Рәҗәп бабай шәһри Болгардан үзенең нәселе-ырулары белән чыгып китеп хәзерге Рәҗәп авылының көнчыгыш ягына, авылдан дүрт чакрым чамасы читтә, ул чакта кара калын урман булган бер урынга килеп туктаган икән. Ул сау-сәламәт шул урынга килеп җитүенә бик сөенеп, ходага шөкер сәҗдәсе кылмакчы булып, тәһарәт алырга су эзләгән. Аңар Хозыр галәй-һиссәлам килеп сәлам биреп: — Инде синең туктый торган урының шунда,— дип әйткән. Шуннан соң Рәҗәп бабай, ходага зарилык теләп, шул җирдән чишмә чыгаруын сораган, ди. Хода аның теләген кабул итеп кара урман эченнән чишмә агызып чыгарган, ди. Бу чишмәнең суы бик саф, көмеш кебек ялтырап кыйбла ягына ага башлаган. Рәҗәп бабай шуннан беренче мәртәбә тәһарәт алып, намаз укып, ходага шөкер сәҗдәсе кылган, ди. Менә шуның өчен бу чишмә Рәҗәп бабай чишмәсе дип аталган, ди. Бу чишмәдән хасил булган елга да Рәҗәп елгасы дип аталган, ди. |