Пятница, 19.04.2024, 23:39:47   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 27 » КҮК ҖИСЕМНӘРЕ, ТАБИГАТЬ КҮРЕНЕШЛӘРЕ БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
КҮК ҖИСЕМНӘРЕ, ТАБИГАТЬ КҮРЕНЕШЛӘРЕ БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
21:21:18
17422. Ай караңгы булып торса — һава юеш, җепшек булыр, әгәр ачык булып ялтырап торса — һава коры булыр.

17423. Ай киртәләнсә, тиздән буран булыр.

17424. Ай колакланса — аягыңны ныгыт, көн колакланса — колакчыныңны ныгыт.

17425. Ай колаклы булса, суык булыр — кыш көнендә; әмма җәй көне колаклы булса, яңгыр булыр.

17426. Ай очы белән туса, көннәр явымлы булыр.

17427. Ай тирәсендә алка кебек булса, җил булыр.

17428. Ай тирәсендә кызыллык алка кебек булып, тиз бетеп китсә — аяз булыр.

17429. Ай тирәсендә нурлы түгәрәк якты булса, икенче көнне яңгыр булыр. Әгәр бу түгәрәк ераграк торса, ике-өч көннән яңгыр булыр.

17430. Ай тирәсендәге алка караңгы төсле булса, суык булыр.

17431. Ай тулы вакытта саф һәм якты, ялтырап торса, һава яхшы булыр.

17432. Ай утырып туса, аяз була.

17433. Ай чалкан туса — аязга, кырын туса — явымга.

17434. Ай чалкан туса — коры була, башкача туса — буран була.

17435. Ай чалкан туса — көн салкынга.

17436. Ай яңгыр алдыннан тонык, аязыр алдыннан ачык күренә.

17437. Айның башы белән көн төзәлә яки бозыла.

17438. Айның дүртенче көнендә һава ничек булса, бөтен ай шулай булыр.

17439. Аяз буласы булса, томан тамчы-тамчы юеш булыр.

17440. Аяз булса — суытыр, болыт булса — җылытыр.

17441. Аяз көнне болыт чыгып, ул кабарса — җилле-давыллы яңгыр килә. Әгәр сыек кына болыт чыкса, киресенчә, әйбәт яңгыр килер.

17442. Бер-ике көн чыктан тамчылар булса, яхшы яңгыр булыр.

17443. Бер урыннан бер урынга күчеп, күк күкрәсә — боз булыр.

17444. Беренче күк күкрәү көннәр җылына башлауга булыр.

17445. Бер рәттән өч-дүрт мәртәбә күк күкрәсә, һава бозылыр.

17446. Боз күбрәк көнбатыштан килеп явар.

17447. Болыт кыйблага таба барса — көн аязырга.

17448. Болыт кыйбладан булса, яумый урап кына китәр.

17449. Болыт төньягыннан өелеп чыкса, аязга булыр.

17450. Болытлар бер-беренә каршы килсә, һава бозылып, яңгыр булып торыр.

17451. Болытлар бергә өелеп, бик югары күтәрелсә, җылы яңгыр булыр.

17452. Болытлар сирәк булса, аяз һәм салкын булыр.

17453. Болытлар түбәннән килсә, каты суыкны көт.

17454. Болытлы көнне баер алдыннан кояш ялтыраса, һава бозылып озак торыр.

17455. Болытлы көнне кояш кисәк-кисәк кыздырса, кич — яңгыр.

17456. Болытлы-яңгырлы көнне кояш батканда аязса, икенче көнне тагын яңгыр булыр.

17457. Вак яңгыр томалап ява башласа, һава озакка бозылыр.

17458. Давыл булса — явымга.

17459. Ике болыт бергә килеп кушылса, көчле яңгыр булыр.

17460. Иртә белән болытлы булып, кояш чыкканда аязса, ул көнне яңгыр булмас.

17461. Иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы килер.

17462. Иртән кояшны томан капласа, аяз булыр.

17463. Иртәнге томан, калын булып та, кояш нуры белән тиз таралса, һава озак яхшы булып торыр.

17464. Йолдыз атылса, җил булыр.

17465. Йолдыз тирәсендә кара алка булса, яңгыр булыр.

17466. Йолдызлар ачык күренсә — көн яхшыра, тонык күренсә — яңгыр яки кар ява.

17467. Йолдызлар кечкенә булып күренсә, яңгыр булыр.

17468. Йолдызлар куе күренсә, аяз булыр.

17469. Кайсы якта йолдызларның нуры озынрак күренсә, җил шул яктан булыр.

17470. Кар лапа-лапа төшә: карга килер.

17471. Кара болыт башта кечкенә булып чыгып, соңыннан зурайса — кыйбладан яңгыр булыр.

17472. Катлаулы болытлар тиз йөрсә — аяз булыр, акырын йөрсә — яңгыр булыр.

17473. Киртәле болыт яумый.

17474. Кич аяз булып та, йолдызлар аз күренсә, яңгыр булыр.

17475. Кояш агарып чыкса, шул көнне һәм киләсе көнне дә аяз булыр.

17476. Кояш аязга баеса — иртәгесен аяз, болытка баеса — яңгыр булыр.

17477. Кояш баеганда болытлар булып, кояш чыкканда таралса — һава коры булыр.

17478. Кояш баеганда кызыл булып күренсә, җил булыр.

17479. Кояш баеганда томан я болыт булса, иртәгә яңгыр көт.

17480. Кояш баеганда яңгыр ява башласа, тиз туктар.

17481. Кояш баеганда җилсез булып, һава кызгылт булса яки кыйбладан җил булса — чык булыр.

17482. Кояш баегач, төньягында болытлар ак булса, бер ай буе һава бозылырга галәмәт.

17483. Кояш баер алдыннан болытлар тармакланып сузылып торса, яңгыр булыр.

17484. Кояш баердан элек югары вакытта һава кызарса, шул кич үк һава бозылыр.

17485. Кояш баешы кызарса, җил була.

17486. Кояш батканда аяз булып, төньягыннан салкынча җил булса, кырау булыр.

17487. Кояш батканда баткан урын ачык булса, иртәгә аяз булыр. Баткан урын ачык булмаса — яңгыр булырга.

17488. Кояш, батканда, болыт арасына кереп янса, иртәгесен үк көн яңгырлы була.

17489. Кояш батканда кояш артыннан болытлар барса, куәтле җил булыр. Әгәр болытлар һәр яктан кояш тирәсендә җыелсалар, каты давыл булу галәмәте.

17490. Кояш, батканда, кызарып янса, иртәгесен көн болытлы булыр.

17491. Кояш батканда төньягыннан һава кызарса, чык булыр.

17492. Кояш баткач та караңгылык төшсә, яңгыр булыр.

17493. Кояш баткач һавадагы кызыллык озак торса, аяз булыр.

17494. Кояш бик еракта булып күренсә, салкын булыр.

17495. Кояш болытка капланып баеса, яңгыр була.

17496. Кояш калын болытта баеса, икенче көнне үк яңгыр башланыр.

17497. Кояш колакланып чыкса, салкын булыр.

17498. Кояш кызарып ачыкка баеса, һава начар, җилле булыр.

17499. Кояш кызарып чыкса яки кызарып баеса, җил булыр.

17500. Кояш кызарып чыкса, яңгыр булыр. Кыш көне шулай чыкса, салкын булыр.

17501. Кояш тирәсендә алка кебек күренсә, яңгырлы булыр.

17502. Кояш тирәсендә колак кебек ак нурлар күренсә, эссе һәм яңгыр булыр.

17503. Кояш тирәсендә нурлар югары чагылса — буран булыр, түбән чагылса — салкын булыр.

17504. Кояш томан вакытында чыкса, көндез бөркү булыр.

17505. Кояш түбән батса, иртәгә яңгыр булыр.

17506. Кояш чыккан вакытта һава кызарса, шул көнне яңгыр булыр.

17507. Кояш чыкканда аяз булып, кояш кечерәк кебек күренеп, читләре аермачык якты булса, һава коры булыр.

17508. Кояш чыкканда багана кебек нурлар күренсә, суык булыр.

17509. Кояш чыкканда биек күренсә — аяз булыр, түбән күренсә — яңгыр галәмәте.

17510. Кояш чыкканда болытка капланып, нуры югары китсә, яңгыр булу галәмәте. Әгәр кояш нуры болытның уртасында күренсә, җил һәм яңгыр булу галәмәте.

17511. Кояш чыкканда гына кызарса, бер я ике көннән яңгыр булыр.

17512. Кояш чыкканда гына яктыра башлап, һава бик кызарса, шул көнне яңгыр булыр.

17513. Кояш чыкканда зуррак булып күренсә, яңгыр көтәргә кирәк.

17514. Кояш чыккач кызыллык тиз бетсә, һава бозылыр.

17515. Кояш чыккач та болыт астына керсә, яңгыр булыр.

17516. Кояш, ялтырап чыгып, болыт астына керсә, шул көнне яңгыр булыр.

17517. Кыйбла ягыннан ике-өч көн җил булса, яңгыр галәмәте.

17518. Кыйбла ягыннан эре болытлар чыкса, яңгыр булыр.

17519. Кыш көне йолдызлар куе күренсә, салкын булыр. Әгәр йолдызлар сирәк күренсә, кыш көне җылы һәм буран булыр.

17520. Кыш көне кояш тирәсендә алка кебек булса, яки кояш колаклы булса, бик суык булыр.

17521. Кыш көнендә кояш тирәсендә нур түгәрәк күренсә, буран булыр. Әгәр дә бу түгәрәк кояшка якын булса, аяз булыр.

17522. Көн бик кыздырса, яңгыр булыр.

17523. Көн җилләсә, яңгыр булыр.

17524. Көнчыгышыннан җил чыкса, яңгыр галәмәте.

17525. Күк болытлар арасында ак болыт булса — боз булуга.

17526. Күк иртә күкрәсә, яз иртә килер.

17527. Күк күкрәп, коңгырт сыман көл төсле болыт оеш-оеш булып күтәрелсә — боз явар.

17528. Күп вакыт тын булып, соңыннан җил иссә, яңгыр булыр.

17529. Салават күпере бик югары булса — аяз, бик түбән булса — яңгырлы.

17530. Салават күпере бөтенләй түгәрәк күренсә, яңгыр булыр.

17531. Салават күпере кояш чыкканда чыкса һәм кояшка каршы булса, шул көн яңгыр булыр.

17532. Салават күпере суга төшсә, явымнар күп була.

17533. Салават күпере төньягында чыкса — яңгыр булмаска.

17534. Салават күпере яңгыр яуганда өч булып чыкса, бөтен атна яңгыр булыр.

17535. Салават күпере яңгырдан соң озак торса — һава бозылыр, әгәр тиз бетсә — аяз булыр.

17536. Салават күперенең бер ягы түбән күренсә, аяз булыр.

17537. Салават күперенең ике башы да суга төшсә — яңгыр булыр, ике башы да тауда булса — аязга.

17538. Салават күперенең яшеле бик ачык яшел күренсә, көн яңгырлы булырга галәмәт. Әгәр кызылы бик ачык кызыл күренсә, җилле булырга галәмәт.

17539. Томан төшсә, артыннан явым була.

17540. Томан җиргә төшсә, аяз булыр.

17541. Туган ай дугалы булса, давыл булыр.

17542. Чык тиз кипсә, яңгыр булыр.

17543. Чык төшеп, иртә белән болыт булмаса, көн яхшы, аяз булыр.

17544. Шәфәкъ таңга сузылса, иртәгесен яңгыр булыр.

17545. Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.

17546. Яңа ай белән җил булса, бөтен ай буена җил булыр.

17547. Яңа айны яңгыр юа — аннан көн сәелләнә.

17548. Яңа айның очлары нәзек күренсә, салкын булыр.

17549. Яңа айның югары башы җәелебрәк, түбән башы урак кебек бөгелебрәк торса, кыш көне айның унбишенә кадәр салкын булыр. Җәй көне булса, унбишенә кадәр җил булыр. Әгәр югары башы бөгелеп, түбән башы җәелеп торса, унбишенә чаклы салкын һәм җил булыр, унбишеннән соң юеш, былчырак булыр.

17550. Яңа туган айның баш-башы бик очлы булып, бик бөгелеп торса, аяз булыр (җәйдә). Кыш булса — суык булыр. Баш-башы җәелеп торса, яңгырлы һава, юеш, пычрак булыр.

17551. Яңгыр болытлары һавада өзлексез һаман агылып торса, һаман көн яңгырлы булыр. Әгәр шундый чакта болытлар өзек-өзек булып, җил көн ягыннан исә башласа — аяз булыр.

17552. Яңгыр болыты шаулап килсә, куәтле яңгыр һәм боз да булыр.

17553. Яңгыр буласы булса, томан күтәрелә.

17554. Яңгыр вакытында салават күпере чыгып, зәңгәр төсле һәм сары төсле ачык булса, һава яхшы булыр.

17555. Яңгыр кире кайтып ява башласа, бик куәтле булыр һәм боз да булыр.

17556. Яңгыр тамчысы су өстендә эре булып күбекләнеп торса, янә яңгыр булыр.

17557. Яңгыр яуганда салават күпере чыкса, яңгыр туктар. Әгәр яңгыр туктагач чыкса, яңгыр озак булыр.

17558. Яңгыр җиргә тиз сеңсә, көннәр яңгырлы булыр.

17559. Яңгырдан соң кояш тагын ялтырап кызарса, тагын яңгыр булыр.

17560. Яңгырдан соң яшен генә ялтыраса, аяз булыр.

17561. Яңгырлы вакытта аксыл болытлар булса, һава алмашынуны күрсәтер.

17562. Яңгырлы вакытта куәтле җил чыкса, һавалар яхшы булачагын белгертә.

17563. Әгәр болытлар һавада куе булып, тау-тау өелеп торган кебек күренсә, яңгырлы булыр.

17564. Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.

17565. Әгәр кояш баегач һава кызарса, бер-ике көннән һава бозылыр.

17566. Әгәр кыш көнендә ай тирәсендә нур түгәрәге томанлы булып күренсә — салкын булыр, кызыл булып күренсә — җил чыгар һәм бу кышта кар күп булыр.

17567. Әгәр кыш көнендә өч кояш кебек күренсә, салкын булыр.

17568. Әгәр томан күтәрелмичә урынында бетсә, аяз булыр.

17569. Әгәр яңа ай бик ачык ялтырап күренсә, салкын булыр.

17570. Әгәр яңа ай нечкә күренсә, ай буена ачык һава булыр.

17571. Әгәр яңа ай саргылт булып калын күренсә, бөтен ай юеш булыр.

17572. Әгәр һава урман өстендә зәңгәр сыман күренсә, җылы булыр.

17573. Әүвәлге карны күрсәткәч, кырык көннән кар ятыр.

17574. Өермә югары булса — аяз булыр, түбән булса — яңгыр.

17575. Өлкәр , җиргә төшкәндә, сыер суга төшә.

17576. Җидегән йолдыз карасу булып күренсә, яңгырлы булыр.

17577. Җил кояш артыннан килсә, көн аяз булыр.

17578. Җил кояш баешы тарафыннан килсә һаман яңгыр китерер.

17579. Җил төньягыннан килгәндә, һава суык булыр.

17580. Җил шауласа, яңгыр булыр.

17581. Җил юеш сыман булып җиңел иссә, һава бозылып озак торыр.

17582. Җилгә каршы яуган яңгыр каты давыллы булыр.

17583. Җәй көне йолдызлар бик чекерәеп ялтырап торса, һава коры һәм эссе булыр. Кыш көне шулай булса — көннәр суык булыр.

17584. Җәй көне кояш баю алдыннан ак болытлар йөрсә, төнлә бал явар.

17585. Җәй көне өермә берсе артыннан берсе чыкса, яңгыр галәмәте.

17586. Җәй көне өермә җир өстендә төрле-төрле якка йөрсә, һава бозылыр.

17587. Һава аксыл болыт белән каплана башлаганда айны да тирәли болыт каплый башласа, һава бозылыр.

17588. Һава болытлырак булып, кызгылт булып торса, өермә белән яңгыр булыр.

17589. Һава озак ачык булып торса, яңа ай белән яңгыр булыр.

17590. Һава тын булып, кояш бик кыздырса, иртәгә боз явар.

17591. Һава яңгырлы һәм юеш вакытта күктә аксыл төсле болытлар йөрсә, аязлыкка галәмәт.

17592. Һава үзгәрәсе булса, җил кузгала.

17593. Һавада бөтен көн кара, куе болыт агылса, һава озак яңгырлы булып торыр.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3347 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz