Пятница, 29.03.2024, 15:55:43   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 23 » КАСИМСКИ ИБРАЙ
КАСИМСКИ ИБРАЙ
22:03:13
Касим шәһәрендә Ибрай исемле яшь фабрикант булган. Аның бик матур сеңелесе бар икән. Ул аптекарьны яраткан. Әмма абыйсы, аптекарьның малы юк дип, аны аптекарьга бирмәгән, бер байга бирергә булган. Кыз: «Синнән бүтәнгә барганчы, миңа үлем артыграк, үлем даруы бир»,— дип, аптекарьга барган. Аптекарь өч тапкыр эчәргә кушып, дару биргән. Никях вакыты җиткәч, кыз бер эчкән — авырган, кияүне чакырганнар, кыз икенче эчкән — хәле авырайган, кияү килүгә өченче эчкән — үлгән. Кызны җыйганнар . Төнлә аптекарь кабер сакчысына барып күп кенә акча биргән дә, кызны казып алган, өенә алып кайткан, аңа дару эчерткән. Кыз терелгән. Ул элекке дарулардан үлмәгән, бәлки һуштан язган гына булган икән.

Шуннан соң аптекарь белән кыз икенче шәһәргә китеп бергә тора башлаганнар. Күп тә үтмәгән, аптекарьны хәрби хезмәткә алганнар. Электән аптекарьның җалованиесенә генә торганга, ире хезмәткә киткәч, кыз бик читен хәлгә төшә, әйберләрен сатып бетерә. Бервакыт аңа бер карчык килеп керә, үзен бик игелекле кеше итеп күрсәтеп, кызны, «мин сине бик яхшы эшкә урнаштырачакмын» дип, Уфага барырга димли. Кыз риза була. Карчык, Уфага баргач, моны фәхешханәгә сатмакчы була, бу турыда хәбәр тарала. Касимски Ибрай да моны ишетә, кызны сатып алу өчен Уфага килә, кыз белән очраша. Кыз абыйсын бер күрүдә үк таный, абыйсы сеңлесен танымый. Кыз елый, сөйләшми. Кызны күндерү артыннан йөреп, Ибрай барлык байлыгын бетерә.

Бервакыт аптекарь хәрби хезмәтеннән Уфага кайта. Ул хатынының да, Ибрайның да хәлен белә. Шулай да Ибрайны очраткач (ә Ибрай моны хәрби киемендә танымый), Ибрайдан хәлен сораша: «Монда сез нәрсәгә болай аптырап йөрисез?»— ди. Ибрай бөтен хәлен сөйләп бирә. Аптекарь моңа каршы:

— Мин кызны бер күрүдә сиңа ризалатам,— дип үзенең ярдәмен вәгъдә итә. Билгеләнгән вакытта бакчада аптекарь кыз белән Ибрайга каршы очрый. Гадәтенчә елап барган кыз аптекарьны күрү белән таный. Алар бер-берсен кочаклап алалар.

Шушы хәлдән соң аптекарь Ибрайга бөтен хәлне сөйләп бирә. Ибрай, үз сеңелесе артыннан йөргәнен аңлагач, шунда ук үз-үзен атып үтерә.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1552 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz