Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 19 » ӘХМӘТСАФА
ӘХМӘТСАФА | 21:20:01 |
Әхмәтсафа үсеп буйга җиткәндә бик уңган егет була. Ул скрипкада уйнау, җырлау буенча авылда беренчеләрдән санала. Әхмәтсафа авылда Гөлзифа исемле кызны бик яратып йөри. Гөлзифа авылда иң матур, иң чибәр, бер кашык су белән йотарлык бер кыз була.
Гөлзифага авылның бай егетләре кызыгып йөриләр икән. Алар кызны кулга төшерергә бик тырышалар, ди. Ләкин Гөлзифа Әхмәтсафаны гына ярата. Бу хәл авылның бай егетләре һәм кызлары арасында зур көнчелек тудыра. Алар Әхмәтсафа белән Гөлзифадан үч алырга телиләр.
Әхмәтсафа яшьләр арасында бик данлыклы була. Ул һәр көн дип әйтерлек кичләрен скрипкада уйнаган, яшь егетләрне җырлаткан.
Ул заманнардагы гадәтләр буенча, яшьләр, староста һәм муллалар йорты яныннан узганда, уйнап яки җырлап узмаганнар, Әхмәтсафа исә бу гадәтне еш кына боза торган була. Шуңа күрә авыл байлары һәм дин әһелләре дә аны дошман күргәннәр. Шуның өстенә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бервакыт волость старшинасын канга батканчы кыйнап, бер амбарга ябып, бикләп куялар. Ахырдан, «бу эштә Әхмәтсафаның да катнашы булган икән» дигән хәбәр тарала. Авыл кешеләре Әхмәтсафаның Зөбәер Зарифы белән бик дус булып йөрүен беләләр. Ә Зариф үзе яшерен оешмалар белән элемтә тоткан бер кеше була.
Менә бервакыт, җәйнең матур бер төнендә, тирән йокыда чагында, Гөлзифаның бер чәч толымын кисеп китәләр.
Бу эштә гаеплеләрне эзләп, барлык урыннарда тикшеренү уздыралар. Ахырдан, ул кискән дип, Сафага яла ягалар. Дин әһелләре Сафаның бөтен гөнаһыларын күрсәтеп, донос язалар.
Күп тә үтми, бу хакта суд була. Суд Әхмәтсафа Мөхәммәтлатыйф угылын гомерлек сөргенгә хөкем итә.
Шулай итеп, Сафаны сөргенгә җибәрәләр. Сафа үзе китсә дә авыл халкы аны онытмады. Аның уйнаган көйләре һәм җырлаган җырлары еллар буе халык авызыннан төшмәде. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1200 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|