Среда, 24.04.2024, 05:35:54   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 27 » ХАЙВАННАР, КОШЛАР, БӨҖӘКЛӘР БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
ХАЙВАННАР, КОШЛАР, БӨҖӘКЛӘР БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
21:34:03
17721. Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.

17722. Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.

17723. Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.

17724. Ала карга агач башына кунса — яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса — озак килер.

17725. Апрель аенда торна кычкырса, ел яхшы килә.

17726. Ат аягын тибенсә, яңгыр булыр.

17727. Ат борынын тарта: бу көннәр явым булыр.

17728. Ат көтүдә яки кырда йөргәндә үзлегеннән суга керсә, яңгыр булыр.

17729. Ат пошкырынса, искәнсә — яңгыр ява.

17730. Ат юлга ятса, буран булыр.

17731. Ат ятып торса, җылы булыр.

17732. Атның тоягы кычытса, тырманса — яңгыр булыр.

17733. Бака корыга чыкса, яңгыр була.

17734. Бака су эчендә кычкырса — аяз, су читенә чыгып кычкырса — болытлы, яңгыр булыр.

17735. Балыклар су өстендә уйнасалар, яңгыр була.

17736. Болыт килгәндә әтәч кычкырса — көн аязырга.

17737. Болытлы көнне кояш баюына галәмәт: кара чыпчык чыкырдаша, өй эчендә почмакларга караңгы төшә.

17738. Борча котырса, һава бозылыр.

17739. Бытбылдык Питрау алдыннан сузып кычкырса, көз озын булыр.

17740. Бүген мәче тырнаша: буран булыр.

17741. Вак черкиләр күбәеп жуласа, яңгыр яварга булыр.

17742. Вакытсыз әтәч кычкырыр явым буласына. Кыш көне вакытсыз кычкырса, җепшек булыр.

17743. Елан яки кәлтә кояшта кызынсалар, тиз яңгыр булыр.

17744. Иртышта судан ак корт чыга. Кай елларны бик куе була — су өсте күренми. Бу — киләсе елда яңгыр һәм кар күп буласын аңлата. Корт аз булса, явым да аз була.

17745. Иртә белән урманда карга агач башына утырып кычкырса, һава бозылыр.

17746. Иртән көтүдә атлар тыпырчынып, тибенгәләп торса, ул көн яңгыр була.

17747. Каз авызын шакылдатса, рашкы явар.

17748. Каз аягын күтәреп торса, салкын була.

17749. Каз башын канат астына тыкса, салкын була.

17750. Каз коры җирдә «коенса» — салкын булырга.

17751. Каз тешен шакылдатса, салкын булыр.

17752. Каз югарыдан очса, яз көне су күп булыр.

17753. Казлар суда чумып-чумып уйнаса, яңгыр була.

17754. Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

17755. Кара карга килгәч җиргә төшсә — яз кыска килер, ояга төшсә — яз озын килер.

17756. Кара каргалар яки чәүкәләр югары менеп, җиргә кадалып төшсәләр, яңгыр булыр.

17757. Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява.

17758. Карга җилгә каршы утырып кычкырса, яңгыр булыр.

17759. Каргалар кычкырып кайсы якка карасалар, шул яктан яңгыр көт.

17760. Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

17761. Карлыгач кышларга иртә китсә, кыш суык, озак булыр.

17762. Карлыгач уйнап йөрсә, шул көн яңгыр явар.

17763. Карлыгачлар коеналар: яңгыр булыр.

17764. Кечкенә кошлар һавага биек күтәрелсә, аяз булыр.

17765. Кичен бака кычкырса, көн җылы була.

17766. Кортлар ояны иртә сыласалар, кыш иртә килә.

17767. Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылыта.

17768. Кошлар югары очып уйнасалар, җил буласына.

17769. Кояш баегач әтәч кычкырса, көн аяз булыр.

17770. Копшангы юлда йөрсә, аяз булыр.

17771. Кыйгыр яңгыр алдыннан кычкыра.

17772. Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.

17773. Кырмыскалар канатланса, яңгыр булыр.

17774. Кыслалар судан корыга чыксалар, һава бозылыр.

17775. Кыш аяз буласы булса, кошлар үзен-үзе чукып борыны белән койрыгын кашыр.

17776. Кыш көне мич астында чикерткә кычкырса, көн җылытыр.

17777. Көз көне кошлар түбән очса — кыш салкын, югары очса — кыш җылы килә.

17778. Көз көне пәрәвез очса, көз яхшы килә.

17779. Көз көне тычкан-күсе күп булса, кыш җылы килер.

17780. Көн яңгырлы, юеш, былчырак буласы булса, эт аз ашый, күп йоклый.

17781. Көн, һава яхшы буласы булса, сарыклар сикерешеп чабар.

17782. Көннәр суыта башлар: балыклар комырыкка кергән.

17783. Күке бака тавышы чыгарып кычкырса, яңгыр булыр.

17784. Күке кычкырса, су җылына.

17785. Күке күкелдәмичә май җылытмый.

17786. Мәче башлы ябалак кычкырса, суыклар башланыр.

17787. Мәче битен бик озак юынса — озак яңгыр булыр; бик бөгәрләнеп ятса — суык булыр, стенаны тырнаса — һава бозылыр.

17788. Мәче борынын яшереп йокласа, көн суыта.

17789. Мәче мичкә керсә, салкын була.

17790. Мәче табанын яласа — аяз булыр, койрыгын яласа — көн бозылыр.

17791. Мәче тырнашса, җил чыгар.

17792. Мәче су эчсә, яңгыр булыр.

17793. Песи мич башына менеп ятса — суык, идәнгә, җиргә ятса — җылы буласы.

17794. Песи тәрәзәдән карап торса, көн яхшыга булыр.

17795. Салкын көнне балыклар күтер астына керәләр.

17796. Сентябрь башларында тавыклар каурыйларын коя башласалар, ел суык була.

17797. Сиртмә койрык килеп бозга кунгач, боз китәр.

17798. Суалчан җир өстенә чыкса — явымга, төпкә китсә — аязга.

17799. Суык буласы булса, төлке эт кебек өрер.

17800. Сукыр тычкан юлга чыкса, буран була.

17801. Сукыр чебеннәр күзгә кереп йөдәтсәләр, яңгыр булыр.

17802. Сыер арт аягын калтыратса, салкын булыр.

17803. Сыер, сауганда, имчәген калтыратса, салкын булыр.

17804. Сыер сауганда сөт шаулап күбекләнсә, яңгыр булыр.

17805. Сыер сауганда җилененең имчәк очы салкын булса, көн суытырга булыр.

17806. Сөлек төптә ятса, аяз булыр. Әгәр судан корыга чыгарга үрмәләсә, тәүлеккәчә яңгыр булыр.

17807. Тавык бер аяк белән басып торса, өй түбәсенә очып менсә — суык булыр.

17808. Тавыклар бер якка карап кына утырсалар, аязлана.

17809. Тавыклар озак йокламаса, яңгыр була.

17810. Тартай, бүдәнә кычкырса, яңгыр булыр.

17811. Тилгән кычкырса, озак аяз булыр.

17812. Торна биесә, һава җылыныр.

17813. Торна иртә килсә, яз озак тормас, тиз җылытыр.

17814. Торналар бик кычкырышса, яңгыр булыр.

17815. Тургай килгәч — тугыз көнлек, сыерчык килгәч сигез көнлек кар кала.

17816. Тургай түбәннән очса, көз кыска булыр.

17817. Тургайлар күмәкләп бер урыннан бер урынга очып йөрсәләр, көчле җил булачак.

17818. Тычканнар кибән астында торсалар, көз коры булыр.

17819. Тычканнар, күселәр ояны тирән казыса — кыш суык.

17820. Төш вакытында яңгыр буласы булса, иртә белән купшаңгы очып йөрер.

17821. Умарта кортлары оядагы ярыкларны калын сыласалар, кыш салкын була.

17822. Умарта кортлары оясында шауласа, яңгыр булыр.

17823. Чебен-черки кайнашса, яңгыр ява.

17824. Чебешләр бер җиргә җыелсалар, яңгыр була.

17825. Черки-чебеннәр киле төйгән кебек уйнаса, аяз, һава яхшы булыр.

17826. Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.

17827. Чучка авызына печән тешләсә, салкын була.

17828. Чыпчыклар агач очына кунсалар — көн салкын була, түбән ботакларына кунсалар — җил чыга.

17829. Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.

17830. Чәүкәләр очканда һәм җиргә кунганда көтүе белән булса, очканда каты чуылдашсалар, яңгыр я давыл көт.

17831. Эт абзарда ятса, көн суытыр.

17832. Эт аунаса: кышын — буран, җәен — тузан, җил була.

17833. Эт карда аунаса, көн аяз була.

17834. Эт үлән ашаса, бик озак яңгыр булыр.

17835. Юеш, яңгыр, былчырак буласы булса, хайваннар тик тормый.

17836. Явым булыр: аерыкойрыклар түбән генә очалар.

17837. Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җылытыр.

17838. Яз сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.

17839. Яңгыр алдыннан балыклар су өстенә сикерер.

17840. Яңгыр алдыннан күркәләр җиргә аунар, кагыныр.

17841. Яңгыр буласы булса, дуңгызлар чыркылдаша.

17842. Яңгыр буласы булса, карлыгач бик түбәнтен очар.

17843. Яңгыр буласы булса, кырмыска оясына таба йөгерешер.

17844. Яңгыр буласы булса, көн бозыласы булса, казлар, үрдәкләр су өстендә җәяү йөгерер.

17845. Яңгыр я кар яуганда кошлар очса, туктамый явар.

17846. Яңгыр яуганда әтәч кычкырса — яңгыр туктауга.

17847. Әгәр ат торганда арт аягы белән типкәләсә, һава җылыныр.

17848. Әгәр кырмыска биек түмгәк ясаса, кыш суык килер.

17849. Әгәр тавыклар яз көнендә куначадан иртә төшсәләр — җәй начар булыр, әгәр соң төшсәләр — җәй яхшы булыр.

17850. Әгәр торна кышларга тиз китсә, кыш суык һәм озак булыр.

17851. Әгәр торналар берәмләп-берәмләп килсәләр, җәй яхшы булыр.

17852. Әгәр тәкәрлек һәм бытбылдык биек җиргә оя ясаса, җәй яңгырлы булыр.

17853. Әрлән өненең авызы: төнгә таба булса — кыш җылы булыр; әгәр кыйблага таба булса — кыш салкын булыр; әгәр көнчыгышка таба булса — кыш коры булыр; әгәр көнбатышка таба булса — кыш юеш булыр.

17854. Әрлән өненә печән-салам күп ташыса, кыш салкын булыр.

17855. Әтәч каралты арасына кереп кычкырса — һава бозылыр, югары урынга менеп кычкырса — аяз булыр.

17856. Әтәч кичтән кычкырса — җылыта.

17857. Өй тирәсендә карлыгач очып йөрсә, һава начар булыр.

17858. Өйлә вакытында әтәч кычкырса, көн алышына.

17859. Үгез төш ягына таба борынын сузып торса, һәмишә ялангаласа, яңгыр булыр.

17860. Үрдәк коенса, салкын булыр.

17861. Үрдәкләр суда кагынып кычкырсалар — яңгырга. Әгәр суда шыпырт кына торсалар — яшен булыр.

17862. Үрмәкүч оясында утырса, салкын һәм яңгыр булыр.

17863. Үрмәкүч пәрәвезне күп үрсә, яңгыр булыр.

17864. Үрмәкүч җепләре биектән очса, аяз булыр.

17865. Җитенгә тычкан ояласа, кыш көне кар күп булыр.

17866. Һава начар буласы булса, күгәрченнәр бик гөрләшә.

17867. Һава яхшы чак торналар кычкырышса, һава бозылыр.

17868. Һәвам: шөпшә, төклетура биек очып йөрсә, аяз булыр. Әгәр шул кортлар Октябрьда күренсә — кыш суык булыр.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 5990 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz