Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Июнь » 27 » КЕШЕ ӘГЪЗАЛАРЫ БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
КЕШЕ ӘГЪЗАЛАРЫ БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР | 21:35:42 |
17869. Арка сызласа, буран булыр.
17870. Аяклар өшеп, чиратып торса — салкыннар булыр.
17871. Бил сызласа, яңгыр явар.
17872. Борын томауласа, яңгыр булыр.
17873. Буран буласы булса, тән сызлый.
17874. Картлар авыраеп, җилкә белән билләре сызлый башласа, һава бозылыр.
17875. Картларның күкрәк, аркалары сызласа, җир пычрак булыр.
17876. Кеше авырайса, явым була.
17877. Колак кычытса, яңгыр яки кар ява.
17878. Колак яфрагы кычытса — буранга.
17879. Колак шауласа, һава бозылыр.
17880. Кул коргаксыса, явым була.
17881. Кул чыштырдап торса, корылык булыр.
17882. Көндез йокы басса, буран булыр.
17883. Теш сызласа, һава бозылыр: яңгыр я буран булыр.
17884. Уч төбе кипсә, яңгыр булыр.
17885. Уч төбе кычытса, кар яки яңгыр ява.
17886. Яшь бала бик еласа, яңгыр булыр. |
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр |
Просмотров: 2439 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/2 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|