Борынгы заманнарда Турай авылы тирәсендә зур сугыш булган. Шул вакытта, яу белән килгән ханзадәнең гаскәре җиңелеп, хан улы икенче ханга тоткынлыкка төшә.
Җиңүче ханның бер матур кызы була. Ул кыз, әлеге әсир егетне күреп, аңа гашыйк була. Алар аулакта сөйләшеп аңлашалар һәм бу җирдән егетнең туган иленә качарга ният кылалар. Кыз, егеткә кирәк әйберләрне табып, атлар алып килә, болар качып китәләр. Кызның әтисе сизеп ала һәм качкын егет белән кыз артыннан батырларын җибәрә. Кыз һәм егет шулар кулыннан һәлак булалар. Шуннан соң хан кызның кабере өстенә таш куйдыра. Бу кабер ташы Турай авылының тау башында тора иде, соңгы елларда югалды.