Четверг, 28.03.2024, 15:24:18   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 14 » ОЛЫ УЫШ
ОЛЫ УЫШ
20:38:41
Олы Уыш авылы урнында борын заманда агачлык, болынлык, сазлык булган, бер генә адәм дә яшәмәгән. Авылдан ерак түгел, Кышлау дигән кыр бар. Менә шунда Габдулла дигән карт яшәгән. Ул монда балык тотып, ау корып гомер үткәргән. Бу картның бик матур кызы булган.

Ул вакытта бу якларда калмык халкы йөргән. Калмыклар кыз урлап китәләр икән. Бу карт бервакыт аудан кайтып килгән вакытта, моны калмыклар тотып ала.

— Үзеңнең азат буласын килсә, кызыңны бирәсең,— диләр алар. Бу үзе ауга чыкканда кызын бикләп калдыра икән.

Яз көне икән. Карт биленнән алты аршинлы ефәк билбау белән бәйләнгән килеш чаңгыда бара. Көндез кар юешләнү сәбәпле чаңгы бик начар шуа икән. Юкса, карт чаңгыда шул кадәр җитез йөри икән, кош кебек. Әгәр дә кышкы көн булса, аны тота да алмаган булырлар иде. Карт барган уңайга таягы белән җиргә шакый икән, ягъни ничек, чаңгы китәме, юкмы? Кич якынлаша, туңдыра башлый. Картның планы шундый икән: җир туңдыру белән ычкынып китәргә, калмыклардан алда килеп, кызын коткарырга.

Алдагы атта баручы калмык, үзе картны билбавыннан тотып, җырлап бара икән. Бервакыт карт кинәт бауны тартып җибәргән икән, калмык егылып киткән. Карт ычкынган да, чаңгысы белән җил төсле очып та киткән. Алты аршинлы билбау җилкән кебек карт өстендә җилфердәп бара икән. Моны куалар, җитү кая ул! Карт урманын да, чокырын да яхшы белгәнгә, тегеләр әйләнеп утыз чакрымны үткәнче, унбиш чакрымны туры үтеп, кызны алып качырып та өлгергән. Калмыклар моны тота алмаганнар.

Олы Уыш авылы урынына кешеләр күчеп килгәннәр. Шулар арасындагы бер Урай Туктамәт дигән кешегә карт үзенең кызын биргән. Шулардан авыл үсеп киткән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1282 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz