Четверг, 25.04.2024, 03:10:04   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 23 » ЮА ҖЫЕНЫ
ЮА ҖЫЕНЫ
21:49:52
Күгәй авылы урнашкач, халыкның күңел ачу бәйрәме булмаган, ә бәйрәм итүне чираттан уздырганнар: бүген берәүдә, иртәгә икенче хуҗалыкта, өченче көн тагын яңа хуҗалыкта ашап-эчеп күңел ачканнар. Бу эшне тәртиптә тоту өчен, агач таякка киртләр киртләп барганнар. Таяк авылга бер генә икән. Язгы кыр эшләре башланганчы шулай бәйрәм иткәннәр. Язгы сукага төшәр алдыннан, авылның егетләре бергә җыйналып, авылдан ерак кырга таякны илтеп ташлаганнар. Бу җир хәзер дә «Сөрән ташлаган» җир диеп йөртелә. Икенче язда яңа таяк алганнар, бәйрәм итүне яңадан башлаганнар. Бу тәртиптәге бәйрәм йоласын һәм таягын «Сөрән» диеп атаганнар.

Авыл үскән, зурайган, халыкка бу күңел ачу йоласы уңай булмый башлаган. Авыл халкы сөйләшеп, килешеп, Мулла Иле авылы халкыннан бәйрәм йоласы сатып алырга булганнар. Бу вакытта Мулла Иле авылында ике бәйрәм булган: Берсе — Юа бәйрәме, икенчесе — Тикен бәйрәме.

Моның өчен бер төркем ирләр, атлар җигеп, мичкә белән сыра алып барып, Мулла Иле халкын сыйлаганнар һәм Күгәйгә кунакка чакырганнар.

Бергә сөйләшкәннән соң, Юа бәйрәмен Күгәйгә сатырга булганнар. Шуннан алып Мулла Иле авылында — Тикен, ә Күгәйдә Юа җыены үткәрәләр икән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2201 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz