Пятница, 29.03.2024, 05:34:02   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 19 » МАЯН КҮЛЕ
МАЯН КҮЛЕ
21:14:59
Хәзерге Маян буенда элек башкортлар яшәгән. Бай булганнар, маллары күп булган. Ә бер байның бик чибәр кызы булган. Маян исемле. Күчмә казакълар якын яшәгән. Кыз биләүдә чакта ук, әтисе кызын бер казакъ баеның улына ярәштереп куйган. Ә малай, биш яшьләрендә чәчәк белән авырып, бик ямьсез шадра булып калган. Кызга егетне бераз үскәч күрсәткәннәр. Кыз, ярәшелгән егетенең ямьсезлеген күргәч, һуштан язып егылган. Ул бер ярлы көтүче егет белән яратышкан һәм әтисенең бу көтүчегә бирмәсен аңлагач, ярәшелгән кешесеннән котылу юлын эзли башлаган.

Көннәрдән бер көнне, бик матур киенеп, дус кызларын җиләккә алып киткән бу. Барлык кыйммәтле әйберләрен таккан, күп итеп тәңкәләр алган. Кызлар җырлап-биеп күңел ачканнар. Маян исә сиздерми генә җиләкләр арасына тәңкәләрен сипкән. Шуннан кызлар: «Акча таптык! Акча таптык!»— диеп шатланышып, сикерешеп, мавыгып киткәннәр дә, Маянны бөтенләй онытканнар.

Ә Маян агачлар арасына кергән дә алып килгән хәнҗәре белән үзен-үзе үтергән. Кызлар моны югалтып эзли башлаганнар, тик үле гәүдәсен тапканнар. Аны кемдер үтергән дип уйлаганнар. Маянны бик әйбәтләп күмгәннәр. Ә төнлә аның каберенә сөйгән егете килгән дә Маянның кабере өстендә үзен-үзе пычак белән чәнчеп үтергән.

Бу ике гашыйкның күз яшеннән күл хасил булган һәм аны гашыйклар хөрмәтенә Маян күле дип атаганнар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1854 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz