Вторник, 23.04.2024, 19:45:23   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 23 » КЫЛАФ БЕЛӘН ТУРАНДЫК
КЫЛАФ БЕЛӘН ТУРАНДЫК
22:30:05
Моннан берничә йөз ел элек Асхабад шәһәрендә Алтай патша яшәгән. Алтайның Кылаф исемле улы булган. Яшь шаһзадәгә унҗиде яшь тулганда, ул инде шул заманда иң күп таралган алты телдә сөйләшкән. Шуның өстенә ул бик акыллы һәм искиткеч көчле икән. Кылаф шул заманның бөтен фәннәрен дә белгән.

Көннәрдән бер көнне күрше Астрабад дәүләтенең патшасы Уранхан меңләгән гаскәре белән Асхабадка һөҗүм иткән. Шәһәрне талаган, Алтай патшаны һәм аның улы Кылафны әсир иткән. Алтай патша озак та үтми әсирлектә үлгән, ә Кылаф төрмәдән качкан. Кылаф, әтисенең үлеме өчен, Уранханнан үч алырга ант иткән.

Ул туган иленә кайткан. Кайчандыр гөрләп торган шәһәр урынында хәрабәләр генә калган: кешеләре йә әсирлеккә төшкән, йә үтерелгән. Яшь Кылаф югалып калмаган, атка утырып, Уранханга каршы сугышырга ярдәмчеләр эзләп киткән. Иксез-чиксез далалар буйлап озак сәяхәт иткән ул. Ниһаять, өч ай сәяхәт иткәннән соң, Шираз дигән шәһәргә килеп җиткән.

Кылаф бер карчыкта яши башлаган. Киң күңелле карчык аңа, фәкыйрь генә булса да, өстәл әзерләгән. Өстәл янында Кылаф Шираз патшасы турында сораштыра башлаган. Карчыктан ул Шираз патшасының исеме Алтынхан икәнен белгән. Патшаның унсигез яшьлек искиткеч гүзәл Турандык исемле кызы бар икән. Ул бик акыллы, горур икән. Күпме генә шаһзадәләр аның кулын сорасалар да, Турандык аларның барысын да кире каккан. Алтынхан үзенең кызын бик яраткан. Турандык моннан файдаланып, «үз ризалыгыннан башка кияүгә бирмәскә» дип, әтисен ант иттергән. Горур патша кызы ирләрне дошман күргән. Кияүгә сораучылар туйдырып бетергәч, Турандык, әтисе ризалыгы белән, болай дип игълан иткән: «Кем дә кем минем өч хикмәтле соравыма җавап бирсә, шуңа кияүгә чыгам, ә җавап бирә алмаганнарны астырырга боерачакмын».

Турандыкка мәхәббәт тоткан бик күп шаһзадәләр әнә шулай һәлак булганнар.

Карчыкның сүзләре курку белмәс Кылафны бик кызыксындырган. Ул ничек кенә булса да бу горур гүзәлне күрергә теләгән.

— Патша кызын ничек күрергә була соң? — дип сораган Кылаф карчыктан.

Карчык әйткән:

— Патша кызы атнаның бер көнендә хезмәтче кызлары белән бергә шәһәр читендәге бакчага бара. Аны бары тик шунда гына күрергә мөмкин.

Патша кызы бакчага барасы көнне, Кылаф хәерче карт булып киенгән дә кызны бакча капкасы янында көтеп торган. Менә ерактан кызлар күренгән. Кылаф игътибар белән карый башлаган. Арада берсенең йөзе челтәр белән капланган. Бу патша кызы була. Кылафның бәхетсезлегенә каршы, бакчага керер алдыннан кыз йөзен ачкан, һәм Кылаф, ук кадалган кебек, артка чайкалып киткән: аның алдында пәри кызы төсле гүзәл басып тора икән. Турандык, хәерче картның аңсыз калганын күреп, горур елмаеп, бакчага кереп киткән. Мескен Кылаф исә берничә минут аңга килә алмый торган, ул патша кызына үлеп гашыйк булган. Кылаф, шәһәргә кайтып, карчыкка үзенең мәхәббәте турында сөйләп биргән. Карчык аны бик кызганган, бу кеше сурәтле иблисне онытырга үгетли башлаган. Әмма Кылаф, ничек кенә булса да, бәхетен сынап карарга теләгән. Ул карчыкка әйткән:

— Мин йә патша кызы кулыннан үләм, йә аңа өйләнәм!

Икенче көнне Кылаф, матур киемнәрен киеп, әйбәт атына атланып, сарайга килгән. Турандык, аны тәрәзәдән күреп, нык итеп иренен тешләгән. Элек исә ул мондый шаһзадәләрне мыскыллы көлеп кенә каршы алган. Алтынхан яшь шаһзадәне шатланып кабул иткән. Әмма Кылаф аның кызына булган мәхәббәтен сөйли башлагач, шатлыгы кайгыга әверелгән. Ул кызына биргән анты өчен бик үкенгән, чөнки шуның аркасында күп кеше һәлак булган. Ул үз кызын дошман күрә башлаган. Кылафны чын күңелдән кызганып, аны тыярга тырышып караган патша. Әмма юкка. Икенче көнне зур җыен алдында ике кеше — Кылаф белән Турандык зиһен, акыл сынашырга тиеш булганнар. Кылаф сарайдан чыгып барганда, аны Турандык күреп алган һәм йөрәге җилкенеп куйган. Бу төндә өч кеше: Кылаф, Турандык һәм Алтынхан йокы күрмәгәннәр. Таң ата башлаган. Кылаф торган. Аның чырае качкан. Ул кабат-кабат догаларын укыган, алладан ярдәм сораган.

Ниһаять, билгеләнгән вакыт килеп җиткән, һәм Кылаф, яраткан атына атланып, сарайга киткән. Залга бик күп халык җыелган. Шаһзадәнең искиткеч акыллы йөзен күреп, җыелган халык шаулаша башлаган. Кызы белән хан да килеп кергән. Турандык битен челтәр белән каплап килгән. Барысы да хан алдында баш игәннәр. Алтынханның чырае агарган, ул халыкка сәлам биргән дә, кызына кул изәгән. Турандык тирә-юньгә күз ташлаган. Кылаф торган. Шаһзадә үзенә дәрт керүен сизеп алган. Шулчак Турандык сөйләп киткән:

— Тыңлагыз, егет. Мин сезгә өч сорау бирәм. Әгәр сез минем барлык сорауларыма да җавап бирсәгез, сезгә тормышка чыгармын, әгәр инде бер генә сорауга җавап бирмәсәгез дә, сез үләрсез.

Соңгы сүзне әйткәндә аның йөрәге шундый дулкынланып типкән, көч-хәл белән әйтеп бетергән. Үзен кулга алып, ул дәвам иткән:

— Тыңлагыз! Кайсы ана, балалар тудырып, аларны дөньяга озата да соңыннан барысын да кире йота?

Зал тынып кала. Кылаф, дәртләнеп, җавап бирә:

— Ул — диңгез! Дөньядагы бөтен елгалар да аннан барлыкка килә һәм алар кабат диңгезгә коялар.

Ханның һәм җыелган халыкның йөзенә шатлык чыга. Патша кызының челтәр каплаган йөзен күреп булмый, әмма күкрәге бик күтәрелә.

— Дөрес,— ди ул.— Хәзер икенче сорау: нәрсәдән башка җанлы да, җансыз да тереклек итә алмый?

Барысының да күзләре шаһзадәгә төбәлә. Берничә мизгел үтүгә, Кылаф тантаналы итеп әйтә:

— Бу — кояш! Аннан башка бер нәрсә дә тереклек итә алмый!

Халык шатлана. Үләргә җитеп оялган Турандык кычкырып ук җибәрә:

— Нинди агач яфракларының бер ягы ак, бер ягы кара?

Һәм ул йөзеннән челтәрен алып ташлый. Аның матурлыгыннан зал балкып китә. Оятыннан акылын җуйган патша кызына Кылаф карый алмый, бу минутта ул тагын да гүзәлрәк булып тоела аңа. Мескен, аның йөзен күреп, ул сорау турында да оныта. Турайдык шатлана башлый. Ләкин Кылаф, эшнең нәрсәдә икәнен сизеп, үзен кулга ала һәм җиңүле төстә әйтә:

— Бу — ел. Яфраклары — тәүлек. Ак ягы — көн, кара ягы — төн!

Турайдык, оттырганын аңлагач, бик уңайсызланган. Алтынхан Турандыкның тулысынча Кылаф карамагында икәнен игълан иткән. Патша кызы каршы сүз әйтә алмаган.

Кылаф бу минутта патша кызын ихлас күңелдән кызганган. Ләкин шунда, соңгы җавабы алдыннан патша кызының тантана итүен исенә төшереп, аның горурлыгын тамырына хәтле корытырга була. Ул көчле тавыш белән:

— Солтаным! Мин дә сезгә бер сорау бирергә теләр идем,— ди.

Турандык җанланып китә:

— Әгәр мин сезнең сорауга җавап бирсәм, миннән баш тартырсызмы?

Моңа Кылаф риза була. Алтынхан комачауларга теләсә дә, Кылаф аны тынычландыра, сорауның бик четерекле булачагын әйтә. Ул болай дип сорый кыздан:

— Үз гомерендә күп кайгы күргән, хәтта бервакыт үлән һәм тамырлар белән генә тукланып яшәгән, әмма бер сәгать эчендә сокланырлык дан казанган шаһзадәнең исеме ничек?

Турандык, бу шаһзадә турында сораганда, Кылафның үзен күздә тотканын бик яхшы аңлаган, тик бу тирәдә аның исемен беркем дә белмәгән. Кылаф тантана иткән. Алтынхан, эшнең нәрсәдә икәнен белеп, әкрен генә көлеп куйган. Патша кызы, чәч төпләренә хәтле кызарып, үтенүле рәвештә әйткән:

— Бу сорауга җавап табу өчен, сез миңа иртәгә хәтле вакыт бирә алмыйсызмы?

Кылаф, елмаеп, риза булган. Шунда Алтынхан тантаналы рәвештә белдергән:

— Әгәр кызым шаһзадәнең соравына җавап бирсә дә, аны үтерергә хакы юк. Ул инде бүтән сораулар да бирергә тиеш түгел.

Халык шатланган. Шаһзадәләрне үтерү халыкның йөрәген бик әрнеткән булган. Җыен таралган.

Кылафны зур, матур бүлмәгә урнаштырганнар. Төн уртасында аның бүлмәсенә искиткеч бер матур кыз кергән. Ул, Кылаф янына килеп, әйткән:

— Әфәндем! Турандык синең башыңа җитәргә тели, мин шуны әйтергә килдем. Ул ике хезмәтчене яллап, сине үтертергә тели. Җаным! Качыйк моннан... мин сине яратам.

Кыз башка дәшмәгән. Кылаф югалып калган, ул моны һич тә көтмәгән. Бичара егет, чит кеше барлыгын онытып, бүлмә буйлап йөри-йөри, калтыранган тавыш белән болай дигән:

— Нинди коточкыч кыз бу! Әтисе Алтай өчен үч алмакчы булган бичара Кылафны гаепсезгә һәлак итәргә тели ул!

Кыз аның сүзләрен бик ачык ишеткән һәм, елмаеп, бүлмәдән чыгып киткән. Кылаф бер нәрсә дә сизмәгән. Төн буе ул йокламаган, ләкин аны үтерергә беркем дә килмәгән.
Иртә җиткән. Яңадан залга халык җыелган. Залда тынлык урнашуга, Турандык, урыныннан торып, кычкырып әйткән:

— Шаһзадәнең исеме Кылаф, әтисенең исеме Алтай хан!

Бу җавап көтелмәгәнчә яңгыраган. Кылаф, ук кадалгандай, барып утырган. Төнлә булган хәлләр исенә төшеп, аларның Турандык тарафыннан эшләнгәнен хәзер генә аңлаган. Алтынхан ачуланып иреннәрен тешләгән. Турандык дәвам иткән:

— Минем хәзер бу шаһзадәгә чыкмаска тулы хакым бар. Ләкин мин аны бер карауда яраттым, хәтта җавап бирә алмаса да, мин аны үтермәс идем. Инде мин аңа бик теләп чыгам, әгәр ул миннән баш тартмаса.

Кылаф үз колакларына ышанмаган. Залда патша кызыннан башка берәү дә аның күзенә күренмәгән. Гүзәл Турандыкның кабатлап аның ризалыгын соравына Кылаф көч-хәл белән:

— Мин бик бәхетле! — дип кенә җавап бирә алган.

Берникадәр вакыттан соң Алтынхан кызы белән Кылафның туе бер атнадан буласын халыкка игълан иткән. Кылафның бу атнадагы кичерешләрен сөйләп-аңлатып бетерә торган түгел.

Көннәр үтә торган. Туй көне якынлашкан. Шәһәр әләмнәр белән бизәлгән. Бөтен шәһәр бу көнне бәйрәм итәргә, беркем дә калмыйча, бар халык туйга килергә тиеш булган. Алтынхан өч йөз сарык суярга, төрле-төрле кваслар кайнатырга кушкан. Бу көн бар да тук һәм шат булган. Патша шәһәрдәге барлык хәерчеләргә унар алтын акча өләшкән. Турандык, көлемсерәп, Кылафка үзенең хәйләсе турында, аның исемен ничек белүе турында сөйләгән.

Күпмедер вакыт үткәч, Кылаф Алтынханга әтисенең язмышы турында сөйләгән һәм үзенә гаскәр бирүен үтенгән. Алтынхан бик теләп риза булган. Икенче көнне ул халыкка сугыш турында игълан иткән. Тиздән көчле гаскәр тупланган һәм ул Кылаф җитәкчелегендә Астрабадка һөҗүм иткән. Рәхимсез сугыш башланган.

Уранхан тар-мар ителгән һәм үз шәһәренең мәйданында асып куелган. Шуннан соң яңадан Асхабад дәүләте барлыкка килгән. Аның патшасы итеп тәхет варисы — Кылаф шаһзадә сайланган. Ул үзенең гүзәл хатыны Турандык белән озын һәм бәхетле гомер кичергән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3615 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz