат — чуал арты; «чуал» дип алды ачык мичне атыйлар.

5. Бишни — кара-кызыл тес.

6. Җыфыру — бик тиз ашау.

7. Ашкак — сыйрак. Күчерелмә мәгънәдә озын аяклы кешегә карата да әйтелә.

8. Каны дисәм — «кая дисәм», «нәрсә дисәм» мәгънәсендә.

9. Тырпыча — торбыча, җеп кату җайланмасы. Аның цилиндр сыман формада кабыктан ясалган өлеше калай морҗага ошатылган.

10. Куәз — көяз.

11. Лапсырдау — лапсыр-лопсыр итү (аваз ияртеме).

12. Ялбыр — йөнтәс, сәләмә.

13. Шылкы (шылгым) — мәзәкче, такылдык.

14. Үзгә — башка.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 4507 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz