Пятница, 19.04.2024, 06:31:47   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Декабрь » 18 » Кеше
Кеше
18:52:35

Ана һәм карындагы бала

1604. Кырык бармак, кырык тырнак,
Ике җанга бер сулыш.

Бәби

1605. Асты диңгез, өсте нур.

1606. Кунак килде, чыгып алыгыз:
Аягы бар — йөрми,
Күтәрмичә өйгә керми.

Бәби, бишек, имчәк

1607. Биек таудан илче килгән, ди,
Илчеләренең саны юк,
Илче менгән атның җаны юк;
Илчегә ике куй биргәннәр, ди,
Куйларының ите бар, тиресе бар,
Сөяге юк.

Имчәк сөте имү

1608. Табакка төшми,
Аны ашамаган кеше үсми.

1609. Ак җимеш,
Өстәлгә куелмый,
Үзен һәркем ашый.

1610. Ике тубырчык,
Килеп кунды сыерчык.

1611. Берәүләр үз ашларын эскәтер җәйми генә ашыйлар.

Бишек

1612. Күктән тубал сәленгән1

1613. Төшә-төшә, җиргә җитми,
Менә-менә, күккә җитми.

1614. Зыр-зыр итә, зырманит итә,
Ләксәй китә, Күстә китә,
Баганага бәйли китә.

Бишек пружинасы

1615. Түбәсеннән астым,
Койрыгыннан бастым.

Бишектәге бала

1616. Ассаң — асыла,
Тартсаң — сузыла,
Тартмасаң — җыела,
Кош сайраса — туктала.

1617. Югары менәр һү-һү,
Түбән төшәр һү-һү,
Уртасында былбыл кош
Сайрыйдыр ла һү-һү.

1618. Өстә дә кү-кү,
Аста да кү-кү,
Уртасында сандугач.

1619. Югары да һау-һау,
Түбәнгә дә һау-һау,
Уртасында кыңгырау.

1620. Югары менә түгәрәп,
Түбән төшә түгәрәп,
Уртасында күбәләк.

1621. Югары менә бә-бә,
Түбән төшә бә-бә,
Суда бака кычкыра,
Солтан бикә чакыра.

1622. Тавышы бар, сүзе юк,
Җаны бар, теле юк,
Менгән атының җаны юк.

1623. Зирек-зирек, зиректер,
Зирек төбен селкетер;
Су бакасы бакырыр,
Солтан бикә чакырыр.

1624. Ары да килә ләй-ләй,
Бире дә килә ләй-ләй,
Үзе бер карыш җир дә китә алмый.

Кеше гәүдәсе

1625. Үзе бер, ябе дүрт,
Һәр япьтә бишәр ботак.

1626. Ике багана,
Ике багана өстендә мичкә,
Мичкә өстендә бөке,
Бөке өстендә йомры туп,
Туп өстендә куаклык,
Куаклык эчендә хайванлык.

1627. Зур мичкә,
Зур мичкә өстендә кечкенә мичкә,
Кечкенә мичкә өстендә кара урман.

1628. Ике казык,
Ике казык өстендә куашна
Куашна өстендә чүлмәк,
Чүлмәк өстендә урман.

1629. Сәнәк,
Сәнәк өстендә мичкә,
Мичкә өстендә таяк,
Таяк өстендә түмгәк.

Гәүдә һәм колаклар

1630. Бер агачта ике яфрак.

Гәүдә, авыз, тел

1631. Өлкән өй,
Өлкән өй эчендә кече өй,
Кече өй эчендә балван бии.

Баш

1632. Бер бүкәндә җиде тишек.

1633. Бер бүркедә җиде ямау.

1634. Бер чоланда җиде ишек.

Таз баш

1635. Киштә өстендә солы икмәк.

1636. Багана башында киндераш2 күмәче.

1637. Таяк башында көрпәле күмәч.

Чәч толымы

1638. Тал башына кара җылан асылган.

1639. Тәтәлле бозау койрыгы.

Чәч, кавык

1640. Кары күренмәгән кара урман.

Чәч, бет

1641. Кара урманда кырык үрдәк.

1642. Урман ботаксыз,
Җәнлеге сөяксез.

Чәч юлы

1643. Өй түбәсендә чаңгы юлы.

Чәч алу

1644. Тимер тәкә тау яра.

1645. Кара сыер тау ялый.

1646. Карурманны бер балта белән кырып салдым.

1647. Мең елкыны бер чыбык белән әйдәдем.

Чәч тарау

1648. Кечкенә генә марҗа кызы өй түбәсеннән чана шуа.

Чәч, маңгай, күз, авыз, ияк

1649. Куе урман, такыр басу, елтыравык, шапылдавык, йомры тау.

Чәч, маңгай, каш, күз, борын, тел, ияк

1650. Иң әвәле кара урман,
Аннан ары шома тау,
Аннан ары кече урман,
Аннан ары елтыравык,
Аннан ары мышлыпый,
Аннан ары тәтелдек,
Аннан ары очлыкый.

Чәч, маңгай, бит, борын, авыз, ияк

1651. Кара урман, шома тау, киң ялан, мышкылтык, чәпелтек, очлыкай.

Чәч, маңгай, күз, борын, авыз, ияк

1652. Кара урман, шома тау, мыжмылдык, мышмылдык, шапылдык, очлыкай.

Чәч, бит, күз, борын, авыз, ияк

1653. Кара урман,
Кара урманнан сары урман,
Сары урманнан мыймылдык,
Мыймылдыктан шыркылдык,
Шыркылдыктан шапылдык,
Шапылдыктан деркелдек.

Чәч, каш, күз, борын

1654. Кара урман, кире урман, ялт-йолт, шыш-пыш.

Чәч, каш, күз, борын, авыз

1655. Әүвәл кара урман,
Аннан ары кире урман,
Аннан ары елкылдык,
Аннан ары шыркылдык,
Әй, шапылдык.

1656. Кара урман, кире урман, елт-елт, мыркылдык, шыркылдык.

1657. Кара урманнан кече урман,
Кече урманнан йомгылдак,
Йомгылдактан тыңгылдак,
Тынгылдактан шыпылдак.

Чәч, каш, күз, борын, авыз, тешләр, тел

1658. Иң әүвәле дәү урман,
Аннан түбән кече урман,
Аннан түбән елтырык,
Аннан түбән мышкылдык,
Аннан түбән лапылдык,
Аннан түбән такылдык,
Аннан түбән тәтелдек.

1659. Кара урман, кире урман, ялкылдык, мышкылдык, кабык абзар, сөяк сарай, җирән ат.

1660. Олы урман,
Олы урман астында кече урман,
Кече урман астында ялтыравык,
Ялтыравык астында мышнавык,
Мышнавык астындашапылдавык,
Шапылдавык астында карт тавык,
Киштә тирәли утыз ике ак тавык.

Чәч, каш, күз кабагы, күз, борын, теш, тел

1661. Олы урман, олы урман артыннан кече урман, аннан лепелдек, аннан ялтыравык, аннан пышылдавык, аннан шыкылдавык, аннан лыпылдавык.

Чәч, каш, күз, керфек, борын, авыз

1662. Кара урман, кече урман, йомылдык, очлыкай, ышкылдык-мышкылдык, тирән баз.

Чәч, каш, күз, борын, авыз, ияк

1663. Олы урман,
Олы урман артында кече урман,
Кече урман артында ялтыравык,
Ялтыравык артында мышылдавык,
Мышылдавык артында шапылдавык,
Шапылдавык артында йомры тавык.

Чәч, каш, күз, борын, авыз, ияк, кул, бармаклар

1664. Кара урман,
Кара урман артыннан кире урман,
Кире урман артыннан җелкелдек,
Җелкелдек артыннан мыркылдык,
Мыркылдык артыннан шаркылдык,
Шаркылдык артыннан селкенчәк,
Селкенчәк артыннан тәртешкә,
Тәртешкә артыннан тырма.

Чәч, каш

1665. Олы урман да кече урман,—
Берсен кыралар,
Берсен саклап торалар.

Чәч, керфекләр, ике күз

1666. Урман аегы илендә,
Камышлы күл төбендә
Ике каравыл утыра,
Икесе бер киемдә.

Каш

1667. Ике батыр,
Аяк юлы ятыр.

Каш һәм күз

1668. Кире урманның астында
Уразбакты коесы.

Керфекләр

1669. Йөзлек астында йөз энә.

1670. Ялт-йолт ябыла, Йозаксыз бикләнә.

1671. Ар якта да йөз елкы,
Бир якта да йөз елкы,—
Тибешә дә кавыша.

1672. Аргы якта алтмыш ат,
Бирге якта алтмыш ат;
Куышыр да тибешер,
Кыл-койрыкка ябышыр.

Керфекләр һәм күз

1673. Кыл-кыл, кыл сарай,
Кыл сарайның эчләрендә
Кылыклы атларым уйныйдыр.

1674. Кәптерке нонга сәкен нон,
Ике чите йон.

1675. Кечкенә генә котыйчык3
Әйләнәсе кара чук.

1676. Сандыгымны ачтым-яптым,—
Чачаклары тышта калды.

Күз бәбәге һәм күз

1677. Астында — такта, өстендә — такта,
Уртасында — җәдри4 бәбкә.

Күз

1678. Туз чиләк эчендә тырантай5 уйный.

1679. Өй эчендә тургай уйный.

1680. Кечкенә генә чүлмәктә
Елтыр-елтыр май кайный.

1681. Кечкенә генә базда тиле малай бии.

1682. Кечкенә генә туз чиләк
Тырак-тырак сикерә.

1683. Туз чиләгендә алтын күкәй.

1684. Тирән күл — суы акмый.

1685. Нинди дәрьяның суы кимеми?

Ике күз

1686. Бер яланда ике күл.

1687. Ике җиләк җем-җем итә.

1688. Елтыр-елтыр ике таш,
Уртасында кара таш.

1689. Ике агай рәттән торсалар да,
Бер-берсен күрмиләр.

1690. Ике күрше бер-берсен күрә алмый.

1691. Дөньяда ике туган янәшә яшәгән,
Бер-берсен һичбер вакыт күрмәгәннәр.

1692. Ике туган бергә утыралар,
Бер-берсен күрмиләр.

1693. Ике туган бер-берсен күрмәсәләр дә, гомер буе бергә ятып, бергә торалар.

1694. Ике килен-килендәш,
Гомере — көндәш,
Берсен-берсе күрә алмый.

1695. Хәдичә дә Зөләйха,
Торулары янәшә,
Берсен-берсе күрә алмый.

Ике күз һәм борын

1696. Абыйсы белән сеңлесе күпер аркылы яшиләр, берсен-берсе күрмиләр.

1697. Ике туган һәрвакытны
Аерылып тормыйлар,
Юл аркылы торсалар да,
Бер-берене күрмиләр.

1698. Ике туган янәшә,
Чыгалмыйлар тау аша.

1699. Бураш аша ике әтәч сугыша.

Күзләр, колаклар, тел

1700. Икәү карап тора,
Икәү тыңлап тора,
Берәү сайрап тора.

Күз һәм каш

1701. Ике янган йолдыз бар,
Ике кара кондыз бар.

1702. Кара атны каңтарып куйдым6,
Кара йөгәнем бөктәреп куйдым7.

1703. Ике карагат8,
Ике кара ат.

Күзләр һәм авыз

1705. Ике тишек, бер ишек,
Китәр, килмәс бу яшьлек;
Су мисалы ул тишек,
Хак бирмеше ул ишек.

Күз, борын, тел, ирен, ияк, кул, аяк

1706. Елтылдык,
Мышкылдык,
Тәтелдек,
Чәпелдек,
Очлы тау,
Тырмавыч,
Кисәү агачы.

Күз, чәч, теш

1707. Күлләрне томан алган,
Тауларга кырау төшкән,
Тегермәнгә корт төшкән.

Күз, яшь, күңел

1708. Ул нидеркем, тама-тама күл булыр?
Ул нидеркем, ага-ага сил9 булыр?
Ул нидеркем, тауга-ташка юл булыр?

Күз карашы яки уй

1709. Мин итекне кигәнче, Агаем Айда була.

Күз яше

1710. Түгәрәк күлем ташый.

1711. Түгәрәк күлгә су тулган,—
Көянтәләп алыгыз.

Күзлек

1712. Бер күчәрдә ике көпчәк.

1713. Үзе атланган,
Аякларын арт якка салган.

1714. Үзе атка атланган,
Аягы җиргә тигән.

1715. Тәртәсе бар, аты юк,
Күзләре бар, башы юк.

1716. Бик күп укый, бер дә белеме юк.

Колак

1717. Яр буенда ярты алачык.

1718. Тау ягалый бияләй.

1719. Бер тау тирәли ике тишек чүмеч эленгән.

Колак һәм алка

1720. Ишетмешнең ишек төбендә ике туры ат бәйләдем.

1721. Ишетер ишек алдында
Ике тәкә бәйләүле.

Колак, кул, күз, авыз

1722. Үз буенда дүрт карак.

Борын

1723. Тау битендә бер амбар,
Аның ике ишеге бар,—
Бервакытта ябылмый,
Көне-төне җил уйный.

Борын тишекләре

1724. Тау астында — Рәзилә коесы.

1725. Йоклаганда бүрәнә тарталар.

Борын суы

1726. Ике елгада су ага.

1727. Бәләкәй генә мәри
Чыга да карый.

1728. Ике киртә арасыннан
Ак төенчек ташладым.

1729. Бер урамнан икәү чыкты,
Бишәү килеп кагып екты.

1730. Ике тишектән тычкан чыкты,
Күтәреп аны мәче екты.

1731. Бытбылдыгым су китерә,
Тотып ыргыттым ботыннан.

1732. Уразбайның уразын
Чыгарып ыргыттым тыш якка.

1733. Байлар төреп кесәсенә сала,
Ярлылар чыгарып җиргә ташлый.

Борын белән сулау

1734. Ишек ябылган,
Кече морҗадан җил уйный.

1735. Борыннан керә, авыздан чыга.

Мыек

1736. Башы улакта,
Койрыгы колакта.

Мыек һәм сакал

1737. Укамыдыр, ефәкме,
Аны сорау кирәкме?!
Ирен белән ияктә,—
Аны сорау кирәкми.

Сакал

1738. Карт атаем урманында
Ат кермәгә юлы юк.

Күсә10

1739. Алдан —малай,
Арттан — бабай.

Авыз, иреннәр

1740. Кечкенә генә җил капка
Ачыла да ябыла.

1741. «Ач!» — дисәк, ачыла,
«Яп!» — дисәң, ябыла.

1742. «Ти»,— дисәң, тими,
«Тимә»,— дисәң, тия.

1743. «Тия-тия»,— дисәң, тимидер,
«Тими-тими,— дисәң, тиядер.

1744. «Мин»,—дигәндә тия,
«Син»,— дигәндә тими.

Иреннәр, тешләр, тел

1745. Ике ияр каш,
Арты тирмән11 таш,
Койрыгы түшәк,
Аны белмәгән ишәк.

Авыз һәм бугаз

1746. Ишек,
Ишек артында тишек;
Аны белмәгән кешенең
Тамак асты тишек.

Авыз, борын, күз, керфек, каш, чәч, бет

1747. Кап-кап, мыш-мыш, елт-елт, челт-челт, каләм, урман, җанвар.

Авыз һәм тел

1748. Мич астында кортлы киез.

1749. Йөзлек астында юеш бозау.

1750. Сәке астында юеш мунчала.

1751. Кечкенә генә мич астында кызыл ут яна.

1752. Кызыл сандык эчендә күкеле сәгать кычкыра.

1753. Сазлыкта ята бер балта,
Күгәрми, батмый,
Үзе бер дә тик ятмый.

1754. Караңгы өйдә — канлы балта.

1755. Асты тау, өсте тау,
Уртасында бәрхет тау.

1756. Оясыннан чыгып өрә дә кереп кача.

1757. Ти-ти итә,
Тау астына керә дә китә,
Бәласе иясен көтә.

Тел

1758. Үзе сөяксез,
Сөйләгән сүзе хисапсыз.

1759. Сөяге юк, ние юк,
Сөйләмәгән сүзе юк.

1760. Сөйдергән дә шул,
Биздергән дә шул,
Иң татлы да шул,
Иң ачы да шул.

1761. Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
нәрсә бар дөньяда?

Авыз һәм тешләр

1762. Авызы ачык, төбе тишек,
Эче тулы халык.

1763. Бикләнмәгән сандыкта
Утыз ике энҗем бар.

1764. Кечкенә генә келәттә утыз ике капчык.

1765. Түгәрәк күлдә алтын таш,
Ау салсаң да алынмас.

1766. Кечкенә генә абзарымның
Эче тулы ак тавык.

1767. Бер өйгә керсәм, эче тулы күкәй, имеш.

1768. Кечкенә генә сарай,
Эчендә бии утыз ике малай.

1769. Кызыл каек эчендә
Утыз солдат биидер.

Авыз, тешләр, тел

1770. Кабык алачык,
Кабык алачыкта сөяк алачык,
Сөяк алачыкта җирән алачык.

1771. Кабык абзар,
Кабык абзар эчендә сөяк абзар,
Сөяк абзар эчендә җизнәң аты кешни.

1772. Ит сарай,
Ит сарай эчендә ак калай,
Ак калай эчендә йөгерек малай.

Урт һәм тешләр

1773. Киштә өстендә ак тавык.

1774. Мич тирәли ак тавык тезелгән.

1775. Ак тавыклар кунаклаган
Кызыл киртә өстенә.

1776. Кызыл түбә өстендә аккошлар утыра.

1777. Кечкенә генә кунача,
Утыз ике кодача
Утыралар кунакта.

1778. Мич әйләнәсендә ак таш.

Тешләр

1779. Үзе угыз, урыны кызыл,
Һичкем аннан буш булмас.

1780. Ансыз дөнья сансыз.

1781. Сыдыра беткән12 ак тирәк,
Сындырмага көч кирәк.

1782. Кыя ташка кара йокмас.

Тешләр төшү

1783. Без-без, без идек,
Утыз ике кыз идек,
Ике рәткә тезелдек,
Берәм-берәм өзелдек.

Тешләр һәм тел

1784. Сөяк келәт, ит бастырык.

1785. Йортым тулы ак тавык,
Уртасында карт тавык.

1786. Утыз ике ак ат,
Бер чыгымчы җирән ат.

1787. Сетрә-сетрә таш куйдым,
Кызыл танамы баш куйдым.

1788. Кыдрым-кыдрым таш куйдым,
Җирән атым баш куйдым.

1789. Тегермәндә кыдрым таш,
Таш астында булса да,
Кызыл төлке тик тормас,
Койрыгын сиңа тоттырмас.

1790. Утыз тукылдык, бер мыймылдык.

1791. Утыз солдатка бер балта.

1792. Ак каеннар артында
Терәллә-лә, терәллә-лә.

1793. Ак каеннар артында эт өрә.

1794. Көмеш сарай эчендә
Чаптар айгырым кешнидер.

Тешләр, иреннәр

1795. Сөяк абзар, кабык ишек.

Тешләр, иреннәр, сөйләшү

1796. Койма коелган,
Каплап куелган,
Әмма җил тормый.

Төкерек

1797. Ак йөзле,
Алтмыш күзле.

1798. Ак көчегем юлда калды.

1799. Олы юлдан берәү бара,
Ак капчыгы төшеп кала.

1800. Абзарга барганда
Ак тавыгым төшеп калды.

1801. Барадыр идем, барадыр идем,
Ак яулыгым төшеп калды.

1802. Ак келәттән чыкканда,
Ак төенчегем төшеп калды.

1803. Чарлактан ак чалма төште.

Иңсә

1804. Үлгәнче үзең белән,
Күрмисең күзең белән.

Кул һәм бармаклар

1805. Бер анада биш бала.

1806. Бер ананың биш баласы,
Кайсын тешләсәң, шунсы авырта.

1807. Бер анага биш туган,
Бишесе дә иш туган;
Арада берсе баш туган,
Буйлары гына тиң түгел.

1808. Кашыклыкта биш кашык.

1809. Биш, биш бишәгән,
Бишесен бергә теркәгән.

1810. Уклау,
Уклау башы чуклау,
Чуклау башы биш тармак.

1811. Багана башында — биш такыя.

1812. Бер таякта — биш тармак,
Һәр тармакта — өч буын.

1813. Югарыга биш ботак.

1814. Биш тармаклы камчы.

Кул, бармаклар, тырнаклар

1815. Өй эчендә биш бала,
Бишесендә биш тана.

Кул, бармаклар, тырнаклар, кына

1816. Мәгъри, мәгъри, мәгъри тал,
Мәгъри талда биш ботак,
Биш ботакка кар яуган,
Кар өстенә кан тамган.

1817. Уклау,
Уклау башы чуклау,
Чуклау башы биш тармак,
Биш тармактан кар явар,
Кар өстенә кан тамар.

Ике кул

1818. Ике туган игез,
Икесе дә тигез.

Ике кул һәм бармаклар

1819. Ике анада бишәр бала,
Һәркайсына бер исем.

1820. Ике ананың ун баласы,
Бар да бер исемле.

1821. Ике хатыннан бишәр малае бар,
Барысы да бер исемле.

1822. Ике ана — бишәр башлы,
Икесе дә бертөрле киенә.

Беләк һәм беләзек

1823. Ак каенда сары билбау.

Бер кулдагы бармаклар

1824. Биш туган бергә яши,
Берсеннән-берсе кечерәк.

Ике кулдагы бармаклар

1825. Ике учымда ун бала.

1826. Без — ун агай.
Уныбызга бер исем.

Бармаклар, йодрык

1827. Таралгач — биш.
Җыелгач — бер.

1828. Биш тармак та биш борнак
Йомарласаң бер була.

Имән бармак

1829. Күзсез, телсез,
Барысын да өйрәтә.

Бармаклар һәм йөзек

1830. Биш тирәкнең төбендә
Бибеш матур утыра.

1831. Ит бүкән, тимер кыршау.

1832. Ун казыкка бер көмеш кыршау.

Бармаклар һәм перчатка

1833. Биш малай керә чоланга,
Һәрберсе бер чоланга.

1834. Ун багана, ун ишек.

Тырнак астындагы кер

1835. Сәке астында беләү,
Аны белмәгән селәү.

Кашыну

1836. Ун ат җиктем, сабан сөрдем,
Шикәр чәчтем, тоз бетте.

1837. Ун ат җиктем, пөдрәт чаптым13,
Шикәр чәчтем, тоз иктем.

Аяк, кул

1838. Җирдә тора — тик тормагай,
Күктә тора — арбагай да тырбагай.

1839. Җирдә тора чатлы-ботлы,
Күктәгесе — җәпле-җәпле.

Аяк, кул, бармаклар

1840. Дүрт таяк,
Бишәр тармак.

Аяклар

1841. Җирдә тора ике агай.
Тарбаган да тарбаган.

Сыйрак

1842. Аркасы алда, корсагы артта,
Үзе мине алга тарта.

Аяк бармаклары, үкчә

1843. Бишәве качып бара,
Биктимер куып бара.

Тәндәге күк кан тамырлары

1844. Метегән, метегән,
Ак җеп белән метегән,
Кара белән метегән.

Йөрәк

1845. Җәрәхәте юк — авырта,
Төтене юк — яна.

1846. Һич вакытта буш булмаган дүрт гаҗәеп бүлмә бар,
Аслы-өсле ике кат, өстән төшәргә юл да бар;
Сулдагылар һәрвакыт яктыкызыл якты белән,
Уңдагылары караңгы,— ул үзе һәркемдә бар.

Үпкә, бавыр

1847. Әйләнәсе алты кат,
Акылың булса, аны тап;
Кына кебек кызыл кат.
Кылыклы булсаң, аны тап;
Беләү кебек бөп-бөтен,
Белекле булсаң, аны тап.

Ашказаны

1848. Бер чокыр бар — тулмас,
Беркөнне дә буш тормас;
Буш торса, тынмас.
Ансыз кеше тормас.

Эч

1849. Авызың бөргән капчык,
Эче тулы балчык.

Кендек

1850. Ялан җирдә сынар гына тай эзе.

1851. Ялан-япан җирдә
Ат тоягы эзе.

1852. Үзеңдә бар, исеңдә юк.

1853. Үз буенда — бер уймак.

1854. Үзеңдәге үзәкне
Өзәләнми тапмассың.

1855. Дикий кырда бер борчак.

Ми, акыл

1856. Башта тора муллагай.

1857. Сөяк сарай эчендә
Исләй агай утыра;
Ай да дими, көн дә дими,
Исәп биреп утыра.

Ми һәм хәтер

1858. Алтын сандык эчендә
Ачылмаган хатым бар.

1859. Ачылмаган сандыгым эчендә
Киселмәгән китәнем ята.

Хәтергә беркетү

1860. Төймә төйдем, төпкә салдым.

Искә төшерү

1861. Сандык төбемнән төенчек алдым.
Чишеп карап, яңадан салдым.

Уй-фнкер, күңел

1862. Йөгерек-йөгерек — ни йөгерек?

1863. Җитездән җитез — ни җитез?

1864. Дөньяда иң тиз йөргән әйбер нәрсә?

1865. Бер секунд эчендә бөтен җир шарын әйләнеп чыга.

1866. Үзе бара — урында тора,
Үзе бөтен дөньяны әйләнә.

1867. Үзе күренми,
Юлы өзелми.

1868. Күккә дә тими, җиргә дә тими,
Ашамый да, эшләми дә,
Үзе һаман йөри.

1869. Йөгердем — җиталмадым.

Хыял

1870. Сөрмәгән җир өстендә,
Үсмәгән каен актында
Тумаган куян йөгерә.

1871. Бер кош бар:
Бер тында галәмгә очар,
Бер тында үз яныңа төшәр.

Акыл

1872. Аршинлы түгел, потлы түгел,
Һәркемдә бар.

1873. Үлчәүсез йөртелә, һәркемдә була.

1874. Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.

Бәхет

1875. Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда табылмый.
Үзеңнеке булмаса,
Кешедән сатып алынмый.

Кайгы

1876. Тоз түгел — ачы,
Кылыч түгел — үткер,
Ут түгел — яндыра.

Усаллык

1877. Эреми дә, череми дә.

Йокы

1878. Базарда табылмас,
Үлчәүдә үлчәнмәс,
Аннан татлы да булмас.

1879. Базарда сатылмый,
Бизмәнгә салынмый,
Мамыктан йомшак,
Балдан татлы.

1880. Сатучы да сатмый.
Алучы да алмый,
Вакыты җиткәч,
Берәү дә алмыйча калмый.

1881. Бал-шикәрдән татлы,
Ашап булмый.

1882. Балтадан авыр,
Балдан татлы.

1883. Балдан да татлырак,
Майдан да затлырак.

1884. Таштан каты,
Шикәрдән татлы.

1885. Баш астында баллы кашык.

1886. Төпсез кисмәккә ит тозладым.

1887. Ялт итмәс, йолт итмәс,
Кеше сизмәс, эт өрмәс,
Үзе килер.

1888. Мүкәй килә, мүкәй килә,
Халыкларны кыра килә.

1889. Киштәдән кайрак төшә,
Тирә-якны кыра төшә.

1890. Башыбызга бәла төште,
Барыбызны кыра төште.

Уяну, кояш чыгу

1891. Үлгән кешеләр терелә килә,
Алтын такталар ярыла килә.

Уяну, әтәч кычкыру, кояш чыгу

1892. Уф-уф итәр,
Үлгән кортлар кыймылдар,
Газраил муенын сузар,
Алтын табак ярылыр.

Исем

1893. Һәркемдә бар.

1894. Яратканга да ябышкан,
Яратмаганга да ябышкан.

1895. Җанлыга да ябышкан,
Җансызга да ябышкан,
Ябышканга да ябышкан.

1896. Әйбергә дә ябышкан,
Дөньяга да ябышкан,
Сиңа да ябышкан,
Миңа да ябышкан.

1897. Йомшак тәнгә тәңкә ябышкан.

1898. Сездә дә бар, бездә дә бар
Шушы көрән ат ише.

1899. Бер нәрсә һәрнәрсәгә кирәк.

1900. Бер җиз комган
Бар җиргә дә кунган.

1901. Төшсә суга, батмыйдыр,
Ут кабынса, янмыйдыр,
Күмсәң җиргә, чермидер,
Беләсезме, ул нидер?

1902. Утта янмый, суда батмый, җирдә черми.

1903. Җиң очында җиз төймә,
Юлга төшсә, югалмас.

Кеше гомере

1904. Иртән дүрт аяк,
Төштә ике аяк,
Кич өч аяк,
Өстендә була маяк.

Туу, үсү, үлем

1905. Исемдә юк, cизмим, белмим — бу нәрсә?

Үсү

1906. Шырт итми, пырт итми,
Кеше күрми, эт өрми.

Таза кеше

1907. Кендегенә тимер кендек куелган — нәрсә?

Саулык

1908. Дөньяда иң кирәк,
Иң кирәктән ни кирәк?

Чир

1909. Бушка килә, акчага китә.

1910. Потлап керә, мыскаллап чыга.

Бизгәк

1911. Кешедән бизә, кеше дә аннан бизә,
Шулай булса да, кеше куенына кереп ята.

Үлем, йокы, ат тоягы

1912. Ачыдан ачы — ни ачы?
Татлыдан татлы — ни татлы?
Катыдан каты — ни каты?

Кәфен

1913. Якасы бар, җиңе юк.

Табут

1914. Ясыйлар, саталар,
Кирәкмәгән кеше ала,
Кирәк кеше алмый.

1915. Сатып алучы ала,
Үзенә түгел, кешегә, —
Кешесе берни эндәшми.

Мәет күмү

1916. Урадым, чорнадым,
Чатырманга ташладым.

1917. Йөри торгач юк булды,
Җир куены тук булды.

1918. Башсыз атка менгән,
Җиңсез күлмәк кигән,
Ашыга-ашыга ерак сәфәргә китеп бара.

1919. Берәү атта китеп бара,
Җәяүлеләр җитеп бара;
Сәлам бирдем — алмады,
«Кал» дип әйттем — калмады.

1920. Бер арбада — биш баш, дүрт җан,
Бишәү барып, дүртәү кайткан.

1921. Ул нәдеркем, йөздер аның бармагы,
Сигез аяк өстендәдер тормагы;
Биш башы бар, биш тәне бар, дүрт җаны,
Ни гаҗәптер, биш барып дүрт кайтмагы.

1922. Дүрттер җаны, биштер башы, йөздер аның тырнагы,
Сигез аяк үзәрендә14 тормагы.

1923. Нәдер улмагы15:
Ике йөз егерме тырнагы.
Егерме аяк өстендә тормагы;
Унбер башы һәм тәне бар, ун җаны,
Ни гаҗәп, унбер барып ун кайтмагы.

Кабер

1924. Җир астында — ябык сандык.

1925. Берәү былтыр бездән киткән,
Тигез җирне түмгәк иткән.

Зират

1926. Авылы бар, төтене юк.

1927. Авыл утырган, әтәч кычкырмый, халык тормый.

1928. Авыл тирәсендә аккош оялары.


1. Сәленү — салыну, эленеп тору.

2. Киндераш — киндер орлыгы.

3. Котыйчык — котчык (капкачлы түгәрәк агач савыт).

4. Җәдри — ядрә (борынгы замандагы шар формасындагы снаряд). Күз шуңа охшатылган булуы мөмкин.

5. Тырантай — лачынның бер төре. Электә ау кошы буларак файдаланылган.

6. Каңтарып кую — тезгенне ияр башына тарттырып бәйләп, атның башын күтәртеп кую.

7. Бөктәреп кую — төенләп кую (?).

8. Карагат — карлыган.

9. Сил — ташу.

10. Күсә — сакал-мыек үсми торган ир кеше.

11. Тирмән — тегермән.

12. Бетү — биредә: үсү.

13. Пөдрәт чабу — подряд чабу. Элек атлы хуҗалыклар, дәүләт яки берәр оешма белән килешү төзеп, уз атлары белән йөкләр күчерүдә эшләгәннәр (мәсәлән, почта йөртүдә). Шуны «подряд чабу» дигәннәр.

14. Yзәр (үзрә) — өс.

15. Нәдерулмагы — ни булыр.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 6097 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 1
1 аделя  
0
кая монда эни турында табышмак
killed

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz