Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 23 » ӘЛЛҮКИ
ӘЛЛҮКИ | 21:48:28 |
Рәҗәп авылында ике туган басуга карабодай чәчәргә чыгып китәләр. Чәчү тиз генә бетми: төнгә үк калалар болар. Шул төнне күрше рус авылында караклар чиркәүне талыйлар һәм эзләрен яшерү өчен алтын тәңкәләрне юл буйлап чәчеп баралар. Алар тәңкәләрне карабодай чәчүчеләр янында да калдыралар. Иртәгесен эз буйлап килеп, урыслар Мөхәммәтҗан белән Бәлкәйне (карабодай чәчүче туганнарның исемнәре шулай була) кулга ала. Поп, староста боларны каторгага озаттыра. Каторгада азап чигә торгач, беркөн туганнар, салга утырып, Себер елгалары буенча качып китәләр. Җиде ай адашып йөреп, теге рус авылына кайталар. Исәпләре старостадан үч алып, үтереп китү. Бер карчыкка фатирга керәләр. Карчык боларны бик яхшы тәрбия итә. Тегеләр уйларын сөйләгәч, ул:
— Ай улларым, үч алмагыз, кан кою — гөнаһ. Язмыштан узмыш юк. Качып ялгыш эшләгәнсез. Кире китегез,— ди. Ике туган моңа риза булып Себергә китеп баралар. Йөрәкләре әрнүгә түзә алмыйча, авыл буйлап җырлап үтәләр болар:
Үтәдер дә гомер, ай үтәдер, Картайтып та әрәм итәдер. Картаю да газабына түзеп була, Илтеп гүр куйнына кертәдер. Әллүки, бәллүки, сарымсак, Күршә алмабыз инде, сагынсак.
Ике туганның хәсрәтле җырын халык бик тиз отып алган, ди. Ә туганнар һаман җыр суза:
Әллүки, бәллүки, без болай. Тәкъдир язган безгә шушылай. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 2560 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|