Четверг, 25.04.2024, 02:10:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 6 » ХАЙВАННАР, КОШЛАР ТУРЫНДАГЫ ЫШАНУЛАР
ХАЙВАННАР, КОШЛАР ТУРЫНДАГЫ ЫШАНУЛАР
15:05:42
18157. Авылда янгын булса, йорттагы мәчене карарга кирәк: әгәр янгын йортка килмәс булса, мәче тыныч кына утырыр. Әгәр куркыныч килсә — мәче чыгып качар.

18158. Ак таракан төшеп түргә таба барса — кунак килә.

18159. Алдыңа үрмәкүч аулап төшсә — хат килә.

18160. Аю күрсәләр, йөзне каплап яталар икән: аю кешенең чибәрлегенә көнләшә, имеш.

18161. Балыкны тоткач санарга ярамый: бәрәкәте бетә.

18162. Беренче сыерчыкны күргәндә җиргә ятып аунасаң, урак урганда бил авыртмый, имеш.

18163. Беренче сыерчыкны күргәч, җирдәге кар суы белән йөзне сыпырырга кирәк: шулай итсәң, сипкел бетә.

18164. Бәла-казага каршы әтәч тавык булып кычкыра.

18165. Елан аягын күргән бәхетле булыр.

18166. «Елан» дисәң елата, «камчы» дисәң тик ята.

18167. «Елан» дисәң, елышып килә, «корт» дисәң корый.

18168. Елан кабыгын тапкан кеше бәхетле була.

18169. Ерак юлга чыкканда ат тугарылса, юлда зыян килә.

18170. Ишек алдына кара елан керсә — бәхетсезлеккә, ак елан керсә — яхшылыкка, диләр.

18171. Ишектән мәче белән бергә чыксаң, юл уңмый.

18172. Йортка ләтчә килсә, бәхет килә.

18173. Йортта эт җир казыса — мәет, чикерткә сызгырса — янгын, таракан качса — ачлык.

18174. Каз бәпкәләре чыккач, йомырка кабыкларын озын чыбыкка тезеп чорма кыегына кыстырып куялар: бәпкәләр югалмый.

18175. Каз йомырка өстендә утырган вакытта киек казлар килгәнне күргәч, каз оясына бер уч салам кертеп салалар: бәпкәләр киек казлар шикелле тезелеп, күп булып чыга.

18176. Каз өмәсеннән чыгып киткәндә тастымалны хуҗа башына салып чыксаң, киләсе елга каз күп уңа, имеш.

18177. «Кибәк» дисәң кибә, «кандала» дисәң кадала.

18178. Козгын кычкырса, авылга бәла килә.

18179. Кәлтә елан үлә торган кешене генә чага икән.

18180. Көтү килгәндә алдан кызыл сыер килсә — көн кояшлы булыр, әгәр дә кара сыер килсә — болытлы булыр.

18181. Күгәрченнең йомыркасын алсаң яки оясын ватсаң, өй түбәсенә ут ташлап китә икән.

18182. Мәче битен юса, кунак килә.

18183. Пожар чыгасы булса, песи алдан чыга, имеш.

18184. Саескан тәрәзәгә кунса, кунак килә икән.

18185. Су агымы ягына каз-үрдәк сатарга ярамый: токымын алып китә, имеш.

18186. Сөтне кояш баегач кешегә бирергә ярамый — сыерның сөте кими.

18187. Тавык мие ашасаң, урманда адашасың, ди.

18188. Тавык-әтәчнең муенындагы җелеген ашасаң, билен авырта.

18189. Таракан күчсә, ул йортка бәла килә, имеш.

18190. Төнлә туган кешегә — кара каз, көндез туган кешегә — ак каз. тан алдында туган кешегә — ала каз адарыналар : шулай төсләре туры килгәндә генә казлар үрчи, имеш.

18191. Умарта башына ак таш я сөяк куйсаң, корт аерганда еракка сармый, диләр.

18192. Хайван сатканда йонын йолкып калырга кирәк: токымы китмәсен дип.

18193. Чоланга кереп әтәч кычкырса — кунак килә.

18194. Чыпчык тәрәзәдән килеп чукыса — кунак көт.

18195. Эт уласа, бәхетсезлек була.

18196. Юл аркылы кара мәче чыкса, юлың уң булмый.

18197. Юлга чыкканда эт очраса, юл уңа.

18198. Яз башында пар күбәләк күрсәң — кияүгә чыгасын. Егетләр — өйләнә.

18199. Яз көне беренче тапкыр пар сыерчык күрсәң — парлы буласың.

18200. Ярканат канаты белән берәр кешегә кагылсаң — ул сине ярата башлый, ди.

18201. Яшен сугып пожар чыкса, кара сыер сөте сипкәннәр.

18202. Яшь балага сыерчыклар, киек казлары тел һәм аяк алып килә, диләр.

18203. Әгәр мәче ишек тупсасына утырып битен юса — кунак килә. Әгәр икенче урынга күчереп куйгач та битен юуны дәвам итсә — куна килә.

18204. Җиде еллык кисеркә чакса, име дә табылмый, ди.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2870 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz