Пятница, 19.04.2024, 16:38:34   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 20 » МӘРЬЯМКӘЙ БЕЛӘН БУЛАТ
МӘРЬЯМКӘЙ БЕЛӘН БУЛАТ
22:25:54
Алпай авылында чибәрләрдән чибәр сылу кыз үскән. Аның исеме Мәрьям булган. Аның матурлыгына сокланмаган кеше калмаган. Бөтен башкорт илендә аңа тиң кеше булмаган, диләр. Күрше егете Булат белән Мәрьям кече яшьтән үк дус булган. Тик егет белән кыз кешегә очрашып-сөйләшеп йөрергә ярамаган, ул зур гөнаһ саналган.

Мәрьям уңганлыгы һәм сылулыгы белән күп кешеләрне үзенә гашыйк иткән. Авылда яшәгән алтмыш яшьлек мулла да Мәрьямне өченче хатынлыкка алмакчы булган. Кыз артыннан яучы җибәргән. Мәрьямнең әтисе, гомергә икмәккә туймаган ярлы булганлыктан, байлыкка кызыккан. Киявебез бай булса, тамагыбыз туймасмы, дип уйлаган ул. Әтисе кызын муллага көчләп бирмәкче булган. Унҗиде яшьлек Мәрьям Булаттан башка беркемгә дә барырга уйламаган. Ачы гарьлеккә чыдый алмыйча, агу эчеп, үзен-үзе һәлак иткән. Врачлар да аңа кабат савыгырга ярдәм итә алмаганнар. Әти-әниләре больницага килгәч, аларны кертмәгәннәр. Мәрьямнең үле йөзен күргәч, Булат та үзен-үзе чәнечә. Булатның ал каны Мәрьямнең ал йөзенә тама. «Гөнаһ булса булыр»,— диләр, Мәрьям белән Булатны бергә күмәләр.

Халык саф мәхәббәт белән янучы кешеләрне онытмый. Булат белән Мәрьямгә багышлап җырлар чыгаралар. Булатның әти-әнисе бу кабергә тирәкләр утыртканнар. Бу агачлар янына хәзер яшь агачлар үскән. Булат белән Мәрьям вакыйгасын халык көйгә салган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1165 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz