Четверг, 25.04.2024, 23:04:51   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2012 » Январь » 9 » Музыка кораллары, радио, телевизор
Музыка кораллары, радио, телевизор
22:15:24

Курай

3667. Авызы бар — теле юк,
Тавышы бар — сүзе юк.

3668. Аягын-башын кистем,
Корсагын тиштем,
Эченә өрдем,
Моңайганын күрдем.

Өрәңге курай

3669. Урманда кистем,
Эчен-бавырын уйдым,
Кабыргасын ике тиштем,
Әби көен ишеттем.

Агач кубыз

3670. Дыр-дыр, дыр имән,
Ник дырылдый бу имән,
Әллә бизгәк тотамы?

Тимер кубыз

3671. Кәкре җәдәч кире сикерә.

Думбра

3672. Бер тактаны уярлар,
Эченә мәгънә куярлар;
Мәгънә ялган сөйләсә,
Колагыннан борырлар.

3673. Җебенә тисәң — җылаган,
Колагын тотсаң — чыңлаган;
Өстендә бар эчәге,
Астында бар түшәге.

3674. Колагы — койрык очында,
Эчәге — кендек өстендә,
Тисәң — җылый.

3675. Колагы — колагының каршында,
Эчәге — корсагының тышында,
Үзе бер көлә дә бер җылый.

Скрипка

3676. Балам, балан баллыдыр,
Балан суы кайныйдыр,
Унике агач уйныйдыр,
Үләм ди-ди җылыңдыр.

3677. Нарат-нарат нарылдый,
Ботаклары шарылдый,
Үләм-үләм дип җылый,
Унике төрле көй уйный.

3678. Озын агач егылды,—
Очы минем кулымда;
Сауыскан1 сайрыйдыр,—
Чәче минем кулымда.

3679. Сары сандык сатып алдым,—
Үзе нәни генә,
Төрле тавышка җырлый белә.

3680. Аста да түшәм,
Өстә дә түшәм,
Ә түшәмдә — җыр.

Гармун

3681. Бал-бал, баллыдыр,
Баллы куак шартлыйдыр,
Унике ботак уйныйдыр,
Үләм диеп җылындыр.

3682. Әгъри бакта, бәгъри бакта,
Уртасында көмеш такта,
Аның эчендә унике аккош баласы.

3683. Җаны юк, каны юк, үзе җылый.

3684. Телләре бар — сөйләми,
Көйләре бар — теләмәсә, көйләми.

3685. Сырлы-сырлы, сырлы ул,
Безнең белән җырлый ул.

3686. Катыргы куышта
Котырган елан кычкыра.

3687. Тәне җыерчыклы, күзе юк,
Үзе телле, ләкин сүзе юк;
Бармагы күп тә, аз да,
Кызыга аңа яшь тә, карт та,
Егет тә, кыз да.

Барабан

3688. Җанлы җансызны кыйный,
Җансыз кычкырып җылый.

3689. Эче буп-буш,
Тавышы дөньяга сыймый.

3690. Зур лаканның эче куш
Дыңгырдарга аңар куш2.

Быргы

3691. Авызы юк — кычкыра,
Теле юк — чакыра.

Патефон

3692. Үзе җырлый — кешесе юк.

3693. Бик чибәр кыз Мәликә
Тоткан кара тәлинкә,—
Өсте тулы сыр икән,
Эче тулы җыр икән.

Патефон тәлинкәсе

3694. Түгәрәк мин, сырлы мин,
Уйныймын да җырлыймын.

Магнитофон

3695. Попугай түгел — җаны юк,
Әйткән сүзне кабатлый.

Радиоалгыч

3696. Кечкенә генә өй,
Эче тулы көй.

3697. Авызы юк — җырлый,
Кулы юк — гармун уйный.

3698. Үзе сөйли, үзе җырлый,
Ә үзенең теле юк.

3699. Үзе сөйли, үзе җырлый, үзе көйли,
Күрим дисәң, бер кеше дә күренми.

3700. Әйбәтләп баксаң,
Көемне тапсаң,
Сөйли дә беләм,
Көйли дә беләм.

3701. Түрдә утырып дөнья гизәм,
Бар телдә дә сөйли беләм.

3702. Мәскәүдә бура бурыйлар,
Йомычкасы монда чәчри.

Телевизор

3703. Бер пыяла эчендә мең кеше.

3704. Бер көзгегә дөнья сыйган.

3705. Кумта3 эчендә кеше,
Җырлау-сөйләүдә эше.

Экран

3706. Ак ашъяулык яптык,
Эченә бактык,
Бер сәгатьтә кышын да таптык, язын да таптык.


1. Сауыскан — саескан.

2. Куш — куыш.

3. Кумта — әрҗә, тартма.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 3392 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz