Әүвәл заманда Уфа елгасы буендагы авылда бер кыз яшәгән, ди. Ул үсеп буйга җиткән. Үзенең уңганлыгы, чибәрлеге белән дан казанган. Вакыты җиткәч, үзе теләгән егеткә кияүгә дә барган. Әмма кайнанасы бик усал икән моның. Ире өйдә юк вакытта төрле сылтау табып гел моны битәрли икән. Килен аның җәбер-золымына түзә алмаган. Бер көнне Уфа елгасына су алырга төшкән дә: — Шул кадәр кимсетелеп яшәгәнче, таш булып катып калсамчы,— дип теләк теләгән. Шуннан Уфа елгасының биек ярына килеп җитүе булган, таш сынга әверелеп катып калган. Чыннан да, безнең авылдан ерак түгел Уфа елгасының ярында, бер таш калкып тора. Ул чиләк-көянтә күтәргән кыз сынына охшаган. Халык аны «Килен тавы» дип атый. |