Пятница, 29.03.2024, 00:52:50   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 19 » НАЛОГ ӨЧЕН САТЫЛГАН КЫЗЛАР
НАЛОГ ӨЧЕН САТЫЛГАН КЫЗЛАР
21:16:34
XIX гасырның соңгы чирегендә берничә тапкыр ачлык еллар булып үткән. Хөкүмәт салымнарын үтәү бик авыр булган. Ул вакытта аны казна салу дип йөрткәннәр. Налогларын түләмәүчеләргә бик каты җәзалар күрсәткәннәр. Мал-туарларын, кием-салымнарын һәм башка әйберләрен тартып алганнар. Авыл башлыклары гына налогларны җыеп бетерә алмагач, волость башлыклары, кораллы көчләр белән авылга килеп, налогы түләнеп бетмәгән кешеләрне җыеп, налог таләп иткәннәр. «Түли алмыйм, бер нәрсәм дә юк!»— дигән кешеләрне җыен өенең идән астына ябып куя торган булганнар. Менә бу ябылучылар арасында семьясында фәкать кызлар гына булган Гайнулла агай да булган. Налогларын түләргә сүз бирүчеләрне идән астыннан чыгарып торганнар. Идән тактасы ачылгач, Гайнулла агай да башын тыгып:

— Ике җиткән кызым бар, налогларымны түләгән кешеләргә кияүгә бирер идем,— дип, калтыраган тавыш белән өй эчендәге кешеләргә эндәшкән.

Шунда булган Саттар агай белән Сәйфелмөлек агайлар киңәшәләр дә, кызларны үз улларына алырга булалар. Гайнулла агайга идән астыннан чыгарга кушалар.

Саттар агай үзенең Җиһанша исемле улына Гайнулла агайның кече кызы Миңлесафаны, Сәйфелмөлек агай исә олы кызы Фәрхиҗамалны Баттал исемле улына хатынлыкка алырга булып, Гайнулла агайның налогын түләгәннәр. Гайнулла агай да налогын түләгән өчен кызларын кияүгә бирергә риза булып, мулладан никах укытканнар. Налог өчен сатылган бу кызларның балаларының балалары Нарат-Елгада әле дә бик күп.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2017 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz