Пятница, 29.03.2024, 02:22:08   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 6 » МИФИК ЗАТЛАРГА, ТАБИГАТЬ КӨЧЛӘРЕНӘ, АЕРЫМ ЕЛ, АЙ, КӨННӘРГӘ КАГЫЛЫШЛЫ ЫШАНУЛАР
МИФИК ЗАТЛАРГА, ТАБИГАТЬ КӨЧЛӘРЕНӘ, АЕРЫМ ЕЛ, АЙ, КӨННӘРГӘ КАГЫЛЫШЛЫ ЫШАНУЛАР
15:00:04
18086. Абзар иясе яраткан атларының ялын үрә.

18087. Ай яктысында ут яндырмый җеп эрләсәң, аны өй иясе чуалтып бетерә.

18088. Алас, алас, һәр бәладән калас.

18089. Албасты көчсезләрне баса.

18090. Атна кич тырнак кисмәскә — эт тырнагы чыга.

18091. Аш-суның өстен ябарга кирәк — шайтаннар юына.

18092. Боз яуганда тәрәзә аша тимер ташласаң, боз явудан туктый.

18093. Болытлы көнне мунча керергә ярамый: чөнки яшеннән куркып пәриләр сиңа сыеналар да, яшен суга.

18094. Елан елны өйләнмиләр — бәхетле булмыйсың.

18095. Идәнне ишек төбеннән себерә барсаң, шайтаннар түргә утыралар.

18096. Имеш, күк кабагы ачылуын күргән кеше бәхетле була.

18097. Иртәнге сәгатьтә җырласаң, бәхетсез булырсың.

18098. Ишек астына ат дагасы кадаклап куялар. Шулай иткәндә аяк арасыннан өйгә шайтан керми, ди.

18099. Йолдыз атылганда берәү дөньяга килә, берәү китә диләр.

18100. Кич белән егылсаң, зәхмәт кагыла.

18101. Кич белән тырнак киссәң, гомерең кыскара.

18102. Кич чишмәгә суга төшәргә ярамый.

18103. Кич кешегә акча бирсәң, бәхет китә.

18104. Кичтән ишек ачып мәче кертергә ярамый — шайтан керә.

18105. Кичтән сөт өстен япмасаң, пәри баласын юындыра.

18106. Койрыклы йолдыз — афәткә.

18107. Кояш баеганда йокларга ярамый — бәхетең кими, имеш.

18108. Кулны югач юеш килеш селкергә ярамый: шайтан ярала.

18109. Кура иясе атны яратмаса, атланып йөреп тирләтеп бетерә, кыйный, ашатмый икән.

18110. Кырык көнгә кадәр баланы ялгыз калдырырга ярамый — җен алмаштыра.

18111. Көнем шимбә булмасын, аем сәфәр булмасын.

18112. Көтүне дүшәмбе көн чыгаралар, сишәмбе ярамый.

18113. Сишәмбе тынгысыз көн: кер юарга, тырнак кисәргә, юлга чыгарга ярамый.

18114. Суга сокланып карасаң — тота. «Бу су каты икән, салкын икән»,— дияргә кирәк.

18115. Тәрәзәдән сөяк ташлама — өйгә яшен керер.

18116. Төнлә туган кеше төнтек була, имеш.

18117. Убыр ут булып күренә: тәгәрәп бара-бара да, чәчелеп китә, аннан тагын юл ала.

18118. Урамда йөргәндә чәнчә бармагыңны сузып йөрергә кирәк: ул үзеңә бер юлдаш — пәри китерми.

18119. Ут сызгырса, ерактан хәбәр килә.

18120. Утка төкермә, авызың кутырлар.

18121. Чәршәмбе көн кигән кием өстендә тузмый, ди.

18122. Шимбә көн юлга чыгарга, эш башларга ярамый.

18123. Шүрәле кешене кытыклап үтерә.

18124. Юынып ятарга кирәк: юынмасаң, йоклагач шайтан ялый.

18125. Ят чишмәдә юынсаң, су тота.

18126. Яшен аткан шайтан: урманга төшсә — убыр, суга төшсә — су анасы, җиргә төшсә — албасты була, ди.

18127. Яшен «җенгә сугам» дип суга икән.

18128. Яңа өйдә мылтык аттыргач, пәри кача.

18129. Өермә эченә пычак ыргытсаң, шунда җеннәр үлеп ятканы күренә.

18130. Өермә эченә пәке ташласаң, өермә бетә, имеш.

18131. Өй иясе йон эрләгән тавыш чыгарса — хуҗаны баета, чабата үргән тавыш чыгарса — бөлдерә, имеш.

18132. Җир өстендә ут күренсә, ул урынга хәзинә күмелгән була, имеш.

18133. Җирдәге ташны кузгатсаң, җил чыгар.

18134. Җомга көн кер, идән юарга ярамый.

18135. Җәй көне боз яуса, ишек алдына пумала ташлыйлар — боз туктый.

18136. Һавада йолдыз атылганда җиргә карарга кирәк. Күккә карасаң — бәхетең атылыр.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3000 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz